Белем.ру татар мәгарифе порталы: татарча конкурслар, ресурслар, яңалыклар, блоглар, фикерләр

<Белем.ру - татар мәгарифе порталы

Татар мәгарифе порталы

  • rss - belem.ru
  • twitter belem.ru
  • ВКонтакте belem.ru
  • Телеграм belem.ru
belem.ru
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • яңалыклар
    • Татарстан
    • Россия
    • Дөньякүләм
    • Булмас димә!
    • Игъланнар
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Сез монда

Баш бит » ТӨМӘН өлкәсе татарлары милли-мәдәни мохтәрияте туган телне саклау чараларын күрергә ниятли
Сылу
9 Февраль, 2010 - 13:17

ТӨМӘН өлкәсе татарлары милли-мәдәни мохтәрияте туган телне саклау чараларын күрергә ниятли

Бу мәсьәләгә карата милли эшләр комитетының әйдәп баручы белгече Рифкать Насыйбуллин өлкәдә милли телләрне өйрәнүгә бәйле сәясәт турында сөйләде. Аның чыгышыннан шундый төп бер нәтиҗә ясарга мөмкин булды: туган телен саклау турында һәр милләт үзе кайгыртырга тиеш. Рифкать әфәнденең сүзләрендә хаклык юк түгел. Себердә яшәүче татарлар туган телне саклау өчен чын тырышлык күрсәткән булсалар, өлкәнең көньягында яшәүче татар балаларының 27 проценты гына туган телне өйрәнү мөмкинлегенә ия булмас иде, мөгаен.

Төбәк мәгарифен үстерү институты доценты Сания Насыйбуллина шул 27 процентны тәшкил иткән балаларның да белем һәм күнекмәләр дәрәҗәсе канәгатьләнерлек түгел икәнлеген ачык мисалларда күрсәтте. Олимпиадада катнашкан балаларның күпчелеге рус теленнән татарчага тәрҗемә итә, татарча текст төзи алмый, татар китабы укымый, гомумән, татар телен өйрәнгән балаларның туган тел буенча белем дәрәҗәләре елдан-елга түбәнәя бара, аның сәбәбе – беренче сыйныфта туган тел укытылмау, атналык сәгатьләр санының кичерелмәслек дәрәҗәдә аз булуы – телгә һәм әдәбиятка берәр сәгать. Шуның өстенә, сәгатьләр саны аз булу сәбәпле, белгечләргә кытлык булмаса да, алар татар телен уктырга мәктәпкә бармый, директор исә татар теле дәресләрен төрле фән укытучыларына өстәмә йөк итеп бүлеп бирә. Мондый шартларда туган телне өйрәнгән балалардан югары белем дәрәҗәсе көтеп булмый.

Ветеран-укытучы Бибинур Сабирова саф татар авылларында да татар балаларының туган телне өйрәнү хокукларыннан мәхрүм булуларын күрсәтте. Быелгы салкын кышта Яркәү районының Ваңгы авылыннан беренче сыйныфтан башлап 61 бала (алдагы елда 70 бала иде) 4-5 чакрымдагы Новоалександровка дигән рус авылына автобуста йөртелеп укытыла, аларның туган телне өйрәнүдән мәхрүм булулары гына җитмәгән, быелгы салкын кышта автобусның берничә рейс ясаганын көтеп торырга мәҗбүр балалар, кышкы салкында автобус көтеп торганда баланың күпме саулыгын югалтуы белән район җитәкчелеге кызыксынмый да. Ә бит Ваңгы авылында кирпечтән салынган менә дигән мәктәп бинасы буш тора, ул кадәр баласы булган мәктәпне ата-аналар ризалыгыннан башка ябарга тиеш тә түгелләр иде район җитәкчеләре, ә белә микән әле ата-аналар үзләренә Россия Конституциясенең нинди хокуклар гарантияләгәнен? Белмиләрдер, белгән булсалар, ирек бирмәгән булырлар иде мәктәпләрен ябарга. Шундый ук хәл бу районның Шатан авылында. Шатаннан 50 гә якын баланы 5 –6 чакрымдагы Аксарино авылына йөртәләр. Бу авылда да бик әйбәт мәктәп бинасы ябык тора. Тархан авылының йөзләп укучысы булган мәктәбенең 1 нче сыйныфтан башлап ябылып, Староалександровка авылына йөртелүләре турында сөйләүдән, чаң кагудан арылды инде. Берничә ел элек кирпечтән ике катлы мәктәп бинасын төзек, чагыштырмача зур татар авылы Тарханда түгел, Тубыл елгасы артында утырган, өйләре җимерелеп барган зыряннар авылы Старовлександровкада салып куюлары, шуңа хәзер 6 татар авылы балаларын йөртеп укытулары ризасызлык тудырмый калмый аек акыллы кеше күңелендә, сәясәт исе бөркеп тора район җитәкчеләренең бу гамәленнән.

Мондый хәлләр һәр районда диярлек очрый.
Шуның өстенә, татар балалары күпләп укыган рус мәктәпләре директорларының, укытучылар коллективларының ата-аналар арасында балалар туган телләрен өйрәнсәләр рус телен яхшы үзләштерә алмый калалар, дигән коткы алып барулары да билгеле.

