Белем.ру татар мәгарифе порталы: татарча конкурслар, ресурслар, яңалыклар, блоглар, фикерләр
Татар мәгарифе порталы
belem.ru
проект
"Белем.ру" оешмасы
Безнең проектлар
"Белем.ру" порталы
Порталда реклама
Түләүләр башкару
Сорау-җавап (FAQ)
яңалыклар
Татарстан
Россия
Дөньякүләм
Булмас димә!
Игъланнар
ресурслар
Ресурслар каталогы
Әдипләрнең сайтлары
Видео
Аудио
Заказлар/ресурслар кабул итү
чаралар
#ФӘНДЕМИЯ
"Белем җәүһәрләре"
"Әдәби җәүһәрләр"
"Яшь татнетчылар"
"Айның иң яхшы ресурсы"
белем+
Татар теле һәм әдәбияты
Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
Алгебра
укытучы+
Репетиторлар
Блоглар
Сез монда
Баш бит
»
Барлык яңалыклар
» "Мин татарча сөйләшәм!" бәйге-акциясе турында хат (2011)
Раил Гатауллин
28 фев 2011 - 18:49
"Мин татарча сөйләшәм!" бәйге-акциясе турында хат (2011)
Игълан
Мин татарча сөйләшәм
Фикерләр
Кунак
14 Апрель, 2011 - 22:24
Permalink
Зәй муниципаль районы 2 нче гомуми урта белем мәктәбе
Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы
“Зәй шәһәренең 2 нче гомуми урта белем мәктәбе”
2010-2011 нче уку елында “Мин татарча сөйләшәм!” бәйгесе кысаларында үткәрелгән чараларга хисап.
“Мин татарча сөйләшәм!” бәйге – акциясенә багышлап Зәй 2нче гомуми урта белем бирү мәктәбендә төрле чаралар , бәйгеләр үтте.Татар теле һәм әдәбияты укытучылары укучыларны татар теленә , аның мәдәниятенә һәм сәнгатенә мәхәббәт, хөрмәт хисләре тәрбияләүдә зур эш алып баралар.
“Тел дигән дәрья бар, дәрья төбендә мәрҗән бар” дип , халкыбыз телнең дәрьялардай иксез-чиксезлеген һәм тирәнлеген , тел байлыгының мәрҗаннардай серле могҗизалы булуын әйтергә теләгәндер.Һәр кеше үзенең туган телен белергә тиеш , ә бу исә – телнең бөтен матурлыгын тоеп , аның кагыйдәләрен белеп эш итү, ягъни сүз байлыгына ия булу дигән сүз.Сүзгә бай булу башка фәннәрне үзләштерергә дә ярдәм итә , тел белгән кеше фикерен ачык һәм аңлаешлы итеп җиткерә ала , аның сөйләме дә төгәл һәм тәэсирле була.Димәк, тел – ул кешенең , шәхеснең беренче күрсәткече , хәтта акыл мөмкинлекләренең күрсәткече.Тел – белемнең ачкычы , акылның баскычы диләр бит.Туган телгә булган ихтирамыбыз иң беренче гаиләбездән , балалар бакчабыздан, аннан соң мәктәбебездән башлана да инде.Кадерле әниләребезнең иң зур бүләге: ул- туган тел!Ә шушы асыл хәзинәбезне хөрмәтле укытучылырыбыз буыннан – буынга тапшырып ,җиткереп бирүче остазларыбыз.
“Мин татарча сөйләшәм!”бәйге – акциясе башланган көннәрдә мәктәбебездә үзенә бертөрле җанлылык ,дәрт-дәрман хөкем сөрде.Укучыларыбыз тырышып,зур хыяллар , теләкләр белән мәш килеп бу бәйгегә әзерләнәләр – репетицияләр бара.Алар моны түземсезлек белән көтеп алдылар.Белем алу , аңны үстерү, дөньяны танып-белү һәм аралашу туган тел аша тормышка ашырылуы укучыларыбызга яхшы таныш.
