Белем.ру татар мәгарифе порталы: татарча конкурслар, ресурслар, яңалыклар, блоглар, фикерләр

<Белем.ру - татар мәгарифе порталы

Татар мәгарифе порталы

  • rss - belem.ru
  • twitter belem.ru
  • ВКонтакте belem.ru
  • Телеграм belem.ru
belem.ru
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • яңалыклар
    • Татарстан
    • Россия
    • Дөньякүләм
    • Булмас димә!
    • Игъланнар
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Сез монда

Баш бит » “Болгар мирасы” китап бастырды
ramil
25 Октябрь, 2011 - 16:44

“Болгар мирасы” китап бастырды

Самарда ярыша-ярыша татар китабын пропагандалау бара. Самар өлкә татар милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Мидхәт углы Миннәхмәт Халиуллов, Самар шәһәренең татар милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Туктаргали углы Рифкат Хуҗин 20-30 меңәр сумлык татар китабы алып кайтып, бәйрәмнәрдә халыкка бүләк итеп тараталар.

Эшмәкәр Гомәр углы Ильяс Шәкүров, 5000 данә белән “Русча-татарча сөйләүлек” бастырып, халыкка тарата. Яңа гына басмаханәдән “Болгар мирасы” фонды акчасына (җитәкчесе Мулланур углы Гомәр Батыршин) “Булгарская цивилизация на Волге” исемле китап дөнья күрде. Матди ярдәмне шулай ук Ильяс Шәкүров һәм Рәшид Сәгъдиевләр күрсәткән.

Китапка кереш сүзне Гомәр әфәнде Батыршин язган. “Кешенең аң дәрәҗәсе үзенең тарихын белү белән бәяләнә. Тарихын белмәгән гаиләләрдә үз татарыннан оялган балалар үсә. Алар татар телен белмиләр. Үзенең мәдәниятеннән читләшкән буын килеп чыга. Самарда оешкан “Болгар мирасы” фонды борынгы болгар бабаларыбыз турында халыкка мәгълүмат җитештерүне максат итеп куя.

"Без китап кына бастырмыйбыз, Самарның Зубчаниновка бистәсендә “Болгар мирасы” исемле мәсҗед тә төзедек. Иделнең уң ярына 2,6 метр биеклектәге һәйкәл дә бастырдык. Һәйкәлнең өске өлешендә бакырдан ясалган барс. Һәйкәл болгар дәүләтенең көньяк ноктасына куелды”, дигән ул.

Китап турында үз фикерен профессор, Болгар углы Рөстәм Туйкин язган. Шуннан берничә фикер: “Минем бабам – Әхмәткәрим углы Әхмәтфазыл Туйкин 1919 елны Оренбурда үзенең туганы белән берлектә татар телендә “Төрекләр тарихы” исемле китап бастырганнар. 1939 елны китапларын яндырып, бабамны туганнары белән атып үтергәннәр. Бабам татар тарихына мөкиббән кеше була, шуңа да икенче углы – минем әтиемә Болгар исемен бирә. Самар җирлегендә шундый китап чыкканга бик шатмын. Хезмәтегез дәвамлы булсын”, ди профессор.

290 битле китапта болгар тематикасына кагылган рәсемнәр бирелгән. Аларның төсле булуы – җыентыкның зур отышы. Болгар дәүләтенә кагылган вакыйгалар хронологиясе дә аерым өлеш булып урын алган.

Китапның авторлары: тарих фәннәре докторы Гамирҗан Дәүләтшин, тарих фәннәре докторы Фаяз Хуҗин, Самар Җәмигъ мәсҗеде каршында чыгып килүче “Ислам – Нур” газетының мөхәррире Фәрид Шириязданов.

Самар өлкә татар милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Миннәхмәт Халиуллов китап турында: “Атлаган саен без болгар бабаларыбыз җирендә яшибез дип тәкрарларга туры килә иде. Хәзер кулларына шул китапны гына тоттырачакбыз. Һичшиксез, милләтпәрвәрлекне, ватанпәрвәрлекне тәрбияләүдә китап – мөһим чыганак. Максатыбыз – халыкны китапка якынайту. Китап укымаган милләт киләчәксез”, диде.

