Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Россиянең берничә төбәгендә берничә ел дәвамында "Электрон мәктәп" проекты эшләп килә. Кайбер урыннарда "Цифрлы мәктәп" дип тә йөртелә торган бу проект заманча технологияләр нигезендә белем алуны гына түгел, укучы-мөгаллим-ата-ана элемтәсен үтә күренмәле итүне дә күздә тота.
Билгеле ки, Татарстан илдә беренчеләрдән булып, бу проектны тормышка ашыра башлады. "Электрон журнал", "электрон көндәлекләр" башта Казанда, аннан республикабызның башка шәһәрләре мәктәпләрендә барлыкка килде. Түбән Камадагы 10нчы мәктәпнең бу системада ничек эшләвен 20 августта РФ мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенкога тәкъдим иттеләр. Бу шул ук көнне шәһәрдә үткән укытучыларның август киңәшмәсе кысасында башкарылды.
Андрей Фурсенко белән бергә заманча җиһазланган мәктәпне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та карады. Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов кунакларга бу система хакында сөйләде.
Аның сүзләренә караганда, бу мәктәпнең үз Интернет-сайты бар. Анда мәктәп яңалыклары, дәресләр тәртибе язылган, укытучыларның "виртуаль бүлмәсе" урнашкан. "Электрон мәктәп"тәге тыган бер үзенчәлек - укучыларның билгеләре ата-аналарының телефонына смс-хәбәр рәвешендә җибәрелә. Ә түбән сыйныфтагы балаларга биредә махсус телефон эшләнгән. Аннан җиһаз хәтеренә кертелгән 5 номерга гына (укытучыларга, ата-анага) шалтыратып була. Кесә телефонында башка функцияләр каралмаган.Түбән Каманың 10 нчы мәктәбендә кунакларга химия кабинетында интерактив тактадан ничек файдаланып булганын күрсәттеләр. Аңа махсус җайланма тоташтырып, билгеле бер матдәнең температурасы, әчелек дәрәҗәсен тикшереп була. Аның аша бу матдәнең графигын да төзүе җиңел. Моннан соң Андрей Фурсенконы озат йөргән рәсми затлар инглиз теле, биология кабинетларына да кереп чыкты.
Кунакларны 3D режимында спектакль, фильмнар, роликлар төзергә ярдәм итә торган система кызыксыну уятты. Ул уку процессында да кулланыла ала. Сөйләшү дә 40 секундтан артмаска тиеш.
Хәзер мондый электрон системаларны Татарстанның урта һөнәри, югары уку йортларында да үстермәкче булалар.
Чыганак: http://www.intertat.ru