Татар мәгарифе порталы
Google ширкәтенең Русиядәге вәкиллеге мәктәп укучылары өчен «Google өчен дудл» дип аталган бәйге оештыра. Бәйгенең икенче турына 30 рәсем чыкты. Алар арасында татар милли бизәкле "дудл" да бар.
Нәрсә соң ул - дудл? Google ширкәтенең һәркемгә таныш логотибы бар. Ширкәтнең дизайнерлары вакыт-вакыт нинди дә булса вакыйга уңаеннан шул логотип нигезендә тематик рәсем әзерли һәм аны ширкәтенең баш битенә куя. Менә шул рәсем дудл дип атала. Гадәттә, дөнья күләмендәге вакыйгалар, бәйрәмнәр, шәхесләр сайлап алына.
Быел Google-ның Русиядәге вәкиллеге “Минем шәһәрем. Минем илем” дигән дудллар бәйгесе оештыра. Анда 6 яшьтән алып 17 яшькә кадәр мәктәп балалары катнаша. Алар өч төркемгә бүленгән: 6-9 яшьтәгеләр; 10-13 яшьтәгеләр һәм 14-17 яшьтәгеләр.
31 октябрьдә бәйгегә гаризалар кабул итү тәмамланды. 1-8 ноябрьдә Google хезмәткәрләре иң яхшы 300 рәсемне сайлап алды. 8-15 ноябрьдә икенче тур узды, анда махсус хөкемдарлар иң яхшы 30 рәсемне билгеләде, һәр төркемдә ун рәсем.
Өченче турга чыккан 30 рәсем арасында татарларны кызыксындыра алганнары да бар. Алар арасында чын татар дудлы – Казаннан Аделина Чернова тәкъдим иткән рәсем. Бу рәсемдә татар милли бизәкләрен чагылдырган келәм сурәтендә милли ризыклар табыны.
15-22 ноябрь көннәрендә интернетта шушы 30 рәсем арасында сайлап алу туры үткәрелә. Үзегезгә ошаган рәсемгә тавыш бирү өчен http://www.google.ru/doodle4google/finalists.html#d=d3-10 битенә күчегез.
Чыганак: http://www.azatliq.org