Белем.ру татар мәгарифе порталы: татарча конкурслар, ресурслар, яңалыклар, блоглар, фикерләр

<Белем.ру - татар мәгарифе порталы

Татар мәгарифе порталы

  • rss - belem.ru
  • twitter belem.ru
  • ВКонтакте belem.ru
  • Телеграм belem.ru
belem.ru
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • яңалыклар
    • Татарстан
    • Россия
    • Дөньякүләм
    • Булмас димә!
    • Игъланнар
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Сез монда

Баш бит » Барлык яңалыклар » «100 талантлы авыл баласы» акциясенең иҗтимагый советын Татарстан Республикасының вице-премьеры Марат Әхмәтов җитәкләде
root
6 июл 2010 - 12:11

«100 талантлы авыл баласы» акциясенең иҗтимагый советын Татарстан Республикасының вице-премьеры Марат Әхмәтов җитәкләде

«100 талантлы авыл баласы» социаль акциясенең Иҗтимагый советы формалашу тәмамланды. Авыллардагы интеллектуаль талантлы балаларга һәм аларның укытучыларына ярдәм күрсәтә торган әлеге акция традицион рәвештә «АИКБ «Татфондбанк» ААҖ тарафыннан үткәрелә. Акцияне оештыруда Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән Мәгариф һәм фән министрлыклары катнашалар. Быел Иҗтимагый совет рәисе итеп Татарстан Республикасы вице-премьеры, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов билгеләнде.

Конкурс нәтиҗәләре буенча яхшылардан яхшыларны сайлау максатыннан советка республикабызның башка дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре дә керделәр: Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мазгаров, Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, шагыйрь Роберт Миңнуллин һ.б. Иҗтимагый советта акцияне оештыручылар йөзеннән «АИКБ «Татфондбанк» ААҖ идарәсе рәисе Камил Юсупов эш йөртә.

Инде алда хәбәр ителгәнчә, совет составына шулай ук «Умники и умницы» телевизион уенының авторы һәм алып баручысы, МГИМО профессоры Юрий Вяземский да керде.

Беренче тапкыр акция 2009 елда үткәрелде, ул вакытта республиканың барлык районнарыннан 350 дән артык гариза җыелган иде.

Укуда аеруча югары нәтиҗәләр күрсәткән авыл укучыларына ярдәм күрсәтү максатыннан банк 100 укучыга исемле стипендияләр булдырды. Акциядә җиңүчеләр ай саен ел дәвамында банктан үз пластик карталарына бер мең сум күләмендә стипендия алып киләчәк. Быел «100 талантлы авыл баласы» акциясендә авыл балаларыннан кала Татарстанның халкы 35 меңнән артмаган кече шәһәрләре укучылары да катнаша ала. Акциядә катнашу өчен гаризаны 30 сентябрьгә кадәр тапшырырга була. Стипендиатларны тантаналы рәвештә бүләкләү агымдагы елның 30 ноябренә кадәр уздырылачак.

Акция турында тулы мәгълүматны банкның рәсми сайтында (http://tfb.ru/100/) карап барырга мөмкин.

 
  • Уртаклашырга
  • Log in to post comments
  • Караулар саны: 2523
  • БастыруБастыру

Белем.ру IT-компаниясе

Белем академиясе - Академия Белем

Татнетны үстерү фонды белән партнерлык

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына, Рәсәйдә әдәбият елына, Нәби Дәүлинең 105 еллыгына багышланган кичә
Айның иң яхшы ресурсы (Март, 2015) ресурслар
“Мин җирдә калам” (Нәби Дәүлинең 105 еллыгына багышланг...
Вәлиева Миләүшә Мәзхәт кызы
Айның иң яхшы ресурсы

Реклама на портале Белем.ру

- Белем Академиясе;
- онлайн-кибет;
- оптимизация;
- лояльлек системасы (компанияләр өчен);
- яхшы хостинг;
- Интерактив китап ("Там, на разведанных дорожках")

Татар әдәбияты дәресләренә фонохрестоматия (5-11 сыйныфлар) - 1 нче диск
20 668 0 Аудио
Арыслан баласы һәм ташбака ничек җыр җырлаган
Арыслан баласы һәм ташбака ничек җыр җырлаган
Арыслан баласы һәм ташбака ничек җыр җырлаган
41 135 0 видео

Фикерләр

Кунак сурәте
Наконец-то нашел. Не
marintsSER 23.04.2024 - 13:20
goroshiko1980 сурәте
Мой отзыв
goroshiko1980 23.04.2024 - 13:20
0310 сурәте
Сезгә әйтер сүзем бар.
0310 01.10.2023 - 09:13
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Яңа кулланучылар

Данил Гатауллин сурәте
Данил Гатауллин
Рәйсә Сәгадиева сурәте
Рәйсә Сәгадиева
Гульсирень сурәте
Гульсирень

Хәзер online: 0 кулланучы

Copyright © ООО "Белем.ру", 2026. Татнетны үстерү фонды ярдәме белән эшли. 6+
Наименование СМИ: Белем.ру (Образовательно-просветительское сетевое издание "Белем.ру").
Запись о регистрации СМИ Эл №ФС77-83553 от 26 июля 2022 г., осуществленная Федеральной службой
по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций
Учредитель: Общество с ограниченной ответственностью "Белем.ру" (ОГРН 1071690036571)
ФИО главного редактора: Гатауллин Раил Маулетович
"Блоглар" һәм "Ресурслар" бүлекләрендәге авторларның материалларын тулысынча яисә өлешчә күчереп алганда чыганакка сылтаманы күрсәтү мәҗбүри!
Наши контакты:
Адрес редакциии: 420044, РТ, г.Казань, ул.Короленко, д.45, 73
Телефон редакции: +79600456353. Адрес электронной почты: xat@belem.ru
Политика конфиденциальности
 Сайт сыйфаты индексы   
өскә ↑