Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советында укучыларның Бөтенроссия халык санын алуга багышланган балалар рәсемнәре һәм мәктәп сочинениеләре бәйгеләренә йомгак ясадылар.
Тантанада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең Татарстан Республикасындагы идарәсе (Татарстанстат) җитәкчесе Валерий Кандилов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин, Татарстан парламентында даими нигездә эшләүче депутатлар Разил Вәлиев һәм Роберт Миңнуллин катнашты.
“Балалар халык санын алуны сурәтли” һәм “Мин, син, ул, без бергә - бөтен ил” конкурслары җанисәп турында мәгълүмати-аңлату эш алып бару кысаларында оештырылды. Максаты да зурдан – ул халык саны алуга җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү, балаларда һәм өлкәннәрдә җанисәпкә карата уңай мөнәсәбәт булдыру иде. Икенче турга 189 сочинение һәм 141 балалар рәсеме сайлап алынды.
Римма Ратникова, балаларны сәламләп, әлеге бәйгеләрдә катнашучыларга рәхмәт белдерде. Ул халык санын алу нәтиҗәләренең республика һәм илнең үсеше өчен мөһим булуын билгеләп үтте.
Валерий Кандилов, Бөтенроссия халык санын алу турында иң яхшы рәсем ясаучы укучыларны тәбрикләп, җанисәпнең дәүләт дәрәҗәсендәге зур вакыйга булуын ассызыклап үтте. Аның илнең демография, икътисади һәм социаль халәтен чагылдыруын әйтте. “Җанисәп нәтиҗәләре дөрес булсын өчен, һәр гражданинның халык санын алуда катнашуы һәм сорауларга дөрес җавап бирүе кирәк ”, - диде укучыларга В.Кандилов. Ул шушындый акцияләр вакытында гына кешеләрнең күпчелеге белән очрашырга мөмкин икәнлеген, әмма аларның бик аралашырга атлыгып тормавын әйтеп, төрле бәйгеләр ярдәмендә халыкны хезмәттәшлеккә җәлеп итүләрен ассызыклап үтте. “Бу конкурста катнашуыгыз сезнең актив гражданлык позициягез барлыгын күрсәтте”, - диде В.Кандилов балаларга.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин белдергәнчә, Татарстанстат белән мондый уртак проектлар алга таба да дәвам иттереләчәк һәм үстереләчәк. Билгеле булганча, хәзерге вакытта министрлык Татарстан Республикасы Дәүләт Советы белән берлектә “Парламент дәресе”н үткәрә. Д.Мостафин билгеләп үткәнчә, халык санын алу нәтиҗәләре мәгариф системасына турыдан-туры йогынты ясый. Статистика мәгълүматлары белем бирү учреждениеләрен, бигрәк тә талантлы, үзләрен төрле олимпидадаларда, бәйгеләрдә күрсәтә алган балалар өчен күпме мәктәпләр салырга икәнлеген, үсеш мөмкинлекләрен ачык күрсәтә.
Роберт Миңнуллин, иң яхшы сочинениеләр язучыларны тәбрикләп: “Конкурслар җиңел түгел. Иҗтимагый, сәяси бәйгеләр алар. Бу балалар конкурсларымы икән әле дигән сорау да туа. Сез иҗтимагый тормышта актив катннашасыз, сез битараф түгел. Сез актив кешеләр булырга әзерләнәсез, сез – республикабызның киләчәге. Киләчәктә дә шундый актив тормыш белән яшәгез”, - дип белдерде.
Татарстан парламентының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, балалар белән аралашып, халык санын алуның әһәмияте турында сөйләп узды. Аның сүзләренчә, җанисәп мәгълүматлары билгеле булгач, депутатлар халкыбызның, илебезнең, республикабызның киләчәктә ничек буласын күзалларга, киләчәккә планнары корырга тиеш. Разил Вәлиев халык санын алуның бик җитди вакыйга булуын, чөнки анда бөтен халык та катнашуын билгеләп үтте.
Тантанада “Балалар халык санын алуны сурәтли” һәм “Мин, син, ул, без бергә - бөтен ил” конкурсларында җиңү яулаган укучылар дипломнар һәм акчалата премияләр белән бүләкләнде. Бәйгеләрдә катнашып, үз эшләре белән җәлеп иткән бер төркем укучылар үз районнарында билгеләп үтеләчәк.
Валерий Кандилов, бүгенге очрашуга йомгак ясап, укучыларга, конкурста катнашкан өчен, тагын бер кат рәхмәт белдерде. “Мин укучыларның җанисәпне һәм дәүләт проблемаларын шулай җитди кабул итүен көтмәгән идем. Киләсе халык санын алу тау артында түгел. Мин сезнең алга таба да, гражданлык позициягезне күрсәтеп, иҗтимагый тормышта актив катнашуыгызны телим. Бу сезнең җитди кешеләр булуыгызны күрсәтә. Җәмгыять белән иҗади, дәртле һәм янып торган шәхесләр идарә итә”, - дип белдерде Валерий Кандилов.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru