Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Әтнә районында кино төшереп карамаган бер генә мәктәп тә юк. Моннан берничә ел элек район укучылары өчен кино фестивале игълан ителгәннән соң җанланган бу күренеш. Укытучылар белдергәнчә, аңа әзерләнгәндә укучыларның тәмам йокылары кача икән.
Фестиваль дигәнең балаларның видеофильм һәм музыкаль клип төшерүгә сәләтен сыный. Һәр сыйныфтан моңа хирыс булган укучылар сайлап алына. “Кайбер балалар уйламаган җирдән талантын күрсәтеп сокландыра. Уку елы башыннан укучылар, нинди сәнгать әсәре әзерлик икән, дип баш вата. Төн йокламыйча фикер туплап, аны тормышка ашыру юлларын эзли”, – ди Олы Әтнә урта мәктәбенең директор урынбасары Динә Галиуллина.
Фотоаппарат, өйләреннән алып килгән камера ярдәмендә әлеге мәктәп укучылары игътибарны җәлеп итә торган иҗат җимешләре булдырганнар. Беренче елны “Җаным-җанашым” клибы икенче урынга лаек дип табылса, хезмәтләрнең елдан-ел шомара баруы сизелә.
Шунысы күзгә ташлана: аларның барысы да тәрбияви әһәмияткә ия. Әйтик, узган ел иң оригиналь музыкаль видеоклип номинациясендә җиңеп чыккан “Спасибо, мой ангел” дигән әсәрдә укучылар укытучыларны фәрештәгә тиңли. Аларның һәрберсенә канатлар куеп чыкканнар. “Мәктәп тормышының бер көне” фильмы исә үзенә бер кадерле. Анда дәресләр, тәнәфес вакытлары, мәктәптән соң өйгә кайту күренешләре сурәтләнгән. Быел исә патриотик, мәрхәмәтлелек темаларын яктыртырга булганнар. 10 нчы сыйныф укучылары “Мәрхәмәтлелек һәм шәфкатьлелек” дигән кино тәкъдим иткәннәр. Фестивальгә йомгак март ахырында ясалган.
– Аны ике елга бер мәртәбә уздырырга дип уйлаган идек. Хәзер мәктәпләргә техник түгәрәкләрне җанландыру бурычы куелгач, аны ел саен үткәрергә дип торабыз. Фестиваль балаларда зур кызыксыну уята, – ди Әтнә районы мәгариф бүлеге башлыгы Илнур Сәләхов.
Чыганак: http://mon.tatarstan.ru/tat/ («Ватаным Татарстан» материаллары буенча)