Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов үзенең видеочыгышында Татарстан мәгарифенең уңай һәм тискәре якларын ассызыклап узды.
“Гомумроссия бәйгеләрендә, олимпиадаларында катнашу нәтиҗәләре буенча Татарстан укучылары Мәскәү һәм Санкт-Петербург кебек мегаполислардан гына калышып, III урынны били. Ә бу республикабызда көчле, талантлы педагоглар эшли, дигән сүз. Чөнки Россиякүләм олимпиада җиңүчеләрен нәкъ менә алар әзерли”, - дип чыгышын башлады министр.
Бүгенге мәгарифнең реаль торышын Бердәм дәүләт имтиханы бәяли. “Былтыр 13 фәннән БДИ тапшырдык. Кызганыч, барлык предметлардан да безнең нәтиҗәләр Россия буенча уртача күрсәткечләрдән түбәнрәк булды. Димәк, массакүләм мәктәптә проблемалар бар. Шуңа күрә педагогик белемнең, мәктәптәге белем бирүнең сыйфатын үстерү өчен яңа юллар эзләргә кирәк. Әлеге ситуациягә һәм заман ихтыяҗына җавап буларак республикабызда 2010-2015 елларга мәгарифне үстерү Президент стратегиясен булдыру эше бара. Бу процесс белән шәхсән Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев җитәкчелек итә. Алдагы берничә атна эчендә әлеге стратегия киң җәмәгатьчелеккә, шул исәптән педагогик җәмәгатьчелеккә фикер алышу өчен тәкъдим ителәчәк”, диде министр Альберт Гыйльметдинов.
Әлеге стратегия нидән гыйбарәт? Сүз уртак интеграцияле документ турында бара. Әлеге стратегия өч белем бирү программасын (мәктәпкәчә тәрбия, гомуми һәм һөнәри белем бирүне) уртак эшләү принцибына берләштерәчәк. Министр аңлатуынча, һәр программа җентекле эшкәртү уза. Әлеге эштә балалар бакчалары тәрбиячеләреннән алып, югары уку йортлары ректорларына кадәр, барлыгы 150 белгеч катнаша. Төрле фикерләр, димәк мәсьәләне хәл итүдә үзгә юллар. Бу, үз чиратында, белем бирү сыйфатын үстерергә ярдәм итәргә тиеш.
Мәктәп программасы исә 11 проект-юнәлештән торачак. Бу: мәгариф финанславын идарә итүдә яңа мeханизмнар, мәгариф инфраструктурасын яңарту, милли мәгариф, педагогик кадрларны әзерәү һәм яңадан укыту, электрон мәгариф, авыр тормыш хәлендә калган балалар, сәләтле балалар юнәлеше, чит телләргә өйрәтү һ.б.
“Берсүзсез, заман материаль-техник база көчле булуы мөһим. Ләкин шундый шәп шартларда эшләргә көчле булмаган педагог килсә, белем бирү дә шул дәрәҗәдә генә булачак. Безнең мәгариф өлкәсендә сәләтле, көчле шәхесләр күп. Бүгенге көндә Татарстанда 36 мең мөгаллим укыта. Кызганыч, аларның барысы да мәгариф министрлыгы гына түгел, заман үзе куйган таләпләргә тулысынча туры килеп бетми. Алга таба, әлеге стратегияне тормышка ашыру кысаларында, мөгаллимнәрне әзерләү һәм киредән укыту буенча масштаблы проектлар оештырылачак. Әйтик, “Безнең яңа укытучы” һәм “Безнең бүгенге укытучы” исемле яңа проектлар. Беренчесе яшь педагогик кадрларга атап әзерләнсә, икенчесе стажы байтак булган, тәҗрибәле мөгаллимнәргә юнәтелгән”.
Чыгышын Мәгариф һәм фән министры Бердәм дәүләт имтиханы турындагы сүзләре белән тәмамлады: “Бердәм дәүләт имтиханында бик нәтиҗәле принцип тормышка ашырыла. Белемне бер кеше бирә, ә алынган белем нәтиҗәләрен, аның сыйфатын башка затлар тикшерә. Ә бу БДИның объективлык факторын үстерә. БДИ – республикабызда мәгариф торышын бәяләүдә мөһим, объектив элемент”.