Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Башкортстанда республика күләмендәге август мәгариф җыены булып үтте. Быел бу чара, башка еллардан аермалы буларак, татар районнарында узды.
Моңа кадәр август мәгариф конференцияләре башкорт районнарында оештырыла килде. Әлеге киңәшмәләр чын бәйрәм рухында үтә һәм бик купшы әзерләнелә иде. Быел исә август киңәшмәсе бер генә көн булды һәм анда җыр-биюләр, зурдан кубып оештырылган мәҗлесләр булмады. Моны кризис белән дә, быелгы корылык белән дә бәйләп аңлаттылар.
Бүздәк һәм Чакмагыш районнарында үткән киңәшмәдә Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов һәм башка югары җитәкчеләр катнашты. Анда президент та, мәгариф хезмәткәрләре дә үз өлкәләрендә эшчәнлекне яхшыртуга бәйле тәкъдимнәре белән уртаклашты. Аларның күбесе хәзер модада булган инновация, модернизация төшенчәләрен дә еш кулланды.
Рөстәм Хәмитов фикеренчә, Башкортстан мәгарифе дә Европадагы таләпләргә туры килә торган эш ысулларына күчәргә тиеш. Әлбәттә, Россия мәгарифенең элекке алдынгы тәҗрибәсе дә югалырга тиеш түгел, ди Рөстәм әфәнде.
Август киңәшмәсе алдыннан Башкортстанда барлык милләтләр балаларына да башкорт телен көчләп укытуга бәйле мөрәҗәгатьләр дә бермә-бер артты. Башкорт теле көчләп тагылырга тиеш түгел, дигән таләпләрне президент Рөстәм Хәмитовның интернет көндәлегенә дә күпләп юллыйлар.
Ә өч бала анасы Роза Вахитова башкорт телен көчләп укытуга бәйле Уфада, Башкортстан Мәгариф министрлыгы бинасы каршында пикет та оештырды. Бер сәгать буе анда “Башкорт теле ихтыярый төстә генә укытылсын!” дигән өндәмә тотып торды Роза ханым. Республикада башкорт телен көчләп укытуга аеруча руслар белән татарлар кискен каршы чыга.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru