Белем.ру татар мәгарифе порталы: татарча конкурслар, ресурслар, яңалыклар, блоглар, фикерләр

<Белем.ру - татар мәгарифе порталы

Татар мәгарифе порталы

  • rss - belem.ru
  • twitter belem.ru
  • ВКонтакте belem.ru
  • Телеграм belem.ru
belem.ru
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • яңалыклар
    • Татарстан
    • Россия
    • Дөньякүләм
    • Булмас димә!
    • Игъланнар
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Сез монда

Баш бит » Барлык яңалыклар » Буа яңалыклары: “Теремок” балалар бакчасына – 25!
root
9 июн 2010 - 23:22

Буа яңалыклары: “Теремок” балалар бакчасына – 25!

Май ахырында Буа шәһәренең “Теремок” балалар бакчасында “Безгә - 25!” дип исемләнгән зур бәйрәм булып узды. Һәрбер туган көн, юбилей – шатлыклы вакыйга, нәтиҗәләр чыгару һәм киләчәккә планнар төзү вакыты.

1985 елда ачылган әлеге балалар бакчасы үсү-үзгәреш кичерүдән тыш, педагогик тәҗрибә җыю, эш сыйфатын арттыру, иҗади эзләнү, матди-техник базасын ныгыту өстендә дә актив эшли. Гаҗәеп түгел, 25 ел дәвамында балалар бакчасы үзгәреш кичерә: индивидиуальлеген булдыра, әти-әниләр һәм педагоглар җәмәгатьчелеге аркасында абруй казана. Үткән еллар дәвамында тәрбиячеләр арасында үткәрелә торган бәйгеләр, “Зеленый огонек”, “Созвездие-Йолдызлык” кебек фестиваль-бәйгеләрдә җиңүчеләр исеменә һәм призлы урыннарга лаек була, 2010 елда “Ел балалар бакчасы” шәһәр конкурсының җиңүчесе дип таныла.

Бүгенге көнне балаларны 12 квалификацияле педагог тәрбияли. Коллективның уңышы – олы буын педагогларның тәҗрибәсен дәвам иткән, заманча төшенчәләр турында онытмаган яшь буын тәрбиячеләр.

Әлеге юбилей көннәрендә олы буын тәрбиячеләр Е.С.Ефремова, Н.Т.Меннибаева, М.Ә.Миннибаева, Н.И.Танцурина, З.Ә.Шакирова исемнәре искә алынды.

Юбилярларны котларга ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы вәкиле Н.Р.Төхвәтуллин, Буа муниципаль районының мәгариф бүлеге башлыгы И.И.Абзалов, Буа муниципаль районы Мәгълүмати-методик үзәгенең баш белгече М.В.Глинкина, Буа шәһәренең М.Вахитов исемендәге гимназия директоры Ф.Ф.Хисаметдинова, төрле буын чыгарылыш төркем балалары, тәрбиячеләр, әти-әниләр килгән иде.

Бүгенге көнне әлеге балалар бакчасын җитәкләгән Р.Г.Ситдыкова котлау сүзендә күрсәтелеп торган ярдәм өчен Буа муниципаль районы җиткәчелеге, мәгариф бүлеге, матди яктан ярдәм иткән җирле оешмалар - “Спиртзавод” “Буинскагропромснаб”, “Сельхозхимия, “Единая Россия”нең райондагы бүлегенә, “МСО” җиткәчелегенә, әти-әниләргә уртак хезмәт, тәрбиячеләргә эшләрен яратып башкарган өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Ә 25-нче чыгарылыш төркем балалары кунакларга матур концерт әзерләгән иде. “Теремок” коллективының өзлексез, нәтиҗәле эшчәнлеге күз алдында: бинага өлешчә капиталь ремонт ясалган, су үткәрү системасы, канализация, ут белән тәэмин итү яңартылган, бакча территориясендә асфальт салынган, музыкаль зал төзекләндерелгән, аш әзерләү бүлмәсе яңа электр плита, суыткыч кебек кирәк җиһазлар белән тәэмин ителгән, кайберләре ядартылган, мед.сестра кабинетында заман таләп иткән җиһазлар булдырылды.

Юбилейга килә алмаган, ләкин котлау хатын җибәргән “Салават күпере” журналы бәйрәмгә үз сөенечен өстәде.

Әти-әниләр балаларын рәхәтләнеп һәм яратып йөртәләр. Юбилей бәйрәме вакытында алар моны моны тагын бер кат искәрттеләр. Кайчандыр үзләре биредә үскән, хәзер инде балаларын йөрткән әти-әниләр балаларын “Теремок”та курыкмыйча калдыралар...

Яңалыкны Алсу Ситдыкова әзерләде.

 
  • Уртаклашырга
  • Log in to post comments
  • Караулар саны: 7176
  • БастыруБастыру

Белем.ру IT-компаниясе

Белем академиясе - Академия Белем

Татнетны үстерү фонды белән партнерлык

Муса Җәлилгә багышланган әдәби викторина
Айның иң яхшы ресурсы (гыйнвар, 2017) ресурслар
Муса Җәлилгә багышланган әдәби викторина
Төхбәтуллина Лилия Фәрит кызы
Айның иң яхшы ресурсы

Реклама на портале Белем.ру

- Белем Академиясе;
- онлайн-кибет;
- оптимизация;
- лояльлек системасы (компанияләр өчен);
- яхшы хостинг;
- Интерактив китап ("Там, на разведанных дорожках")

Татар әдәбияты дәресләренә фонохрестоматия (5-11 сыйныфлар) - 2 нче диск
19 994 0 Аудио
Арыслан баласы һәм ташбака ничек җыр җырлаган
Арыслан баласы һәм ташбака ничек җыр җырлаган
Арыслан баласы һәм ташбака ничек җыр җырлаган
41 134 0 видео

Фикерләр

Кунак сурәте
Наконец-то нашел. Не
marintsSER 23.04.2024 - 13:20
goroshiko1980 сурәте
Мой отзыв
goroshiko1980 23.04.2024 - 13:20
0310 сурәте
Сезгә әйтер сүзем бар.
0310 01.10.2023 - 09:13
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Яңа кулланучылар

Данил Гатауллин сурәте
Данил Гатауллин
Рәйсә Сәгадиева сурәте
Рәйсә Сәгадиева
Гульсирень сурәте
Гульсирень

Хәзер online: 0 кулланучы

Copyright © ООО "Белем.ру", 2026. Татнетны үстерү фонды ярдәме белән эшли. 6+
Наименование СМИ: Белем.ру (Образовательно-просветительское сетевое издание "Белем.ру").
Запись о регистрации СМИ Эл №ФС77-83553 от 26 июля 2022 г., осуществленная Федеральной службой
по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций
Учредитель: Общество с ограниченной ответственностью "Белем.ру" (ОГРН 1071690036571)
ФИО главного редактора: Гатауллин Раил Маулетович
"Блоглар" һәм "Ресурслар" бүлекләрендәге авторларның материалларын тулысынча яисә өлешчә күчереп алганда чыганакка сылтаманы күрсәтү мәҗбүри!
Наши контакты:
Адрес редакциии: 420044, РТ, г.Казань, ул.Короленко, д.45, 73
Телефон редакции: +79600456353. Адрес электронной почты: xat@belem.ru
Политика конфиденциальности
 Сайт сыйфаты индексы   
өскә ↑