Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Хатын-кызның яшәешебездәге вазифасы мәсьәләсе һәрдаим актуаль. Бу турыда төрле фикерләр бар. “Хатын-кыз мәсьәләсе бүгенге тормышта милли проблема кебек үк, иң үткеннәрнең берсе булып тора. “Ни өчен үткен?” дигәнгә җавап мондый булыр: кешене физик яктан да, рухи яктан да хатын-кыз тудыра һәм үстерә! Табигать һәм кешелек җәмгыяте тарафыннан хатын-кызга әнә шундый иң бөек миссия йөкләнгән!”[8, 233], ди Ф.Миңнуллин.
Борынгы татар әдәбиятында ук хатын-кыз образын сурәтләү кеше тасвирының аерылгысыз өлеше булып тора. Үзенчәлекле күңел дөньясына ия булган хатын-кызлар образларының хис тирәнлеге, сөю дәрте, кешелек сыйфатларын тулы гәүдәләндерә.
Иҗтимагый чынбарлык, заман әверелешләре язучы иҗатына көчле йогынты ясый. Ул үзгәрешләрнең кешеләр тормышына, аларның психологиясенә йогынтысын язучы геройлар язмышы аша сурәтли, аларга үз мөнәсәбәтен ачыклый. Әдәбиятның мөһим темаларының берсе булган хатын-кыз язмышы мәсьәләсенең татар әдәбиятында үсеш-үзгәрешен күзәтүдә бу ачык күренә.
Әдәбиятыбызда хатын-кызның күңелсез, караңгы язмышына, беренчеләрдән булып, Г.Кандалый игътибар итә. “Сәхипҗамал” исемле поэмасында татар хатынының “маҗик” һәм бай гаиләсендәге хәлен чагыштырып сурәтли. Ярлы ир хатынының тормышы бары тик кара, җан өшеткеч тасвирлар белән генә сурәтләнә. Ул елның унике аен ялсыз эшләрсең, яхшы кием, тәмле ризык, җылы мөнәсәбәт күрмәссең, гомерең караңгыда, хәерчелектә узар”[7,388], дип яза.
Ә бай гаиләсендәге хатын-кыз тормышын ул бөтенләй башкача билгели. Бай кеше, мулла хатыны булсаң, көнең бизәнеп, матур киенеп, тәмле ашап үтәр; гомерең буе аштан-ашка йөрерсең; сине кадерләрләр, хөрмәт итәрләр; кырга чәчүгә дә, уракка да чыкмассың, хәтта кояш та сине пешермәс, назлар гына, дип сурәтли Г.Кандалый.
Әдәби әсәрләрдә хатын-кыз хокукы мәсьәләсен күтәрүне Кандалыйдан соң килгән буын мәгърифәтчеләр дәвам итә. ХIХ йөзнең урталарында Рәсәйдә, шул исәптән татарлар яшәгән төбәкләрдә барган җитди тарихи, иҗтимагый, социаль үзгәрешләр халыкның милли үзаңын формалаштыруга, иҗтимагый фикер үсешенә көчле йогынты ясый, мәгърифәтчелек хәрәкәтенең мәйданга килүен тизләтә. Әдәби һәм фәнни хезмәтләрдә төп мәсьәләләр итеп кеше, аның шәхси иреге, милләтнең бүгенгесе һәм киләчәге һәм башкалар күтәрелә. Шулар белән бергә татар хатын-кызының иҗтимагый тормыштагы, гаиләдәге урыны, социаль тигезлеге проблемасы да мәгърифәтчеләр игътибары үзәгендә тора.
Прозада татар кызының иске гореф-гадәтләрне инкяр итеп, үз бәхете, азатлыгы өчен көрәшкә чыгуын, беренчеләрдән булып киң планда М.Акъегет сурәтли. Әдипнең “Хисаметдин менла” (1886) әсәрендә Хәнифә образы - татар әдәбиятында мөһим сыйфат үзгәреше башлануын дәлилләүче факт. М.Акъегетнең Хәнифәсе зифа буйлы, чибәр төс-кыяфәтле булу өстенә, укымышлы, эшсөяр һәм, иң мөһиме, киләчәге турында тирән уйланучы, үз хакын хаклап көрәшергә әзер көчле рухлы шәхес тә.
