Татар мәгарифе порталы
4 Апрель, 2011 - 18:03
Ресурс авторы:
Казан шәһәре Идел буе районы 163 нче номерлы балалар бакчасының I категорияле тәрбиячесе Сибгатуллина Кәүсәрия Инсаф кызы
Мөстәкыйльлек – ул кемнең дә булса ярдәменнән башка үзең генә эш итә белү һәм уйлаган эшләреңне тормышка ашыру, һәр эштә үз инициативаңны күрсәтү дигән сүз. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга, яшь үзенчәлекләренә карап, үзләре җавап бирә алырлык дәрәҗәдә мөстәкыйльлек бирүне хупларга кирәк. Нәкъ менә мәктәпкәчә яшьтәге балаларда җаваплылык тәрбияләү шәхес формалаштыру процессында иң әһәмиятле урынны алып тора.
Җаваплылык – һәр эштә җаваплылык хисе булдыру, үз сүзеңдә тора белү, кушылган эшне үтәргә тырышу, төрле юк-барга алданмау дигән сүз. Җаваплылык балага иң элек үз коллективында, ә киләчәктә социумда танылырга һәм уңыш казанырга ярдәм итә. Бу турыдагы чыганакларны анализлау шуны күрсәтте: җаваплылык тәрбияләү проблемасы белән бик күпләр – К. А. Альбуханова-Славская, К. Роджерс, Л. Колберг, Ж. Пиаже, А. C. Макаренко, В. А. Сухомлинский, Л. С.Славина күптәннән шөгыльләнәләр.
Е. Н. Данькова (2008) тикшеренүләрендә җаваплылык сүзенә түбәндәге билгеләмә бирелгән: “... әхлак кагыйдәләре һәм үз эшчәнлегең өчен башкалар алдында җавап тоту позициясеннән торып, үз тәртибеңнең рефлексиягә әзер булу халәтен чагылдыручы шәхси сыйфат ”. Әмма әхлакый һәм социаль сыйфатлар һәр чакта да бер үк нәрсәне аңлатмыйлар, ягъни җаваплы кеше тәрбияле булырга да, булмаска да мөмкин. Җаваплылык, иң беренче чиратта, шәхеснең социаль сыйфаты. Һәм аны тәрбияләү өчен мораль мотивларны үстерү әһәмиятле, димәк, җаваплылык кешенең ихтыярын чагылдыручы сыйфат булып та санала.
Барыбызга да билгеле, мәктәпкәчә яшьтә физик сыйфатлар тәрбияләү өчен нигез салына башлый. Балалар бик теләп физкультура белән шөгыльләнәләр, мораль һәм ихтыяр көчне тәрбияләүдә әһәмиятле урын алып торучы хәрәкәтле уеннарны уйнарга яраталар. Халкыбызның мондый уеннары педагогиканың традицион тәрбия чараларыннан саналалар. Аларда кешеләр тормышы, көнкүреше, милли карашлар, намус, кыюлык, түземлелек, җиңүгә омтылыш, җитез булырга теләү кебек сыйфатлар чагыла. Халык уеннарына хас хәрәкәт шатлыгы балаларның рухын баету белән кушылып китә. Бу аларның үз яшьтәшләре белән аралашуында күзәтелә.
Дөрес оештырылган һәм системалы үткәрелә торган хәрәкәтле уеннар характерны, ихтыярны, патриотизм һәм интернационализм хисләрен формалаштыруга ярдәм итә. Хәрәкәтле халык уеннары кыйммәтле социаль сыйфатларны, шул исәптән, мөстәкыйльлек, җаваплылык формалаштыруга булыша. Әлбәттә, бу сыйфатларны үстерү хәрәкәт мәсьәләләрен чишүгә генә кайтып калмый. Барыбызга да билгеле: балаларның үз коллективларын дөрес оештырулары – уен күнекмәләрен үстерү аша бер-берсе белән яхшы мөнәсәбәтләр булдыру нәтиҗәсе.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Балаларда мөстәкыйльлек һәм җаваплылык тәрбияләү | 10.85 KB |