Бу күркәм бәйге-акция 2 -4 нче сыйныфларының татар төркемнәре белән
(укытучы Талипова А .Г.) “Кояшкай” балалар бакчасында башланып китте.Татар теле тәрбиячесе Әгъзамова Ф.Х. белән берлектә Халыкара туган тел көненә багышланган “Туган телем – тәүге баскычым”дигән бик матур музыкаль чара үтте.Бу чара туган телгә карата шигырьләр,матур җырлар, мәкальләр,биюләр белән үрелеп барды.Укучыларыбыздан (2нче А сыйныф) Хадиев Рөстәм, Газимова Алия, Замалетдинова Ләйсән;(4нчеА сыйныфы) Гайнуллина Динараларның тирән , мәгънәле итеп шигырь сөйләүләрен нәниләр зур кызыксыну белән тыңлап утырдылар.Ә биюче кызларыбыздан (3нче В) Кузнецова Наташа, Кузнецова Аделина, Мульдиярова Ксюшаның биюләре һәм җырлары һәркемнең күңеленә хуш килгәндер.Чара нәниләрнең дә чыгышлары белән үрелеп барды.Соңыннан тел турында кызыклы әңгәмә белән бәйрәмгә йомгак ясалды.
10 нчы А,Б сыйныфлары арасында “Серле йомгак”дигән дәрес-конфереция үтте. Ул герой-шагыйрь Муса Җәлилгә багышланды.Укучылар укытучылары Миңнуллина Р.М., белән шагыйрьнең иҗатына тагын бер кат иҗади-эзләнүләр,фәнни тикшеренүләр һәм анализ ясадылар.Мәһдиев Арыслан ,Егорова Ангелина, Акатьева Юлия, Цымбал Яна, Гильфанетдинова Гөлнараларның чыгышлары дөрес бәяләнде.Һәрбер чыгыш презентация белән үрелеп барды.Мондый конференцияләр укучыларда теләк һәм омтылыш уятты.Нәтиҗә ясалды.
Халыкара туган тел көненә багышланган чараларны дәвам итеп, шулай ук мәктәбебездә бихисап күптөрле мавыктыргыч уеннар, кичәләр, сыйныф сәгатьләре һәм чаралар уздырылды. 8нче А,Б сыйныфларында укытучылар Забурдаева Р.Р., һәм Хөсниева А.С җитәкчелегендә “Иң татлы тел – туган тел, анам сөйләп торган тел”исеме белән әдәби кичә узды. Чарада укучылар үзләренең талантларын, сәләтләрен җыр-биюләрендә, шигырь сөйләү осталыкларында күрсәттеләр.8А сыйныфы укучылары Бикмеева Ләйлә, Бутакова Эльвира, Садриева Римма, Габидуллин Рамил, Мөхетдинов Айрат, Муханов Виталий Һәм 8Б сыйныфыннан Дмитриев Павел, Мирзаев Рөстәм, Мөхәммәтҗанов Рөстәм кебекләргә тиңләр булмады.Бу кичә сыйныфташларына бик хуш килде.
Шулай ук шушы темага бәйле рәвештә Миңнуллина Р.М., һәм Рамазанова Р.Р сыйныфларында сыйныф сәгатьләре уздырылды. Ул”И туган тел”,”Үз телеңне ярат” дип аталды.Әңгәмә түгәрәк өстәл артында барды.
4 нче А,Б сыйныфларында интеллектуаль уен “Тел дигән дәрья бар” дигән дәрес узды.Талипова А.Г укучыларга төрле мавыктыргыч кроссвордлар, башваткычлар һәм тапкырлыкны,зирәклекне арттыра торган иҗади эшләр әзерләгән иде.Бигрәк тә бу бәйгедә 4 нчеА сыйныфыннан Избеков Вадим, Гайнуллина Динара, Шушарина Дина, Гобәйдуллина Дина һәм 4 нче Б сыйныфыннан Егоров Никита, Газимов Айзат, Утяганов Руслан, Андриянов Алексейлар узара көч сынашып, югары үрләрне яуладылар.Нәтиҗә бергә-бер белән тәмамланды.Укучылар үзләрендә сәләт, белем барлыкларына тагын бер кат инандылар.Шушы сыйныфларның рус төркемнәрендә Гафурова С.Г “Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел”исеме белән кызыклы дәрес уздырды .Ул аны Муса Җәлилнең туган көненә багышлап оештырды. Дәрес өч этаптан төзелгән. Һәр этапта да Җәлил белән бәйле сораулар, табышмаклар,җырларыннан һәм шигырьләреннән төзелгән тур нәтиҗәле тәмамланды.Укучылардан Коклин Антон, Чуркина Людмила, Ардина Яна,Двоеглазова Ксения кебек талантлыларга һәркемнең йөзендә елмаю күренде.Укытучыдан балаларга рәхмәт сүзләре җиткерелде.
