Татар мәгарифе порталы
Казанда 21 мартта КДУның УНИКС концерт-спорт комплексында балалар һәм яшүсмерләрнең “Язгы гөрләвекләр” дип аталган иҗат фестивале - халыкара бәйге башлана. Фестиваль ачылу тантанасында Татарстан Республикасының Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Казанның иң яхшы иҗат коллективлары катнашыр дип көтелә.
Рәсми хәбәрләргә караганда, конкурсны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан шәһәре мэриясе, Казан шәһәре Мәскәү районы хакимияте оештыра. Унынчы юбилей фестиваленә Россия һәм Казахстаннан 96 иҗат коллективы чакырулы.
Ел саен Казанда традицион рәвештә үткәрелә торган әлеге иҗат фестивале җыр, бию хәрәкәтен, мода театрларын үстерү, Россия, Татарстан, чит илләрнең иҗат коллективлары казанышларын таратуны максат итеп куя. Халыкара җыр һәм бию бәйгесе милли мәдәният традицияләрен саклауны, иҗат коллективлары арасында профессиональ һәм мәдәни элемтәләрне ныгытуны, педагогларның иҗат потенциалын үстерүне һәм һөнәри осталык дәрәҗәсен күтәрүне күз алдында тота.
Фестиваль чаралары, дүрт көн дәвам итеп, 24 мартта Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында тәмамланачак. Бу көнне бәйге лауреатлары катнашында гала-концерт һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак. Ә 25 мартта фестивальне оештыручылар тамашачыларны Гран-при яулаучылар белән Екатеринбург шәһәренең “Эксцентрик — балет” коллективы катнашындагы концертка чакыра.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru