Татар мәгарифе порталы
Сез монда
“Ватаным Татарстан” газетасының 30 май санында басылган Гали Акышның “Тукаебызны, яхшырак аңлыйк” дигән мәкаләсе басылган иде. Гали Акыш - татар халкының мөхтәрәм улы, Гаяз Исхакый эшен дәвам итүче, татарны дөнья халыкларына таныту, аның азатлыгы, бердәмлеге өчен гомерен багышлаган бөек шәхесебез. Ул анда бөтен дөньяга сибелгән татар халкының багыну нуры булган, милләт буларак саклануга көч бирүче, берләштерүче Тукаебызны тирәнтен аңламавыбызга ризасызлыгын белдерә.
Инде вафатына 100 елга якын ел узса да, Тукаебызны бөтен тирәнлеге белән аңладык микән, минемчә юктыр. Әле һаманда аның исеме тирәсендә наданнарның чыр-чулары ишетелә, аны үзләренең аң-фикер түбәнлегеннән торып бәяләргә тырышучылар аз түгел. Хәтта олы зыялыларыбыз арасында да, кайбер шагыйрь-язучыларны Тукайга тиңләргә, бөек шәхесебез булган Гаяз Исхакыйны аннан да югарырак куярга теләүчеләр бар. Тукаебызның, татарның яшәү мәгънәсенә иңәнен, йөрәгенең күзәнәгенә әверелүен онытмыйк. Юкка мени без татарлар җыелсак, күз яшьләре белән, башларны горур күтәреп, татарның милли гимнына әверелгән “Туган телне” җырлыйбыз – “без бар, без исәнгә” инанабыз.
Тик Тукаебызны бөек дип атау гына дөрес булмас, аны халкыбыз бервакытта да бөек Тукай дип атамаган, ә туры Тукай дип атаган. Ул минемчә безнең халкыбызның рухы, изге җаны, дөнъяви пәйгамбәре, аның иҗаты милләтебезнең дөнъяви коръәне, дөнъяви кыйбласы дип әйтер идем. Бала чакларында сигез кешегә әни дип эндәшкән Тукаебызның михнәтле моңлы тормышы Гайсә пәйгамбәрнекенә тиң, Аллаһы тәгалә тарафыннан кешеләргә яктылык, нур, яшәү көче һәм мәгънәсен алып килергә җибәрелгән илаһи зат – миссия дәрәҗесендә! Ул чиксез, халкыбыз исән булса, мең еллар буе аның гомеренә, иҗатына багынырлар, аңларга омтылырлар, һәр буын үзенең Тукаен ачар, алдагы кыйбласын табар. Халкыбыз йөз ел буе аның шигырьләрен, әйтем сүзләрен сөйләгән. Хәтеремдә, 3 класс белемле авыл татары әтием, еш кына бик урынлы, үтемле итеп туры Тукай әйтмешли дип аның сүзләре, шигырь юллары белән әйтә иде, кызганыч, алар хәтердә сакланмаган. Тукайны замандашлары да аңлап бетермәгәннәр, Гаяз Исхакый да Тукайның вафатыннан соң язылган мәкаләсендә аның үлеменең сәбәбен, җылы семья тормышы булмаудан гына күрә сыман. Әле бүген дә аны өйләндерә алмыйча аптырыйлар, мәхәббәт тарихларын эзлиләр. Әлбәттә, мәхәббәт, моң сагышларын кичермәгән кеше шундый шигырьләр яза алмас иде, шул сөю сагышлары аңа яшәргә, көрәшергә, иҗатына илаһи көч биргәндер.
Ләкин без аның сәламәтлеген истән чыгарабыз. Муса Бигиев чакыруы белән 1912 ел башында Санкт-Петербургка баргач, аны күренекле профессорга күрсәтәләр, ул аның бер як үпкәсенең бөтенләй, икенчесенең яртылаш туберкулездан таралганын таба. Ә туберкулез авыруы кешенең тирән хәлсезлегенә китерә (еш кына авырулар чәйнәп ашарлык та хәлем юк диләр). Күп очракта авыру әкренләп баса, димәк аңарчы 2-3 ел давамында бу авыру аны газаплаган. Юкка гына 1908-1909 еллардагы фотоларында гына ул таза-матур күренә, үләсе елында ул яшүсмер кебек кенә кала. Андый сәламәтлеге белән өйләнешу, семья кору кайгысымы. Таза-сау булса да аның җылы мич башында утыруын, гаилә мәшәкатьләренә чумуын күз алдына китереп буламы соң – аның табигате, яшәү мәгънәсе икенче булган бит. Тукайның өйләнмәгәненә аптырасы түгел, шундый көчле авыру да аның рухын сындыра алмавына, ахыргы мизгеленә кадәр гомерен туган халкына багышлавына сокланырга кирәк.
