Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның туган көне. Туган көне генә дә түгел әле - юбилее. Авыр һәм изге эшендә аңа ныклы сәламәтлек, эшендә һәм тормышында уңышлар, шатлык-бәхетләр телибез! Теләкләребезгә барлык Белем.ру кулланучылары да кушыладыр, дип уйлыйбыз!
Президентыбызның юбилее уңаеннан Татарстанның гына түгел, Россиянең төрле матбугат чараларында мәкаләләр һәм интервьюлар урнаштырылган. Безгә "Комсомольская правда" газетасының мәкаләсе якын күренде. Моннан ике ел элек "Комсомолка" Татарстанның Саба районында булып киткән, күп кенә мәгълүмат җыйган, Рөстәм Миңнехановның мәктәп еллары турында да кызыксынган.
Мәктәпкә Рөстәм башка балалар белән бергә йөк машинасында бара торган булган. "Мәктәпкә барганда без җырлый-җырлый бара идек" - дип сөйли Рөстәм Миңнехановның классташы Фәния Закирова. Аларның яратып җырлаган җырларының берсе - "Ак чәчәкләр кебек кар ява" җыры булган.
Уку көннәрендә интернатта яшәгәннәр, шимбә көнне йөк машинасы аларны кире килеп ала торган булган. Бергә дус яшәгәннәр, бергә-бергә дәресләр әзерләгәннәр.
Рөстәм Миңнеханов сул як рәттәге өченче парта артында утыра торган булган. Тырышып укыган, укытучы кайчан сораса да, җавапны белгән. Бу турыдагы хатирәләре белән аның классташы Зөфәр Сираҗиев уртаклаша. Рөстәм техника белән бик кызыксына иде, ди ул. Физика һәм математика фәннәрен аеруча яхшы белгән. Авыл хуҗалыгы машиналары буенча укытучы белән икесе генә диярлек аралаша торган булганнар.
Ун яшендә кечкенә Рөстәмгә туган көненә фотоаппарат бүләк иткәннәр. Фотога төшерү, шул исәптән укытучыларын да фотога төшерү аның яраткан шөгыльләреннән берсе булган. Гомумән, укытучыларга карата ихтирамлы булганнар. Аларның ул вакытта биргән төпле белемнәре хәзерге кечкенә Рөстәмнән шәхес тәрбияләгәннәр.
Президентыбыз бүгенге көннәрдә дә еш кына укытучыларына карата тирән ихтирамын ачык белдерә. Киләсе 2013 нче елда аның мәктәп тәмамлаганына да 40 ел булачак. Кластташлары зарыгып киләсе елны көтә, Президент та вакыт табып классташлары белән очраша алыр дигән теләктә калабыз.
Мәгълүмат һәм фотолар http://www.kp.ru сайтыннан алынды (http://www.kp.ru/daily/25844.4/2814996/).