Татар мәгарифе порталы
Сез монда
XXI гасыр уку йортлары алдына көннән-көн катлаулырак бурычлар куя. Җәмгыятьнең сәяси-хокукый системасындагы үзгәрешләр, икътисадый, иҗтимагый һәм демографик хәл мәгариф системасында да яңалыклар таләп итә. Бүгенге көндә яшь буынны белемле һәм тәрбияле итүдән тыш, балаларны фән белән кызыксынучы, яңа технологияләр белән бергә атлаучы шәхес итеп тәрбияләү - хөкүмәт алдында торган иң мөһим мәсьәләләрнең берсе.
“Укучысы укытучыдан күбрәк белергә тиеш”, дип әйтсәләр дә балага белем, кирәкле дөрес юнәлеш бирүче ул - аның остазы. Укучыбыз белемле булсын өчен, аның укытучысы киң карашлы, эрудицияле, замана сулышын тоеп яшәүче булырга тиеш.
Университет тәмамлап, мәктәпкә эшкә керсәм дә мин фән белән кызыксынуымны дәвам иттем. Татар әдәбияты кафедрасы аспиранты буларак, фәнни эшчәнлек алып бардым. Филология фәннәре кандидаты гыйлми дәрәҗәсенә диссертация якладым. Төрле халыкара, бөтенроссия, регионара, республика, шәһәр күләмендә үткәрелгән фәнни-гамәли конференцияләрендә катнашам. Шул сәбәпле бу өлкәдә булган соңгы таләпләр белән һәрдаим танышып торырга, бу юнәлештә һәрвакыт камилләшергә туры килә. Укучылар белән фәнни эшчәнлекне оештырганда, беренче чиратта, шәхси практикама таянып, танылган галимнәребез, укытучыларымның киңәшләрен истә тотып эш итәм.
Информацион-коммуникатив чаралар кулланып, мәктәп системасында фәнни эшчәнлекне оештыруның роле зур. Фәнни-тикшеренү эше укучылырның үзләренә нәрсә бирә соң? Бик күп һәм бәяләп бетермәслек шәхси сыйфатлар бирә:
1) мөстәкыйль яңа белем үзләштерергә һәм аны практикада куллана белү;
2) ижади фикерли белү, авырлыклардан чыгу юлын табу;
3) мәгълүмат өстендә дөрес эшләү, кирәкле фактларны җыю, аларга анализ эшләү, дөрес нәтиҗә ясау, йомгаклау;
4) китаплардан, интернеттан һәм башка чыганаклардан кирәкле материалны табып, эшкәртү;
5) төрле социаль группалар белән аралаша белү;
6) үз әхлагын, интеллектын, мәдәнилеген үстерү өстендә эшләү;
7) югары уку йортларында укырга нигез салу;
8) үзең эзләнеп тапкан, ясаган нәтиҗәләрне, башкаларга җиткерү осталыгы булдырырга ярдәм итү, ягъни, ораторлык, лекторлык кебек сыйфатларны камилләштерү.
Бу сыйфатлар барысы да аларның киләчәк тормышында кирәк булачак. Фәнни-тикшеренү эше – укучыларның шәхесен үстерүгә ярдәм итүче уникаль инструмент, тәрбия һәм мәгариф эшендә төп факторларның берсе булып тора.
Үз эшчәнлегемдә фәнни-тикшеренү эшен актив алып барам. Бу юнәлештә үзенә бер төрле методика табып, билгеле нәтиҗәләргә ирешелде.
Хәзер кыскача бу эшләр белән танышып үтик. Беренче нәүбәттә, укучы-укытучының фәнни эшчәнлегенә тәэсир итүче факторларны карыйк. Беренчедән, бу укытучы һәм укучы мөнәсәбәте. Аннары аңыбызга, күзаллавыбызга тәэсир итә торган әйләнә-тирә: гаилә, мәктәп, дәрес, шәхси әңгәмә (аралашу), китап, интернет, телевидение, радио, вакытлы матбугат, мәдәни үзәкләр һ.б. Санап киткән чыганаклар укучыга ни дәрәҗәдә уңай, шул ук дәрәҗәдә тискәре дә тәэсир итәргә мөмкин. Һәм нәкъ шушында укытучы һәм ата-аналар, балага тиешле дөрес юнәлеш бирергә тиеш. Укучы үзенә кирәкле информацияне эшкәртә һәм аны башкаларга җиткерә. Идеаль очракта бу уңай кызыксыну була, һәм ул үзе белгәннәрне гаилә, мәктәп, дәрес, шәхси әңгәмә (аралашу), китап, интернет, телевидение, радио, вакытлы матбугат, мәдәни үзәкләр, конкурслар, конференцияләрдә уртаклаша ала. Шушыларны истә тотып, фәнни эшчәнлекне түбәндәгечә оештырдым.
