Белем.ру татар мәгарифе порталы: татарча конкурслар, ресурслар, яңалыклар, блоглар, фикерләр

<Белем.ру - татар мәгарифе порталы

Татар мәгарифе порталы

  • rss - belem.ru
  • twitter belem.ru
  • ВКонтакте belem.ru
  • Телеграм belem.ru
belem.ru
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • яңалыклар
    • Татарстан
    • Россия
    • Дөньякүләм
    • Булмас димә!
    • Игъланнар
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Сез монда

Баш бит » Барлык яңалыклар » Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов балалар һәм яшүсмерләрнең җәйге ялын оештыру мәсьәләләре буенча киңәшмә эшендә катнашты
root
10 июн 2010 - 12:59

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов балалар һәм яшүсмерләрнең җәйге ялын оештыру мәсьәләләре буенча киңәшмә эшендә катнашты

Бу җәйдә Татарстанда 259 мең бала һәм үсмер төрле ял формалары белән тәэмин ителәчәк. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов балалар һәм үсмерләрнең җәйге ялын оештыруга багышланган киңәшмәдә җиткерде. Киңәшмә РФ Президенты Дмитрий Медведев рәислегендә Мәскәү өлкәсендәге “Левково” балалар -савыктыру комплексы базасында узды. Анда шулай ук РФ вице-премьеры Александр Жуков, төбәкләр үсеше министры Виктор Басаргин, сәламәтлек саклау һәм социаль яклау министры Татьяна Голикова, мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко, төбәкләр җитәчеләре катнашкан.

“Узган селектор киңәшмәсе барышында республика тәнкыйтькә эләккән иде. Бүген балаларның җәйге ялын оештыру буенча барысының да эшләнгәнен хәбәр итәм”, -дип белдерде Татарстан башлыгы үз чыгышында. Узган җәйдә Татарстанда 245 мең бала һәм үсмер ял итеп, сәламәтлеген ныгыткан булса, быел аларның саны 259 меңгә җитә. Бу максатларга 1 млрд. 49 млн. сум финанслар бүленгән. Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, балаларның җәйге ялын оештыруга өстәмә рәвештә 30 млн. сум җәлеп ителәчәк. Узган ел бу максатларга барлыгы 1 млрд. 29 млн. сум тотылган булган.

Татарстан Президенты сүзләренә караганда, балаларның җәйге ялының сыйфаты матди-техник базага бәйле. Татарстанда быел 115 лагерь ачыла, шуларның 36 сы- ел дәвамында эшли торган. Быел республикада ике яңа балалар лагере файдалануга тапшырылган. Рөстәм Миңнеханов балалар лагерьларына эре предприятиеләрнең зур ярдәм күрсәтүенә аерым игътибар юнәлтте. Күп лагерьлар бүген “Татнефть”, “Татэнерго”, “Түбән Кама нефтехим” ААҖ спонсорлык ярдәме белән төзелә һәм яши.

Хәзерге вакытта республикада балаларның җәйге ялын шәхси-дәүләт партнерлыгы нигезендә оештыру программасы әзерләнә. “Без инвесторлар акчаларын җәлеп итү хисабына лагерьлар төзергә уйлыйбыз”, - ди Татарстан башлыгы. Иминлекне тәэмин итү мәсьәләсенә килгәндә, Татарстан балаларны ял итү урыннарына озату һәм алып кайту өчен сак, кайнар азык белән тәэмин ителгән махсус тимер юл составы әзерләгән.

Чыганак: http://president.tatar.ru/tat/

 
  • Уртаклашырга
  • Log in to post comments
  • Караулар саны: 7329
  • БастыруБастыру

Белем.ру IT-компаниясе

Белем академиясе - Академия Белем

Татнетны үстерү фонды белән партнерлык

Туган илем – Татарстан
Айның иң яхшы ресурсы (гыйнвар, 2016) ресурслар
Туган илем – Татарстан (әдәби уку: 5 нче сыйныф)
Вафин Фәрит Вәдүт улы
Айның иң яхшы ресурсы

Реклама на портале Белем.ру

- Белем Академиясе;
- онлайн-кибет;
- оптимизация;
- лояльлек системасы (компанияләр өчен);
- яхшы хостинг;
- Интерактив китап ("Там, на разведанных дорожках")

Җырлап-биеп уйныйбыз - 5 нче диск
21 372 0 Аудио
Татар галәме: тарих, тел, шәхесләр, милли горурлык
Татар галәме: тарих, тел, шәхесләр, милли горурлык
Татар галәме: тарих, тел, шәхесләр, милли горурлык
45 699 0 видео

Фикерләр

Кунак сурәте
Наконец-то нашел. Не
marintsSER 23.04.2024 - 13:20
goroshiko1980 сурәте
Мой отзыв
goroshiko1980 23.04.2024 - 13:20
0310 сурәте
Сезгә әйтер сүзем бар.
0310 01.10.2023 - 09:13
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Яңа кулланучылар

Данил Гатауллин сурәте
Данил Гатауллин
Рәйсә Сәгадиева сурәте
Рәйсә Сәгадиева
Гульсирень сурәте
Гульсирень

Хәзер online: 0 кулланучы

Copyright © ООО "Белем.ру", 2026. Татнетны үстерү фонды ярдәме белән эшли. 6+
Наименование СМИ: Белем.ру (Образовательно-просветительское сетевое издание "Белем.ру").
Запись о регистрации СМИ Эл №ФС77-83553 от 26 июля 2022 г., осуществленная Федеральной службой
по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций
Учредитель: Общество с ограниченной ответственностью "Белем.ру" (ОГРН 1071690036571)
ФИО главного редактора: Гатауллин Раил Маулетович
"Блоглар" һәм "Ресурслар" бүлекләрендәге авторларның материалларын тулысынча яисә өлешчә күчереп алганда чыганакка сылтаманы күрсәтү мәҗбүри!
Наши контакты:
Адрес редакциии: 420044, РТ, г.Казань, ул.Короленко, д.45, 73
Телефон редакции: +79600456353. Адрес электронной почты: xat@belem.ru
Политика конфиденциальности
 Сайт сыйфаты индексы   
өскә ↑