Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Спорт дөньясы тарихында тирән эз калдырачак Универсиада эшчәнлеген яктыртуда зур көч куйган журналистларга рәхмәт әйтелде. Татарстан премьер-министры Илдар Халиков хөкүмәт йортында узган бринфингта каләм әһелләренең фидакәрь хезмәтләрен бәяләп узды һәм Универсиада нәтиҗәләренең яңа саннарын китерде.
“Универсиадага барлыгы 160 илдән 11 778 катнашучы килде. Җәйге уеннар вакытында башкалабызда 150 мең кунак һәм турист булып китте. Барлыгы 29 волонтерлар үзәгеннән 19 970 волонтер эшләде. Кунаклар һәм катнашучыларны урнаштыру өчен 50 кунакханә, 8 теплоход, 22 торак йорт, шулай ук социаль ипотека буенча салынган 4 йорт кулланылды. Спортчылар барлык уңайлыклары да тудырылган Универсиада авылында яшәде. Универсиада авылы үз эшен 20 июль көнне генә тәмамлады. Халыкара мәгълүмат үзәгендә Универсиада музее эшләде. Мәгълүматларга караганда, музейдагы экспонатлар белән 11 меңнән артык кеше танышырга өлгергән”, - диде Илдар Халиков. Хөкүмәт башлыгы сүзләренә караганда, музей яңа экспонатларга баетылып, сентябрь аенда кабаттан үз ишекләрен ачачак. Казан Универсиадасы барышында 67 төрле дәрәҗәдәге рекорд куелган.
Тәнкыйтьчеләр тарафыннан да шактый уңай бәя алган Универсиададан Илдар Халиков үзе дә кәнәгать калган.
Ә менә спортчылар һәм уеннарда катнашучылар бигрәк тә сыйфатлы туклану мәсьәләсенә игътибар иткән. Югары дәрәҗәдәге оештырылганлык Универсиада ресторанына йөрүчеләргә бик ошаган.
Студентларның Бөтендөнья җәйге Уеннары быел Рамазан аена туры килде. “Казан 2013” Башкарма дирекциясе генераль директорының беренче урынбасары Азат Кадыйров раслаганча, мөселман диненнән булган спортчы һәм катнашучылар арасында кимендә 50-60 ураза тотучы булган. ”Халыкара мәгълүмат үзәгендә төрле дин бүлмәләре оештырылган иде. Безнең күзәтүләр буенча Ислам дине бүлмәсенә һәр кич Универсиадада катнашучы 50-60 кеше тәравих намазына йөрде. Моннан тыш Казан мәчетләренә ифтарга йөрүчеләр дә булды”, - диде Кадыров.
Шунысын да әйтергә кирәк, ярышлар барышында Бөтендөнья студентлар Уеннары тарихында беренче мәртәбә Казанда “Мәдәни Универсиада” программасы эшләде. Уеннар узган көннәрдә Казан халкы һәм кунаклары Россиядә яшәүче милләтләрнең мәдәниятеннән тыш, бүтән чит илләрнең гореф-гадәтләре, хәзерге заман сәнгате шедеврлары белән дә танышты. Шәһәрдә бәйрәм рухы, бәйрәм атмосферасы тудырырга аерым бер режимда эшләүче мәдәният учреждениеләре булышты. Казанда бу көннәрдә театрлар, музейлар, цирк эшләде, кунаклар һәм казанлылар Рахманинов исемендәге “Ак сирень” III Халыкара фестивале кысаларындагы чыгышларны, Сабан туен тамаша кылды.
Игенчеләр сарае каршындагы Казансу елгасы яры буенда урнашкан Универсиада паркы халык арасында аеруча популярлык казанды. Биредә көн саен республика районнарыннан килгән сәнгатькәрләр концерт куйды, Дю Сюлей циркы чыгыш ясады.
Универсиада вакытында кулланылган күпсанлы спорт инвентаре, сәхнә костюмнары һәм башка шундый кирәк-яраклар Татарстан мәктәпләренә, оешмаларга таратылачак диелде республика Министрлар Кабинетында узган брифингта.
Чыганак: http://www.intertat.ru