Самар шәһәре татар милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Рифкат Хуҗин да үз фикерен белдерде: “Булгар мирасы” тел белән әйтеп бетермәслек рухи батырлык эшли. Җитәкчесе эшбатыр Гомәр Батыршин мал да таба белә, тарих китаплары белән дә танышып барырга вакыт таба. Гомәр әфәнде – малын милләтебез татар ихтыяҗларына юнәлтә торган ир заты. Шундый шәхесләр эш башында булганда, Самар төбәгендә татарлар баш күтәреп яшәячәк, Аллаһ боерса”, дип әйтте ул.

Китапны компьютерда җыючы – Рима туташ Нуретдинова. Рима туташ – җыентыкны бизәүче дә. Китап югары зәвык белән, пөхтә эшләнгән. Теләсә кайсы даирәдәге түрәләргә горурланып бүләк итәргә була. Хәреф хаталарын Юта Обходская тикшергән һәм, әйтергә кирәк, бу четерекле эшне җиренә җиткезеп башкарган. Әлегә китап 1000 данә белән басылган. Гомәр Батыршин тиражны кабатлауны да истә тота.

Чыганак: http://www.azatliq.org

  • Уртаклашырга
  • Log in to post comments
  • Караулар саны: 2306
  • БастыруБастыру

Белем.ру IT-компаниясе

Белем академиясе - Академия Белем

Татнетны үстерү фонды белән партнерлык

Татар теленнән БДТның һәм БДИның С өлешенә әзерләнү өчен әдәби әсәрләрдән, халык авыз иҗатыннан аргументлар
Айның иң яхшы ресурсы (Ноябрь, 2015) ресурслар
Татар теленнән БДТның һәм БДИның С өлешенә әзерләнү өче...
Хәбибуллина Айгөл Фәнзәт кызы
Айның иң яхшы ресурсы

Реклама на портале Белем.ру

- Белем Академиясе;
- онлайн-кибет;
- оптимизация;
- лояльлек системасы (компанияләр өчен);
- яхшы хостинг;
- Интерактив китап ("Там, на разведанных дорожках")

Татар әдәбияты дәресләренә фонохрестоматия (5-11 сыйныфлар) - 4 нче диск
18 976 0 Аудио
Татар мәгърифәтчеләре: кыскача белешмә
Татар мәгърифәтчеләре: кыскача белешмә
Татар мәгърифәтчеләре: кыскача белешмә
46 479 0 видео

Фикерләр

Кунак сурәте
Наконец-то нашел. Не
marintsSER 23.04.2024 - 13:20
goroshiko1980 сурәте
Мой отзыв
goroshiko1980 23.04.2024 - 13:20
0310 сурәте
Сезгә әйтер сүзем бар.
0310 01.10.2023 - 09:13
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Яңа кулланучылар

Данил Гатауллин сурәте
Данил Гатауллин
Рәйсә Сәгадиева сурәте
Рәйсә Сәгадиева
Гульсирень сурәте
Гульсирень

Хәзер online: 0 кулланучы

Copyright © ООО "Белем.ру", 2026. Татнетны үстерү фонды ярдәме белән эшли. 6+
Наименование СМИ: Белем.ру (Образовательно-просветительское сетевое издание "Белем.ру").
Запись о регистрации СМИ Эл №ФС77-83553 от 26 июля 2022 г., осуществленная Федеральной службой
по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций
Учредитель: Общество с ограниченной ответственностью "Белем.ру" (ОГРН 1071690036571)
ФИО главного редактора: Гатауллин Раил Маулетович
"Блоглар" һәм "Ресурслар" бүлекләрендәге авторларның материалларын тулысынча яисә өлешчә күчереп алганда чыганакка сылтаманы күрсәтү мәҗбүри!
Наши контакты:
Адрес редакциии: 420044, РТ, г.Казань, ул.Короленко, д.45, 73
Телефон редакции: +79600456353. Адрес электронной почты: xat@belem.ru
Политика конфиденциальности
 Сайт сыйфаты индексы   
өскә ↑