“Болгар” номерлары яныннан узганда, һәрвакыт Тукай турында ишеткән бер вакыйга искә төшә, элек елмайдырып, хәзер ул бина юк ителгәч, офтандырып: - Болгарның балконында Тукай уйланып басып торганда, урамнан узып баручы шаян яшь мәдрәсә кызлары түбәтәйле матур егетне үртәләп, шәкерт-мәкерт, шәкерт-мәкерт дип шаярып көлүләренә, эх сез, кызлар, мин бик югарыда шул дип көлә торган була ди. Ишеткәч тә җиңелерәк кабул ителсә дә, еллар узгач Тукайның сүзләренең тирән мәгънәсе дә аңлашыла башлады кебек.
Минемчә, Туфан ага Миңнуллинның “Без китәбез сез каласыз” әсәре буенча куелган, Тукайны Фәрит Бикчәнтәев уйнаган телевизион фильмда, аның җаны, фигыле, уй-кичерешләре, үз халкының язмышы өчен янып-көеп, офтанып, халкы өчен җанын да кызганмаганы искиткеч тирәнтен аңлап күрсәтелгән иде.
Инде Тукаебызның мирасын саклауга, тиешле югарылыкта күрсәтүгә килгәндә, эшлисе эшләребез әле бихисап. Аның иҗаты дөньякүләм югарылыкта булса да, башка халыкларга яхшы тәрҗемәләр аша җиткерелмәгән. Уңышлы гына саналган А.Ахматова, Липкин, Бохараев һәм башкаларның рус теленә тәрҗемәләрендә Тукай иҗаты теленең моңы, бөтенлеге, тирән фәлсәфи мәгънәсе югала. Минем уйлавымча Тукайны бер генә кеше тәрҗемә итү мөмкин дә түгелдер, чөнки моңарчы булганнарының бер вариантында кайбер юл-фикерләре уңышлы булса, кайбер вариантта икенчеләре, ләкин тулаем алганда берсе дә Тукай югарылыгында түгел. Тукай мирасын өйрәнүче фәнни-тикшеренү институты булдыру да инде безнең кичә үк үтәлергә тиешле булган бурычыбыздыр. Шул институт карамаганда тәрҗемәчеләрне оештырсак, минемчә күпкә уңышлырак тәрҗемәләр туар иде. Бәлкем һәр шигырь тәрҗемәсенә конкурслар игълан итеп, госзаказ аша түләү системасын булдыру кирәктер. Кемдер көләр, госзаказлы иҗат булмый дип, ләкин болай кемнеңдер теләге уянганны көтеп яту да дөрес булмас иде.
Тукай исемендәге дәүләт премиясе турында да фикеремне әйтми калдыра алмыйм. Моңарчы лаек дип табылган кайбер лауреатлар белән бик үк килешәсе килми, ярар кайберләренә аванс дип карыйк. Минемчә, Тукай премиясен бирүдә тик ике шарт торырга тиеш: Беренчесе - милләт буларак саклануына ышанычын югалтып барган, йоклаган халкыбызны уяткан, үләргә җыенган милләтебезгә яшәү өмете биргән, аңа юлын күрсәткән, коллык психологиясеннән арындыруга, тезләнгән халкыбызны горурлыкта турайтуга гомерен, иҗатын багышлап, иҗтимагый эшчәнлегендә халкыбыз алдында танылган булуы. Икенче шарт - иҗаты белән дөнья халыклары арасында татар милләтен таныту, аның данын күтәрүдәге өлеше. Идарәче даирәләргә якынлыгы, уңайлыгы белән, милләтебезгә тиң югары сәнгатъне, мәдәниятебезне үз калыбына чаклы тарайтканнарга, ул олы бүләкне бирүгә Тукаебыз да риза - бәхил булмас, аны түбәнсетү булыр иде. 2009 нчы елда Тукай бүләгенә лаек булганнар арасында рәссам Камиль Муллашев та бар, конкурс барышындагы бер язмадан күренгәнчә, ул чыннан да лаеклы лауреат, татар халкының дәрәҗәсен дөньяда таныта алган, искиткеч күп кырлы талант иясе. Ләкин Муллашевның Татарстанда яшәп иҗат итмәгәнен искә алып, инде Тукай бүләге бирелгәч булса да, аны татар халкына таныштыру, кайтару кирәк иде. Кайда ТНВдан аның тормышы, иҗаты турындагы фильмнар, аның белән интервьюлар, кайда газета-журналларда аның турында төпле язмалар, нигә затлы татарыбыз турында без бик сүзгә кысмыр. Бу олы бүләк, сәдака бирү кебек яшерен генә булырга тиешмени соң. Быелгы Тукай бүләгенә кандидатлар арасында Ильдар Ханов та бар иде. Минем уйлавынча ул бик лаеклы татарыбыз, аның Чаллы шәһәрендәге сугыш афәтен тетрәндергеч итеп чагылдырган Ана уллары сыны, Көрәшчеләр һәм башка сыннарына уйландыргыч, югары фәлсәфилек салынган, юкка гына аларны олы фикер иясе булган Рәис Киямович Беляев хупламаган, төзетмәгән.
