Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Еллар, еллар... Әйе, егерме елга якын күрешмәгән туганнан туган апамның кайтып китүе якты мизгел булса да, күңел түрендә җәйге аяз көндә яшен яшьнәве кебегрәк тә истә калды.
Казахстанда яшәүче апам мәктәптә рус телен укыта һәм айлык иҗтимагый-педагогик һәм фәнни-әдәби гомумказах журналында да эшли. Үзем дә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булганлыктан, уртак мәсьәләләр һәм сораулар байтак иде. Чит төбәктә балачактан бирле яшәсәләр дә, ана телен саклап-хөрмәтләп яшиләр алар.
Ниһаять, кунак апамны алдан уйлаганча төрле җирләргә алып бара башладым. Иң беренче чиратта, әниләребезнең туган авылына – Яшел Үзән районының Бакырчы авылына юл тоттык. Минем әти-әнием исән-сау гына бәхетле картлыкта абыемның гаиләсе белән яшиләр.
Апам, әниемне күрү белән, үз әнисен күргәндәй сөенеп, ятимлеген дә онытты. “Күңелемә авыл бик якын,” – дип, вакытын рәхәттә уздырды. Туган җиребездән читтә яшәгән апабызны барыбызның да кунак итәсе килде. Әлбәттә, татар теле укытучысы буларак, Казан буенча сәяхәт итү миңа тапшырылды. Әй канатлана-канатлана сөйләдем Казаныбыз хакында. Кремльдә дә күп йөрдек. Барлык музейларны барлап чыктык. Тик менә, шәһәр үзәге буйлап җәяү йөргәндә, апам нигәдер сөйләшми, уйга чумды. Күңелем борчыла. “Нәрсә ошамады?” – дип сорау бирәм. Апама исә тирә-юньдәге кайбер кешеләрнең сәрхүш булуы, спиртлы эчемлекләргә рекламалар булуы бер дә ошамады. “Әллә соң сездә бу хәл сирәкме?” – дигән соравыма апам кискен генә җавап бирде. “Казахстанда бу хәл бөтенләй юк. Спиртлы эчемлекләргә реклама рөхсәт ителми. Спорт белән шөгыльләнү модада, бар да үз акылында: рәхәтләнеп эшлиләр, күңелле итеп яшиләр. Кем булуына карамастан, транспорттан сәрхүш кешеләрне төшереп калдыралар. Җәмгыять законы көчле. Ә монда мин уйлаганча түгел икән,” – диде. Мине гаҗәпләндерде бу сүзләр. Җитмәсә, алдыбызга олы яшьтәге сәрхүш әби дә килеп чыкты. Үз-үзе белән сөйләшә, акыра-бакыра, төкеренә. Өстәвенә өс-башы тузган. Оялып, җир тишегенә керердәй булдым. Бөек шагыйребез Г.Тукайның “Уян татар” шигыре исемә төште. Бөтен урамга, дөньяга эчмәгез, агуламагыз үзегезне, ямьсезләмәгез тирә-юнегезне, дип аваз саласым килде. Ай, оят та соң! Яше дә, карты да шешә тоткан. Сүз дә юк: җәмгыятебез чирле.
Сүземне мәктәп дөньясына кертеп җибәрдем. Чит төбәктә ана телен ничек укыйлар һәм укыталар? Ничек эшлиләр? Апам миңа җентекләп, барын да сөйләде. Эш барлык җирдә дә эштер инде ул. Сөйләве миңа бик ошады. Казах телен бар да өйрәнәләр икән. Эш табуы авыррак булса да, яшьләр югары белем алырга омтылалар, – ди апам. Укытучы апам безнең белем бирүебезне отышлырак күрде. Аларда укучыга сайлау мөмкинлеге бирелми икән. Стандарт тестны билгеле бер вакытта чишәләр, ди. Имтихан вакыты бездә күпкә азрак. Яңа реформалар көтәбез, яңарышка өметләнәбез, диде апам. Күңелем белән бирелеп тыңлаганнан соң, мәгърифәтебез яхшы икән, – дигән уйга килдем. Эшләнәсе эшләр бар-барын, хәтта шактый күп, тик бу безне куркытмый, эшлекле кадрларыбыз да җитәрлек.
Ике ул анасы булган апамның киләчәктә туган якка кайтырга иде дигән хыяллары күккә очтымы икән?! – дигән уйда калдым. Татарстан халкы турында нинди караш калды? Белмим. Безгә килгәндә, интернет аша хәбәрләшәбез, ләкин аралар ерак, мохитебез төрле. Яхшылыкка, сафлыкка, тынычлыкка, гыйлемгә ашкына күңел, ашкына.