М.Акъегеттән соң шәхси бәхете өчен актив көрәшүче хатын-кыз образы татар прозасында төп образларның берсенә әйләнә. Шундый әсәрләрдән Р.Фәхретдинов “Сәлимә, яки Гыйффәт” (1898), Г.Исхакый “Өч хатын белән тормыш” (1898), “Кәләпүшче кыз” (1900), “Остазбикә” (1910), Ф.Кәриминең “Мирза кызы Фатыйма” (1907), Г.Ибраһимов “Татар хатыны ниләр күрми” (1909) әсәрләрен атап була. Шулай итеп, әдәбиятта азатлык өчен көрәшүче, ир-ат белән бертигез дәрәҗәдә булырга омтылучы образлар барлыкка килә. Хатын-кызның милләт хадимәсе дәрәҗәсендә үрнәк затка әверелүендә күркәм мисалларның берсе – Г.Исхакыйның “Теләнче кыз” романындагы Сәгадәт образы. Әсәрдә тормыш төбеннән күтәрелеп, милләткә хезмәт итүче дәрәҗәсенә ирешкән кызның рухи һәм фикер йөртү эволюциясе эзлекле бәян ителә. Әдәбиятта мондый типтагы геройларны сурәтләү белән беррәттән, милләтнең рухи язмышын чагылдыру, тормышны тасвирлау мөһим факт булып тора.
Инде алда әйтеп киткәнебезчә, мәгърифәтчелек әдәбиятында татар хатын-кызлары образына зур урын бирелә. Хатын-кызларның рухи-әхлакый бәйсезлеге, азатлыгы мәсьәләләрен беренче мәртәбә мәгърифәтчелек әдәбияты күтәрә. Шул рәвешчә, XX йөз башы татар әдәбиятында хатын-кыз образының тормыштагы гражданлык бурычын, хокукын һәм ролен күрсәтү юнәлешендә кыю адымнар ясала.
Бер язучылар татар хатын-кызларын якты киләчәк өчен көрәшче итеп сурәтләсәләр, икенчеләре аларның авыр тормышларын хикәяли. Хатын-кызның аянычлы язмышы темасы Ф.Әмирхан иҗатында да урын алып тора. 1909 елда язучының “Татар кызы” исемле әсәре дөньяга чыга. Татар кызы – җыелма образ. Әсәр түбәндәгечә башлана: “Туды... Туганда ул кеше иде...” [2,233]. Әйе, татар кызы алты яшенә кадәр ир балалар белән тигез хокуклы кеше була. Әмма, җиденче яшькә чыккач, гореф-гадәтләр аны үзенә буйсындыра башлый. Кыз балаларга малайлар белән уйнау, аралашу чикләнә. Моңа, гадәттә, каршылык күрсәтеп булмый. Чөнки яшәү кануннары шуны таләп итә. Алар инде белем алу мәсьәләсендә дә аерыла башлыйлар. Ир балалар мәдрәсәдә укый, татар кызын мулла хатынына бирәләр, чөнки ир балалар белән бергә укырга ярамый.
Татар кызы, ул вакытлардагы кануннар буенча, дүрт стена эченә бикләнгән килеш кияү көтеп утыра башлый. Бервакыт аны үзе белмәгән берәүгә ярәшәләр. Ник шулай? Чөнки җәмгыятьтәге тәртипләр шундый.
Чынлап та, татар кызы үз гаебе аркасында шушындый хәлгә төшәме? Һич юк. Киресенчә, ул ирләр белән бер хокуклы булып, ирекле һәм бәхетле яшәргә тели. Әмма аның иреген чикли торган кимендә ике нәрсә бар: беренчесе – шәригать законнарын тар аңлаудан туган гаилә тәртипләре, икенчесе – гаиләдәге тәртипләрнең, нигездә, исәп-хисапка корылган булуы.
Ф.Әмирханның татар кызының аянычлы язмышы темасы М.Гафуриның “Кара йөзләр” (1926) повестында тагы да тирәнрәк һәм психологик яктан төгәлрәк ачыла. “Кара йөзләр” традицион стильдә язылган психологик әсәрләрнең берсе. Иске тормышның һәм шәригатьнең мәрхәмәтсезлеге аркасында шат күңелле, инсафлы татар кызы Галимә акылдан шаша. Автор шушы гаять катлаулы хәлне психологик яктан ачуда зур уңышка ирешә. “Кара йөз”ләрдәге психолгизм тормышчан җирлектән килә. Язучы Галимә белән Закир арасында туган саф кешелекле мөнәсәбәт, мәхәббәтне дини кыргыйлык, иске тупас гореф-гадәтләр, наданлык, нахаклык, көнләшү белән агуланган чынбарлыкка каршы куеп сурәтләү алымына нигезләнгән.
