Татар мәгарифе порталы
Җаваплылыгы чикләнгән "Белем.ру" җәмгыяте 2011 елда Татарстан Республикасы мәктәпләре өчен "Аттестатлар тапшыру" ("Выдача аттестатов") программ модулен әзерләгән иде. Узган ел Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы да аны республика мәктәпләренә тарату өчен сатып алды һәм тәкъдим итте. 2011 елда аттестатлар тапшыру чорында "Белем.ру" министрлык белән килешү нигезендә шулай ук мәктәпләргә бушлай консультатив ярдәм дә итеп торды.
Аттестат бланкларын тапшыруда зур үзгәрешләр булмау сәбәпле, программа модуле 2012 елда да кулланыла ала.
Программаны кулланыр алдыннан инструкцияне укып чыгарга тәкъдим итәбез. Алынган архивны С дискына күчерергә һәм берничә көйләү башкарырга кирәк, аннары программада эшләү мөмкинлеге ачылачак.
Беркетелгән файллар:
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Инструкция | 1.96 MB |