Уку елы башында минем тарафтан укучыларның нәрсәләр белән кызыксынуы, күңелләре нәрсәгә тартым булуы билгеләнә. Моны төрле эш төрләре белән ачыклап була. Мәсәлән: өй эшләре итеп, инша, әкият, хикәя, шигырь язарга, рәсем, презентация, фотоколлаж һ.б. әзерләргә тәкъдим итү.
Беренче утырышка төрле эшчәнлек белән кызыксынучы һәм моңа теләкләре һәм мөмкинлекләре булган укучылар чакырыла.
Мәгариф идарәсе тарафыннан һәм интернетта игълан ителгән конкурс һәм конференцияләрне, боерыкларны барлап, укучыларның теләкләре белән исәпләшеп, яңа уку елына план төзү.
Түгәрәк эшенең юнәлешләрен билгеләү:
- Конференцияләр,
- Конкурслар,
- Очрашулар,
- Масса күләм мәгълүмати чаралар белән эшләү.
Укучыларда фән белән кызыксыну кинәттән генә килеп чыкмый. Аны әле кечкенә сыйныфлардан ук тәрбияләргә кирәк. Аның төп нигезләмәләренә төшендерергә кирәк. Мин бу юнәлештә башлангыч сыйныф укучылары белән дә актив эшчәнлек алып барам.
Мәсәлән: 4нче сыйныфта “Казанның тарихы урыннары” темасын үткәч, мин укучыларга әлеге тема буенча, фотоальбомнар, презентацияләр, буклетлар ясарга, рефератлар язарга тәкъдим иттем. Эшебезнең уңай нәтиҗәләрен күреп алар үзләре дә шатландылар.
Башлангыч сыйныфларда чәчкән орлыкларыбыз, урта һәм өлкән сыйныф укучыларында мул уңыш җыярга мөмкинлек бирә. Балалар фәнни стиль, фәнни эш таләпләре, чыганаклар, эш тәртибе белән инде таныш булалар. Укучыларның формалашкан белемнәренә таянып, фәнни эшчәнлекне без түбәндәге тәртиптә алып барабыз.
Укучы белән шәхси әңгәмәдә кызыксыну сферасын ачыклау.
1. Укучы белән фәнни эшчәнлекнең юнәлешен билгеләү:
- татар фонетикасы,
- татар теле грамматикасы,
- татар теле синтаксисы,
- әдәбият тарихы,
- әдәбият теориясе,
- аерым галимнәргә, язучыларга багышланган монографик эшләр,
- чагыштырма грамматика,
- этнокультура юнәлеше һәм башкалар.
2. Фәнни эшнең темасын билгеләү, план язу.
3. Сайланган юнәлеш буенча материалны барлау, аларны кайдан эзләүне аңлату:
- китапханә,
- шәхси әңгәмәләр,
- архив документлары,
- интернет сайтлар,
- вакытлы матбугат.
4. Җыелган материал буенча планны раслау
5. Фәнни-тикшеренү эшенә керешү.
6. Хезмәтне укучы белән бергәләп тикшерү.
7. Хезмәтнең тезисын язу.
8. Фәнни-тикшеренү эше буенча презентация әзерләү.
9. Хезмәтне яклау.
Информацион-мәгълүмати чаралар кулланып, хезмәтне киң катлам укучыларына җиткерү: вакытлы матбугатта мәкаләләр бастыру, сайтларга урнаштыру аша киң катлам укучыга җиткерү.
Мәктәп укучылар фәнни эш белән кызыксынып, теләп шөгыльләнәләр. Чөнки бүгенге көндә бу эш китап уку гына булып калмыйча, балалар теләгән интернет, телевидение, техника куллану аша башкарыла. Укучылар буш вакытларын кирәкле эшкә юнәлтәләр, белемле булалар, кешеләр белән аралашырга, үз фикерләрен җиткерергә, техника белән эш итәргә өйрәнәләр. Димәк мәктәп каршына куелган иң мөһим вазифалар үтәлә.