Җәлилнең туган көне уңаеннан 2-9 сыйныфлар белән әдәби-моңлы кичә узды.Кичә “Муса абый- балаларның дусты” дип аталды.Аны Талипова А.Г оештырды.Алып баручы 9 нчы В сыйныф укучысы Фасхутдинова Лилия гаять тә оста һәм аһәңле тавышы белән күпләрне таң калдырды.Сәхнәгә бер-бер артлы биюче һәм җырчы кызлар 3нче В сыйныфыннан Кузнецова Наташа, Кузнецова Аделина, Мульдиярова Ксения, шигырь сөйләү осталыкларына ия булган 2 нче А сыйныфыннан Хадиев Рөстәм,Газимова Алия, Замалетдинова Ләйсән, 2нче Б сыйныфыннан Кириллова Карина, 4 нче А сыйныфыннан Гайнуллина Динара, Избеков Вадимнарның талантларыннан һәркем канәгать калды. Балалар Җәлил иҗатына карата хөрмәт казанды.
Ә менә 9нчы А, 9нчы Б, 9нчы В сыйныфларының татар төркемнәрендә “Ана теле кирәк кешегә” исемле викторина да җанлылык белән үтте. Укытучылары Абдуллина А.С., Гомәрова Ә.Г әзерләгән дәреснең максаты:укучыларда ана теленә булган ихтыяҗ һәм хөрмәтнең ни дәрәҗәдә зиннәтле булуы иде. Фасхутдинова Лилия,Мазитова Альбина,Хөснетдинов Илфат, Галләмов Илназ, Гафиятуллин Артур, Исрафилов Шамил һәм Ибраһимов Ринат бу сынауларны бик тә уңышлы үтәделәр.Үзара фикер алышып,теләкләрен уртаклаштылар.Укытучылары Һәм укучылар әдәби викторинадан канәгать калдылар.
Соңгы араларда шәһәребез күләмендә укучылар өчен дәрестән тыш үткәрелә торган чараларга күбрәк өстенлек бирелә башлады.Бу максаттан мәктәпләребездә “Ял көне” клубы актив рәвештә эшли башлады. Мондый чара яңа проектта үз урынын алды.Әлбәттә, укучылар бу эштә дә үзләренең талантларын, сәләтләрен күрсәтәләр, фикерләре белән уртаклашалар. Шушы нисбәттән татар теле һәм әдәбияты укытучыларының да укучылар белән актив катнашкан иҗади хезмәтләре бар.Төрле кичәләр, бәйгеләр,милли бәйрәмнәр үткәрелә.Үз алдыбызга милли җанлы, үз төбәгенең һәм иленең үткәнен, киләчәген күзаллаучы,гореф-гадәтләрен һәм йолаларын белүче, татар булуы белән горурланучы шәхесләр итеп тәрбияләү максатын куябыз. Халкыбызның онытылып барган бәйрәмнәреннән”Сөмбелә”,”Нәүрүз”,”Май чабу” кебек йолаларыбызны яңадан яшь буынга җиткерү нияте белән оештырдык. Укытучылардан Абдуллина А.С., Талипова А.Г., Гафурова С.Г,Гомәрова А.Г бу бәйрәмнәрне укучылар һәм аларның әти-әниләре белән бик уңышлы уздырдылар.Чара ныклап уйланылган һәм киң масштаб нигезендә төзелгән иде. 2 нче -9нчы сыйныф укучыларының актив катнашуы һәркемнең күңеленә хуш килде.Бу максаттан чыгып ,”Ял көне ” клубында “Энергия”мәдәниятендә Тукай шигырләрен уку конкурсы да гаҗәеп бер калыпта матур булып үтеп китте. Монда Габдулла Тукайның “Кызыклы шәкерт” 1нче А һәм 2нче Асыйныфларыннан Абдулаев Тимур , Хадиев Рөстәм; ”Гали белән кәҗә” 1 нче Б сыйныфының рус төркеменнән Берданова Виктория; “Эш беткәч , уйнарга ярый” театральләштерелгән күренеш: 1 нче Б Зиннуров Айрат , 5 нче Б Большакова Настя , Фасхутдинова Лилия - бу укучылар сәнгатьле һәм аһәңле матур тавышлары белән чын артистларны чагылдырдылар.Өйрәтүче остазлары -Забурдаева Р.Р., Хөсниева А.С., Талипова А.Г., Абдуллина А. С. зур көч куеп, башкарып чыктылар.
