Татар мәгарифе порталы
3 Ноябрь, 2010 - 14:08
Ресурс авторы:
Яшел Үзән шәһәре аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 16 нчы гомуми урта белем бирү мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гайсина Суфия Искәндәр кызы
Бүгенге җәмгыятьтә иҗади үсештәге шәхеснең мәдәни күрсәткече булып тәнкыйди фикерләү, тормыш ситуацияләрен дөрес аңлау тора. Бу, беренче чиратта, белем бирү процессына бәйле. Һәрбер халыкның тормыш тарихы, әхлак кагыйдәләре аның әдәбиятында чагылыш таба. Төрле юнәлештәге, төрле җәмгыяви-сәяси тәҗрибәле язучылар, революциядән соң Россиядә калучы әдипләр, шунда туып, шунда үсүчеләр һәм, әлбәттә, төрле сәбәпләр аркасында чит илләргә китәргә мәҗбүр булучылар - бүгенге көн укучысына билгеле булган әдәбият дәрьясы шундый. Теләсә кайсы милләтнең язмышы аңа башка халыкларның нинди мөнәсәбәттә булуларына бәйле. Шул сәбәпле мин укучыларда толерантлык хисләрен татар һәм рус әдәбиятларын интеграцияләштерү аша, дөресрәге, билгеле бер язучының тормыш юлларын һәм әсәрләрендәге уртак проблемаларны чагыштырып укыту аша ирешәм. Ә бит әдәбият - адәм баласына иң элек кеше булып калу өчен юл күрсәтүче. Аарның рухи байлыкларын бары тик әдәбиятларны интеграцияләштерү аша гына тулырак ачарга мөмкин. Татар әдәбияты буенча базис планга нигезләнеп, мин иҗатлары рус әдәбиятында да 10,11 сыйныфларда үзләштерелә торган әдипләр иҗаты буенча якынча интеграцияләштерелгән электив курс программасы төзедем. Әлеге иҗатларда дәрес темалары һәм әсәрләрдәге проблематикалар буенча да шактый уртаклыклар таптым. Курсның төп эчтәлеген татар һәм рус язучыларның иҗатларында уртак чагылыш тапкан әсәрләрне бер яссылыкта анализлау тәшкил итә. Укучыларның тарихи процессларга дөрес бәя бирү, үзләренең дөрес тормышчан позицияләрен билгеләүләре; сөйләм эшчәнлеген үстерү һәм интеллектуаль үсешләрен тәэмин итү бурычы куелды. Бөтен әдәби, тарихи процессларны үзләштерү барышында укучылар әсәрләрне параллель үзләштерүнең ике яклы отышлы икәнлегенә инандылар. Болай шөгыльләнү үзем алып бара торган курсның чикләрен киңәйтергә тагын да мөмкинлек бирә. Язучыларның үз шәхси язмышларында, әсәрләрендәге геройлар язмышларындә, характерларында, әсәрләр сюжетларында күпме охшаш уртак таяну нокталары табарга мөмкин икән! Әлеге курс укучыларга әсәр телен аңлауда, геройларның язмышлары белән кызыксынуда тагын да ярдәмче булыр, дип ышанам. Бу программаның актуальлеге, беренче чиратта, туганнарча, дустанә рус халкына карата хөрмәт белән карау күнекмәләре формалаштыруда. Әдәби мирас – уртак казаныш ул! Анда кешеләрнең гомер юлы, язмышлары. Шулай итеп, укучылар кеше язмышын үз йөрәкләре аша кичерә белергә өйрәнәләр. Әсәрләрне анализлап, шәхеснең җәмгыятьтә тоткан урынын аңлы рәвештә билгеләргә өйрәнәләр.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Тәрҗемәи хәлләре төрле – язмышлар уртак (10, 11 нче сыйныфларга электив курс өчен методик әсбап) | 33.76 KB |