Илдар Хановның иң күркәм иҗаты булып “Барлык диннәр йорты” тора. Ул аны дистә еллар буе үз акчасына, үз көче белән төзи. Безгә бүген аның фәлсәфи асылын аңларга бәлкем авырдыр да. Минемчә, Аллаһы Тәгалә тарафыннан иңдерелгән соңгы Ислам дине тәгълиматенә, бер Аллага табынучы бүтән диннәр белән берләшү бурычы да салынган. Ислам дине барлык пәйгамбәрләрне, аларга иңдерелгән дини тәгълиматләрне таный. Инде ул дини тәгълиматләрнең нинди юлдан китүләре икенче мәсъәлә, тик аларның асылында шул ук ислам дине изгелеге ята. Ильдар Ханов үзенең гомерен багышлаган бу хезмәтендә, кешелек дөньясы омтылырга тиешле киләчәкне - кайсы динне тотуларына карамастан, бер Аллаһы Тәгалә йортына кереп, аңа табыну мөмкинлеген күрсәтә. Бу гамәл бөек шәхесебез Чынгыз Айтматовның “Тавро Кассандра” фәлсәфи-уйланулар китабында күтәрелгән, дөньяның башка бөек акыл ияләренең хыялы бит. Тукаебыз истәлегенә моннан да күркәм эш бар микән.
Минемчә, киләчәктә ул Казаныбызның иң күренекле горурлыгы, кунакларга күрсәтү, үзебезне таныту урыны булачак. Әлбәттә кызганыч, төзелешенә бер тиен ярдәм итмичә (меңъеллык алдыннан наркология буенча төзелеш программасыннан да төшерелеп калдырылды), Тукай бүләгенә кандидатларны караганда да узып кителде. Чөнки Илдар Хановның ишектән кусаң, тәрәзәдән керерлек әрсезлеге юк шул, ул иҗат итә. Тукаебыз йорты булган “Болгар” номерлары турында да фикеремне әйтәсем килә. Без барыбызда бу гөнаһлы эштә катнаштык, Аяз абыйның “балтасын безнең кулларга” тоттырган иделәр бит, бер юньле концепция тәкъдим итмичә ишелеп төшкәнен көттек, гәдәттәгечә җимерелгәч еладык.
МИН ЕЛАУДАН ТУКТАРГА ЧАКЫРАМ. Җаваплы һәм мөмкинлекләре булган олыларыбызның аңлавына да ышанам, милләтебез хәтерендә нинди эшләр белән саклануга битараф булмаслар. Туры Тукаебыз безне берләштерергә, көч бирергә тиеш. Минемчә, яңадан торгызылган бу бинаның бер өлешендә бөек татарларның уникаль “ТУКАЙ МЕМОРИАЛЬ ҮЗӘГЕН” булдырырга тиешбез. Ул музейлар тугел, ә 50-60 бөек шәхесләребез – танылган тарихчылар, галимнәр, язучылар, шагыйръләр, ислам дин галимнәре, халкыбызны дөньяга таныткан югары милли сәнгатъ осталары, иҗтимагый, дәүләт, хәрби, сәнәгать эшлеклеләрен, аларның тормышын, иҗатын, хезмәтләрен күрсәтә алырдай урын күздә тотыла. Бина исән чагында, без милләтебезнең бөек хәзинәсе - Тукаебыз истәлеген, ул яшәгән 40нчы бүлмәне сакларга хыялландык. Бүген аны сүтү гөнаһын, таралып яткан бөек татар затларыбызның истәлеген саклау, тормышларын, иҗатларын күрсәтү, өйрәнеп горурлану, аларны таныту, халыкка җиткерү урынын булдырып кына ярлыкагыл итә алырбыз.
Бина торгызылгач, бу пантеонны оештыруга бөтен дөньяга таралган халкыбыз алынырга, үзеннән өлеш кертергә тиеш. Тукаебызның рухы бер гасырдан соң тагын халкыбызга уянырга, берләшергә мөмкинлек бирә дип уйлыйм. Үкенечле үлем белән зират тулган, офтанып кына калмасак иде!