Белем.ру татар мәгарифе порталы: татарча конкурслар, ресурслар, яңалыклар, блоглар, фикерләр

<Белем.ру - татар мәгарифе порталы

Татар мәгарифе порталы

  • rss - belem.ru
  • twitter belem.ru
  • ВКонтакте belem.ru
  • Телеграм belem.ru
belem.ru
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • яңалыклар
    • Татарстан
    • Россия
    • Дөньякүләм
    • Булмас димә!
    • Игъланнар
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Сез монда

Баш бит » Барлык яңалыклар » Лидерлыкка өйрәтеп буламы?
Сылу
21 дек 2009 - 09:20

Лидерлыкка өйрәтеп буламы?

Еш кына мәктәптә өчлегә укучылар бишле билгеләрен генә алучыларга караганда карьера баскычы буенча югарырак күтәрелә һәм, нәтиҗәдә, шул ук «отличниклар» белән идарә дә итә. Уйлап карасаң, бу алай булырга тиеш түгел кебек. Бишлегә укучыларның белемнәре дә күбрәк, алар белгәннәрен нәтиҗәле һәм дөрес итеп куллана да белә, әмма... Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов сүзләренчә, «отличник»ларга лидерлык сыйфаты җитеп бетми, шуңа да аларга тормышта уңышка казану авыррак бирелә.

Әйдаманнар тәрбияләү максатыннан быелның 1 сентябрендә Татарстан мәктәпләрендә «Лидерлык нигезләре» белем бирү программасы тормышка ашырыла башлады. Бүген бу дәресне эксперимент рәвешендә Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән шәһәрләренең, Аксубай районының 24 мәктәбендә укыталар. Бу хәрәкәт 600гә якын яшүсмерне били. Әлеге программаны эшләү идеясен күтәреп чыккан Альберт Гыйльметдинов сүзләренчә, «Лидерлык нигезләре» югары сыйныф укучыларының социаль активлыгын үстерергә, үзара аралашу күнекмәләрен үзләштерергә, уңышлы хезмәт өчен кирәкле сыйфатларны булдырырга ярдәм итә. Программаны тормышка ашыру юнәлешендә иң яхшы укытучылар, сыйныф җитәкчеләре, бизнес вәкилләре һәм инде югары дәрәҗәгә ирешеп өлгергән Татарстан һәм Россия хакимият вәкилләре көч куя.

19 декабрьдә «Лидерлык нигезләре» беренче тапкыр яңа формада үтте. Казанның 7нче санлы гимназиясендә Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министры урынбасары Исаак Калина, Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов һәм Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов ачык дәрестә катнашты.

Башта үзе дә КДУ каршындагы Лобачевский исемендәге лицейда лидерлык дәресләре биргән Альберт Гыйльметдинов бу программаның асылы турында сөйләп үтте. Ул лидер булып туарга кирәк, аны берничек тә укытып булмый, дигән фикернең бик үк дөрес булмавын билгеләде. Аның сүзләренчә, әлбәттә, эре лидер булыр өчен чыннан да тумыштан ук идарә итүгә талант булырга тиеш, әмма бер яки берничә кешене оештыра алган кеше дә лидер бит. Һәм мондый сәләткә өйрәтергә һәм укытырга була һәм кирәк.

«Лидерлык дәресләре» балаларны үзалдына максатлар куярга һәм аларны үтәргә, тормышта һәм укуда өстенлекләр билгеләргә, аудитория алдында чыгыш ясарга, вакытны нәтиҗәле сарыф итәргә һ.б. өйрәтәләр. Проект 4 баскычтан тора. Беренче теория Стивен Ковиның «Югары нәтиҗәле кешеләрнең 7 күнекмәсе» китабы нигезендә төзелгән. Икенчесе - «Шәхси җиңү», өченчесе - «Яхшы эшләр» һәм дүртенче компонент ачык «Лидерлык дәресләре» булачак.