И туган тел, и матур тел,
Әткәм, әнкәмнең теле !
Дөньяда күп нәрсә белдем ,
Син туган тел аркылы,- дип әйтүгә Бөек шагыйребез ,хөрмәткә ия Тукаебыз күз алдыннан үтә. Ул музыкант та булмаган, көйләр дә язмаган. Ә шулай да аның шигырьләреннән музыкаль аһәң , моң бөркелә. Онытылмас шәхес турында күбрәк укыган, күбрәк белгән саен , ул,ничектер, күңелгә һаман да якыная, аның иҗаты яңа яктан ачыла бара. Г. Тукай белән, нәни Апуш белән без балалар бакчаларыннан ук таныш:шигырьләрен ятладык, әкиятләрен тыңладык.
Бу көннәрдә нәкъ менә Тукайның 125 ел тулу уңаеннан аның юбилей концертлары гөрләп бара. Мәктәп һәм балалар бакчаларыннан башлап, башка бик күп оешмаларда да әдәби-музыкаль чаралар үткәрелә.Шушы нисбәттән чыгып,укытучылар белән укучылар төрле бәйгеләр,чаралар уздыралар.Мәктәбебез бу эштә тулы куәтенә көч куя.Сыйныф җитәкчеләре Рамазанова Р.Р., Миңнуллина Р.М., “Телсез идек, Тукай безне телле итте” дигән темага җанлы әңгәмәләр үткәрделәр. 5-11 нче сыйныфлар арасында “Без-Тукай варислары” исеме белән иншалар конкурсы бара.Җитәкчесе Абдуллина А.С. Шулай ук “Рәсем сәнгатендә Тукай әсәрләре”, “Тукай әкиятләренә сәяхәт” дигән темаларга укучылар стена гәҗитләре һәм рәсемнәр төшерделәр. Бу эшләнгән иҗади эшләр белән Тукай күргәзмәсе ясалды. Бу эш укытучылар: Гафурова С.Г.,Талипова А.Г.,Хөсниева А.С тарафыннан оештырылды.
Тукай көннәре дәвам итә.Укучыларыбыз төрле предприятие-оешмаларга барып ,талантларын күрсәтәләр. Берданова Виктория(1Б), Рафаэлова Диана(5Б) (укытучысы Хөсниева А.С.) зур теләк белән катнашалар.
“Мин татарча сөйләшәм !” бәйге-акциясенә әзерләнгәндә,укучылар урамда, базарда,балалар бакчаларында төрле һөнәр ияләре белән очраштылар һәм аларга сораулар биреп, татар телен ни дәрәҗәдә белүләрен, татар теленең кирәклеген ачыкладылар, анкеталар тутырдылар.
Мәкаләне йомгаклап, нокта куйганда, телебезгә булган тирән ихтирам хисен, ярату,әткәй- әнкәй биргән телебезнең тирән мәгънәгә ия булуын шигырь юлларына салып тәмамлыйсы килә.
Туган телем. (Э.Мөэминова.)
Дөньяда иң-иң матур ил
Ул – минем туган илем.
Дөньяда иң-иң матур тел
Ул- минем туган телем.
“Балам!” – диеп, туган телдә
Эндәшә миңа әткәм.
“Әнием!”- дип, әнкәемә
Мин туган телдә әйтәм.