Туган тел өчен тагын бер куркыныч туды. Быелгы яңа уку елына тәкъдим ителгән дәүләт стандартындагы укыту планында 1нче сыйныфтан башлап башлангыч сыйныфларда туган телгә 3 әр сәгать бирелгән. Өстән генә күз ташлаганда, шатландыра бу план. Әмма Төмән төбәге өчен аның нигезендә бер зур куркыныч ята. Бу уку планын кабул иткән мәктәп 6 көнлек уку атналыгына күчәргә тиеш, ә бүгеннән үк туган телне өйрәнү бала өчен артык йөк, әдәби телнең безгә нигә кирәге бар, дип караган ата-аналарның тәкъдим ителгән яңа уку планын кабул итмәүләре мөмкин, аларда бу фикерне мәктәп директорларының ныгырга тырышачагын да чамаларга була.

Шуннан чыгып, җәмәгатьчелек вәкилләренә, авылдан-авылга йөреп, ата-аналар белән очрашулар үткәреп, туган телнең бала үсеше өчен ни дәрәҗәдә кирәклеген, халык санын алу вакытында һәр кешенең үз милләтен билгеләү турында үзе кайгыртырга кирәклекне аңлату эшен җәелдерергә кирәк, дигән тәкъдимне үзе кертте Шура рәисе Ришат Сабиров. Белгечләрдән торган берничә төркемнең авылларга сәяхәте графигын төзү милли эшләр комитеты белгече Рифкать Насыйбуллинга тапшырылды, транспорт белән тәэмин итүне Ришат әфәнде үз өстенә алды.

Мәгариф бүлеген Надежда Селюнина җитәкләгән Яркәү районында татар балаларының хокуклары сакланмау даими рәвештә идарә органнарына җиткерелеп киленде, әмма вәзгыять үзгәрмәде. Шуны исәпкә алып, Шура утырышы мәгариф департаменты белән берлектә Яркәү районында татар теле укытылуның һәм татар балаларының конституцион хокулары саклануының торышын тикшерергә, дигән карар кабул итте.

Шәһәрләрнең берсендә булса да татар мәктәбе я гимназиясе ачу үтенече белән идарә органнарына мөрәҗәгать итү тәкъдимен иртәрәк, дип тапты Шура рәисе, кабул ителгән карарларны гамәлгә ашырыйк, болары турында соңрак уйларбыз, диде ул.

Кабул ителгән карарлардан да канәгать булып калдылар Шура әгъзалары.

Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru

  • Уртаклашырга
  • Log in to post comments
  • Караулар саны: 2893
  • БастыруБастыру

Белем.ру IT-компаниясе

Белем академиясе - Академия Белем

Татнетны үстерү фонды белән партнерлык

Белем бәйрәме
Айның иң яхшы ресурсы (Октябрь, 2014) ресурслар
Белем бәйрәме
Хәбибуллина Эльмира Гаяз кызы
Айның иң яхшы ресурсы

Реклама на портале Белем.ру

- Белем Академиясе;
- онлайн-кибет;
- оптимизация;
- лояльлек системасы (компанияләр өчен);
- яхшы хостинг;
- Интерактив китап ("Там, на разведанных дорожках")

Татар әдәбияты дәресләренә фонохрестоматия (5-11 сыйныфлар) - 4 нче диск
18 964 0 Аудио
Универсиада дәресе
Универсиада дәресе
Универсиада дәресе
42 244 0 видео

Фикерләр

Кунак сурәте
Наконец-то нашел. Не
marintsSER 23.04.2024 - 13:20
goroshiko1980 сурәте
Мой отзыв
goroshiko1980 23.04.2024 - 13:20
0310 сурәте
Сезгә әйтер сүзем бар.
0310 01.10.2023 - 09:13
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Яңа кулланучылар

Данил Гатауллин сурәте
Данил Гатауллин
Рәйсә Сәгадиева сурәте
Рәйсә Сәгадиева
Гульсирень сурәте
Гульсирень

Хәзер online: 0 кулланучы

Copyright © ООО "Белем.ру", 2026. Татнетны үстерү фонды ярдәме белән эшли. 6+
Наименование СМИ: Белем.ру (Образовательно-просветительское сетевое издание "Белем.ру").
Запись о регистрации СМИ Эл №ФС77-83553 от 26 июля 2022 г., осуществленная Федеральной службой
по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций
Учредитель: Общество с ограниченной ответственностью "Белем.ру" (ОГРН 1071690036571)
ФИО главного редактора: Гатауллин Раил Маулетович
"Блоглар" һәм "Ресурслар" бүлекләрендәге авторларның материалларын тулысынча яисә өлешчә күчереп алганда чыганакка сылтаманы күрсәтү мәҗбүри!
Наши контакты:
Адрес редакциии: 420044, РТ, г.Казань, ул.Короленко, д.45, 73
Телефон редакции: +79600456353. Адрес электронной почты: xat@belem.ru
Политика конфиденциальности
 Сайт сыйфаты индексы   
өскә ↑