«Шәхси җиңү» өлешендә яшүсмерләр үзалдына якын тирәдә ирешелергә тиешле максат куярга тиеш. Әйтик, берәү үзенә 30 көн дәвамында һәр иртә зарядка ясыйм дип әйтә һәм ул аны үтәргә тиеш. «Яхшы эшләр» проектында укучылар ниндидер бер ярдәм күрсәтү проектын булдырып, бер командага оешып эшләргә тиеш. Берәүләр, балалар йортына ярдәм итү акцияләре уздыра, икенчеләр хуҗасыз хайваннар приютына булышлык күрсәтә, өченчеләре «Кошларны ашат» проектын тормышка ашыра.

Исаак Калина «Лидерлык дәресләрен» кертү буенча Татарстан тәҗрибәсен уңай бәяләде. Әмма ул проект авторын кисәтмичә кала алмады. Аның сүзләренчә, «Лидерлык дәресләрен»ә йөрүче һәрбер бала лидер сыйфатында үзен таба алмас һәм югары амбицияле яшь кеше моны авырдан кичерергә мөмкин. «Сез үзегезнең темпераментыгыз белән күпләрне әйдаман булырга кызыктырырсыз дип куркам. Ә бу күп кенә «телим»нәр «кирәк» һәм «тиеш» белән алыштырылыруын күздә тота. Лидер урыннары бик күп түгел. Идарә итүчеләр генә түгел, башкаручылар да кирәк бит», - дип мөрәҗәгать итте РФ министры урынбасары Альберт Гыйльметдинов. Министр исә үз чиратында, лидер ул җитәкче дигән сүз түгел, ә, беренче чиратта, күңел халәте дип белдерде. «Лидерлык дәресләре» үз-үзенә ышанычны арттырырга ярдәм итә, диде ул.

Чыганак: http://www.intertat.ru

 
  • Уртаклашырга
  • Log in to post comments
  • Караулар саны: 2956
  • БастыруБастыру

Белем.ру IT-компаниясе

Белем академиясе - Академия Белем

Татнетны үстерү фонды белән партнерлык

Белем бәйрәме
Айның иң яхшы ресурсы (Октябрь, 2014) ресурслар
Белем бәйрәме
Хәбибуллина Эльмира Гаяз кызы
Айның иң яхшы ресурсы

Реклама на портале Белем.ру

- Белем Академиясе;
- онлайн-кибет;
- оптимизация;
- лояльлек системасы (компанияләр өчен);
- яхшы хостинг;
- Интерактив китап ("Там, на разведанных дорожках")

Җырлап-биеп уйныйбыз - 4 нче диск
24 450 0 Аудио
Винни-пух һәм мәшәкатьләр көне
Винни-пух һәм мәшәкатьләр көне
Винни-пух һәм мәшәкатьләр көне
40 798 0 видео

Фикерләр

Кунак сурәте
Наконец-то нашел. Не
marintsSER 23.04.2024 - 13:20
goroshiko1980 сурәте
Мой отзыв
goroshiko1980 23.04.2024 - 13:20
0310 сурәте
Сезгә әйтер сүзем бар.
0310 01.10.2023 - 09:13
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Яңа кулланучылар

Данил Гатауллин сурәте
Данил Гатауллин
Рәйсә Сәгадиева сурәте
Рәйсә Сәгадиева
Гульсирень сурәте
Гульсирень

Хәзер online: 0 кулланучы

Copyright © ООО "Белем.ру", 2026. Татнетны үстерү фонды ярдәме белән эшли. 6+
Наименование СМИ: Белем.ру (Образовательно-просветительское сетевое издание "Белем.ру").
Запись о регистрации СМИ Эл №ФС77-83553 от 26 июля 2022 г., осуществленная Федеральной службой
по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций
Учредитель: Общество с ограниченной ответственностью "Белем.ру" (ОГРН 1071690036571)
ФИО главного редактора: Гатауллин Раил Маулетович
"Блоглар" һәм "Ресурслар" бүлекләрендәге авторларның материалларын тулысынча яисә өлешчә күчереп алганда чыганакка сылтаманы күрсәтү мәҗбүри!
Наши контакты:
Адрес редакциии: 420044, РТ, г.Казань, ул.Короленко, д.45, 73
Телефон редакции: +79600456353. Адрес электронной почты: xat@belem.ru
Политика конфиденциальности
 Сайт сыйфаты индексы   
өскә ↑