Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Быел республика уку йортлары арасында иң күп студентлар Казан федераль университетына эләккән. Иң зур конкурс, елдагыча, юридик һәм көнчыгышны өйрәнү факультетларында икән.
Бу җәй абитуриентлар өчен, гадәттәгечә, “кызу булды”. Ел буе кайгырып, әзерләнеп чыккан БДИлардан соң укырга керү белән бәйле ыгы-зыгы башланды. 10 августта исә, ниһаять, уку йортларының көндезге бүлекләренә керүчеләр турында боерыклар чыкты.
Республика буенча быел уку йортларына керү өчен барлыгы 16155 бюджет урыны бирелгән. Бу узган елга караганда ярты меңгә диярлек күбрәк. (Үткән елны ул 15672 урынны тәшкил иткән). Быел әле дәүләти булмаган уку йортларына да бюджет урыннар бүленгән. “ТИСБИ” идарә итү университетына – 100 бюджет урыны, шуларның 90ы бакалавриат, калганы исә магистратурага керүчеләргә. Идарә итү һәм хокук институтында (ИЭУП) – 185 бюджет урыны булдырылган. Дөрес, шуларның 135е урта профессиональ белем алу юнәлешенә эләккән.
Гомумән, көндезге бюджет урыннарына 100 меңнән артык гариза кабул ителгән. Казан федераль университетында барлык юнәлешләр буенча бер урынга уртача 13 кеше дәгъва кылган. Лидерлар рәтендә, елдагыча, юридик һәм көнчыгышны өйрәнү, халыкара мөнәсәбәтләр факультетлары тора. Биредә иң зур конкурслар булган. Ә төгәл фәннәр юнәлешенә, киресенчә, керергә теләүчеләр азрак икән.
Укырга керүчеләр саны буенча да КФУ алдынгы сафларда. “Кабул итү процессында кагыйдә бозулар узган елларга карганда кимрәк”, – диде бүген журналистлар белән очрашу барышында университет ректоры Илшат Гафуров.
Табиб булырга теләүчеләр арасыннан Казан дәүләт медицина университеты быел 416 кешене кабул иткән. Иң зур конкурс (бу инде соңгы елларның күркәм традициясенә әверелде) – фармация бүлегендә. Казан дәүләт техника университетында исә нәкъ менә техника юнәлеше буенча керүчеләр арткан.
Исегезгә төшерәбез, быел абитуриентларга барлыгы 5 вузга, аларда өчәр юнәлешкә документлар бирү рөхсәт ителгән иде.
Чыганак: http://intertat.ru/tt