Татар мәгарифе порталы
Сез монда
“Язмышым юллары” әдәби-музыкаль спектакль - Кәрим Тинчурин исемендәге театрның чираттагы премьерасы. 28 декабрь көнне тәкъдим ителә торган әдәби спектакль Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев иҗатын колачлый.
Театрның яшь артисты Резедә Сәләхова инсценировкасы буенча әзерләнгән шигъри-музыкаль әсәрне театрның баш режиссеры Рәшит Заһидуллин сәхнәләштерде. Режиссер белдергәнчә, “Язмышым юллары” Разил Вәлиев әсәрләре аша, иҗат кешесенең язмышын сүрәтли. “Разил Вәлиевның шигырьләре үзенчәлекле, җырлары һәрвакыт халык күңелендә. Спектакль дә бик җанлы килеп чыкты. Әсәр барышында бер генә фонограмма да булмаячак, җырлар да, музыка да “тере тавышка” башкарылачак”, - ди Рәшит Заһидуллин.
“Язмышым юллары”нда ун артист катнаша. Театрның яшь артистлары Разил Вәлиевнең шигырьләрен, прозасын укый, аның әсәрләренә язылган җырларны башкара. Ун новелладан торган әдәби-спектакль шигырь, җыр сөючеләрнең күңеленә хуш килер. Чөнки моңа кадәр К.Тинчурин театрында әзерләнгән Г.Тукай, М.Мәһдиев иҗатына багышланган әдәби спектакльләр тамашачыда зур кызыксыну уятты. Аеруча педагоглар, яшьләр арасында яратып карала торган мондый проектларны руслар күптәннән файдалана инде.
“Теге яки бу язучының, я булмаса шагыйрьнең иҗатын пропагандалаучы әдәби спектакльләр бик кирәк. Замана кешесенең басылып китап укырга вакыты юк бит. Чыгымнар ягыннан да отышлы, мондый проектларны Татарстанның Язучылар берлеге заказ бирсә, рәхәтләнеп эшләргә була. Иҗат кичәләре, юбилейлар да күңеллерәк, үзенчәлеклерәк узар иде. Тукайга багышланган “Сөй гомерне!” спектакле белән без кайда гына чыгыш ясамадык. Әдәби спектакльләр бер көнлек кенә түгел, бу спектакльләр белән ел әйләнәсендә сәяхәт итәргә мөмкин”, - дип саный Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин.
Чыганак: http://intertat.ru/tt