Әсәрдә ике гашыйкның яшьлеген, матурлыгын, мәхәббәтен, вөҗданын хурлау, таптау, пычрату башлана. Шушы күренеш – әсәрнең кульминацион ноктасы, әлбәттә. Бу күренеш вакытында геройларның рухи дөньялары аеруча тирән сурәтләнгән. Галимә белән Закир – бер гаепсезгә әнә шундый кыргыйлык хөкеменә очраган кызганыч корбаннар. Аларның кичә генә булган өмет һәм мәхәббәтләре тиз арада хур ителә, кешелекләре ерткычларча таптала. Автор раслый: мондый очракта шәхес үзен саклый да, кызгандыра да алмый. Галимә шул чынбарлыкны сизә: ул инде үзенең хурлыгына ышана, шул хурлыктан аралап алу мөмкин түгеллеген, түбәнгә ташланган бер мәхлүк икәнлеген белгән, һичкайчан да инде кичәге тыныч, матур тормышына һәм кайнар мәхәббәтенә кире әйләнеп кайта алмаячагын аңлаган кебек. Төп герой Галимә акылдан шашып үлә, шул чорда хаким иткән гореф-гадәтләрнең корбаны була. Әмма автор өметен өзми, киләчәкне якты итеп күз алдына китерә. Моның берничә дәлиле бар. Беренчедән, хикәяләүче “мин” шәһәргә дөньяви белем алырга китә.Икенчедән, Фәхри карт хатасын аңлый, соң булса да Гамиләне гафу итә.
Әлбәттә бу әсәрдә Галимә дини дорфалыкның чираттагы корбаны. Меңнәрчә татар хатын-кызлары кичергән авыр язмышларның бер мисалы.
Нәтиҗә ясап әйткәндә, татар кызы бәхетле булсын өчен, әлеге кануннарны юк итәргә, ягъни җәмгыять төзелешен һәм шуннан чыга торган көнкүреш тәртипләрен үзгәртергә кирәклеге дәлилләнә. Әдәбиятыбызда хатын-кыз азатлыгы проблемасы җәмгыятьтәге агым, үзгәрешләр белән бәйләнештә карала, татар хатынын гаилә, социаль һәм дини богаулардан азат итү юлы күрсәтелә, аларның яңа тормыш төзүгә катнашы сурәтләнә.
Кулланылган әдәбият.
1. Ахунов, Г.А. Язучы һәм заман // Г.А. Ахунов / Казан утлары, 1988, № 1.– Б. 119-126.
2. Әмирхан, Ф. Сайланма әсәрләр. / Ф.Әмирхан. – Казан: “Хәтер, 2002. – 339б. – Б.233-244.
3. Гайнуллин, М. Х. Татар әдәбияты XIX йөз. / М.Х.Гайнуллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. – 690 б. – Б. 345-385.
4. Галимуллин Ф.Г. Эстетика һәм социологизм: 20-30 нчы еллар татар әдәбияты эстетика кануннарының һәм социологизм таләпләренең үзара мөнәсәбәте. / Ф.Г. Галимуллин – Казан: Мәгариф, 1998. – 223 б.
5. Галимуллин Ф.Г. Инешләр Иделгә кушыла: Әдәби мәкаләләр. / Ф.Г. Галимуллин – Татар. кит. нәшр., 1985. – 136 б.
6. Гафури М. Сайланма әсәрләр. Дүрт томда. III том. / М. Гафури– Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. – 466 б.
7. Кандалый, Г. Шигырьләр һәм поэмалар. Төзүчесе, текст һәм искәрмәләрне хәзерләүче, кереш сүз авторы М.Госманов. / Г.Кандалый. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 558б. – Б. 388-428.
8. Миңнуллин, Ф. Балта явызлар кулында / Ф.Миңнуллин. / Ф.Миңнуллин – Казан, 1994. - 344б. - Б.223.
9. Нигъмәтуллин Ә. Мәҗит Гафури (иҗаты турында очерк). / Ә.Нигъмәтуллин– Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. – 94 б.
10. Халит Г. Тормыш һәм ирек җырчысы. Мәҗит Гафуриның тормышы һәм иҗаты турында очерк. / Г.Халит– Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. – 183 б.