Татар мәгарифе порталы
1 ноябрь көнне Татарстан башкаласы Казанда “Спин физикасы, спин химиясе һәм спин технологиясе” темасына үткәреләчәк конференция ачылышы тантанасында Е.К.Завойский исемендәге Халыкара премия тапшыру тантанасы булачак.
Е.К. Завойский исемендәге Халыкара премия Казан физика-техника институты тарафыннан 1991 елда гамәлгә куелган һәм Казан дәүләт университеты/Казан федераль университеты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе һәм “Шпрингер” нәшрияты (Вена – Нью-Йорк) ягыннан яклау тапкан. Бу нәшрият исә шушы институт белән “Applied Magnetic Resonance” журналын нәшер итүдә хезмәттәшлектә тора. Премияне Ампер җәмгыяте, ЭПР Халыкара оешмасы, РФА президиумы таный, быел – Татарстан Республикасы Президенты, Татарстан Парламенты белән Хөкүмәте дә. Шуңа күрә, премия тапшыру республиканың фәнни, мәдәни һәм иҗтимагый тормышында әһәмиятле вакыйга буларак билгеләп үтелә.
Татарстан Фәннәр академиясеннән алынган мәгълүмат буенча, Евгений Константинович Завойский исемендәге Халыкара премиясенең беренчесе тапшырылганга быел 30 сентябрьда 20 ел тулган. Бу вакыйга, шулай ук, Татарстан Фәннәр академиясе оешуга 20 ел тулуга туры килә. Әлеге премияне гамәлгә кую башлангычы белән чыккан, соңыннан премия бирү комитеты рәисе булган РФА Казан фәнни үзәгенең Е.К.Завойский исемендәге Казан физика-техника институты директоры, ТФА вице-президенты академик Кев Салихов Е.К.Завойский премиясенең яңа дәрәҗәгә – дәүләт бүләге югарылыгына күтәрелүе, премиянең быелгы лауреаты кем булуы хакында иртәгә 11 сәгатьтә үзе җитәкчелек иткән институтта булачак матбугат конференциясендә бәян итәргә ниятли. Журналистлар, шулай ук, анда электрон парамагнит резонансын (ЭПР) гамәлдә куллану җайланмасының эшләвен дә күрә алачак.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru