Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Укытучыларның һәм медикларның "выслуга лет" дигән пенсияләрен бетерергә мөмкиннәр. РФ Хөкүмәтендә шундый закон әзерләп яталар, имеш. Мәгълүм булганча, хәзер медиклар һәм педагоглар 25 ел стаж (шәһәр җирендә 30 ел) җыйгач, вакытыннан алда пенсиягә чыга алалар, ягъни аларга пенсия акчасы түләнә башлый. Кеше алга таба эшлиме, әллә шул пенсиягә генә канәгать булып яшиме – анысын үзе хәл итә. РФ Хезмәт министрлыгында хәзер укытучыларның, табибларның хезмәт хаклары яхшы артты, шуңа күрә “выслуга лет” дигән пенсияне бетерергә кирәк дип саныйлар.
“Бу категория хезмәткәрләргә 90нчы еллардан башлап, стажлары тулуга пенсия түләнә иде. Шул рәвешле аларның аз хезмәт хаклары компенсацияләнде, – диләр министрлыкта. – Ә хәзер бюджет тармагында акчалар артты, шуның өстенә бөтенесе дә диярлек пенсия яшенә җиткәч тә эшләүләрен дәвам итәләр”.
Хөкүмәт әлеге мәсьәләне Пенсия фондында акча җитмәү аркасында күтәргән. Россиядә бүген стаж тулган өчен түләнә торган пенсиянең уртача күләме, кешенең кайсы төбәктә яшәвенә карап, 8 мең сум тәшкил итә. “Выслуга лет” пенсияләре өчен барлык пенсия акчасының 10 проценты – елына 400 миллиард сум китә икән (дөрес, монда төрле сәбәпләр аркасында вакытыннан алда пенсиягә чыккан бүтән төр категория гражданнар да керә).
Экспертлар бу мәсьәләне хәл итүгә бик тә җитди карарга кирәк диләр. Алар фикеренчә, укытучыларның һәм табибларның хезмәт хаклары тиешенчә арттырылмаса, әлеге законны кертүнең һич кенә дә кирәге юк. Икенче яктан, “выслуга лет”ны бетереп, акчаларны арттырудан казна берни дә отмаячак, чөнки кушылучыларның урыннарын үзгәртүдән сумма үзгәрми ди алар.
Чыганак: http://tatyash.ru