Белем.ру татар мәгарифе порталы: татарча конкурслар, ресурслар, яңалыклар, блоглар, фикерләр

<Белем.ру - татар мәгарифе порталы

Татар мәгарифе порталы

  • rss - belem.ru
  • twitter belem.ru
  • facebook belem.ru
  • ВКонтакте belem.ru
  • instagram belem.ru
belem.ru
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Порталда реклама
    • Түләүләр башкару
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • яңалыклар
    • Татарстан
    • Россия
    • Дөньякүләм
    • Булмас димә!
    • Игъланнар
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
    • Заказлар/ресурслар кабул итү
  • конкурслар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Әдипләр
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Сез монда

Баш бит » Блоглар » ОРЕНБУРГТА Дәрдмәндне искә алдылар
Сылу
2 Декабрь, 2009 - 16:16

ОРЕНБУРГТА Дәрдмәндне искә алдылар

Оренбург татар драма театрында Дәрдмәнд тууына 150 ел тулуга багышланган "Гасырларда эз калдырган шагыйрь" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үтте. Әлеге кичәне театр артистлары белән бергә Хөсәен Ямашев исемендәге китапханә хезмәткәрләре оештырды.

Шагыйрьнең “Кораб” шигырь юллары белән кичәне театрның сәнгать җитәкчесе Рөстәм Абдуллаев ачты. Кичәне Оренбургның 2 нче педагогия көллиятенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәл Хәсәнова белән китапханәнең әйдәп баручы хезмәткәре Вәсилә Шәрәфетдинова алып барды.

Закир Рәмиев (Дәрдмәнд) 35 ел тирәсе гомерен Оренбург төбәгендә үткәрә. Закир Мөхәммәтсадыйк улы (1859 – 1921) 19 нчы гасырның ахыры, 20 нче йөзнең башында Россиянең иң бай кешеләренең һәм иң күренекле шәхесләренең берсе. Ул үзенең бертуган абыйсы Шакир белән бергәлектә Уралдагы берничә дистә алтын приискасы хуҗасы булып танылган.

Рәмиевләр Россиядә чыккан алтынның сигездән бер өлешен табалар. Бу табышларның бер өлешен шул елларда Оренбург татар дөньясында иң абруйлардан саналган “Вакыт” газеты һәм “Шура” журналының оештыручылары булып, аларны нәшер итүне дә үз өсләренә алганнар.

Дәрдмәнд – “моңсу ”, “ хәсрәт чигүче” дигәнне аңлата икән. Бу аңлатма Закир Рәмиевкә булган кызыксынуны, серлелекне тагын да көчәйтә төшә генә.

Кичәне алып баручылар танылган шәхеснең, тормыш һәм иҗат юлын сурәтләү барышында театр артистлары шагыйрьнең шигырьләрен бер-бер артлы яттан сөйли тордылар.

Казан ханлыгы чоры морзаларына бәйле шәҗәрәсе булуга карамастан, ул 1859 елны гади бер татар авылында, Оренбург губерниясе Стәрлетамак өязе Җиргән авылында туган. Булачак шагыйрьгә 3 яшь булганда, әтисе Орски якларына күчеп китә Юлык авылында Закирнең яшьлек еллары уза. Вакыт үтү белән, Дашковлар нәселеннән булган, Орски сәүдәгәре Мостафа Борнаевның Мәһүбә исемле укымышлы кызына өйләнә. Мәһүбә прискаларда мәдрәсәләрдә ачу белән шөгыльләнә. Каргалы авылында мөгалимәләр мәктәбенә дә җитәкчелек иткәне мәгълүм.

Яшьләр Оренбургка күчеп киләләр. Шәһәрнең үзәк урамында алар өчен махсус йорт төзелә. Бу йорт хәзер дә исән - Ленин урамы, 31 нче йорт. Шушы йортта Закир хатыны Мәхүбҗамал белән озак еллар (1890 – 1918) тигез һәм гомер кичерәләр, 8 бала үстерәләр. 1986 елда шул йортка мемориал такта кую теләге белән мөгаллимә-галимә Мәдинә Фәтхи кызы Рәхимкулова шәһәр хакимиятенә мөрәҗәгать итә “ Без миллионерларга такта куймыйбыз”, җавап шундый була. Такта исә бик зур кыенлыклар белән 1989 елда гына куела.

Мәдинә Рәхимкулова Рәмиевләргә багышлап 3 китап чыгара. 1990 елны Мәскәүдә яшәүче Искәндәрнең улы Бәшир Рәмиев Мәдинә Рәхимкуловага абыйсы Ягъфәрнең 60 шигырен җибәрә. “Син буржуй баласы”, дип аларны беркайда да бастырмаганнар. Мәдинә апа аларны хәзерге язуга күчереп, үзенең китабына керткән иде.
Мин татармын, кол татармын
Кол татарның баласы.
Мин камчы, мин лакеймын
Башкалар хезмәтчесе.
Эшли идем, һич табыш юк
Мин күнгәнмен эшләргә
Мәрхәмәт кыл, бир аягың
Мин күнгәнмен атларга.
Мин татармын, кол татармын
Кол татарның баласы.
Беткәнме көчле татар?
Мин аның күләгәсе.

Дәрдмәнднең соңгы көннәре якынлаша. 1921 елның көзендә, олы кызы тиф авыруыннан үлгәч, аның 4 ятим калган баласының язмышын хәл итәргә дип, Орскидан Оренбурга килә. Зур кайгы, салкын көзге җил Закирны аяктан ега. 1-2 атнадан соң ул вафат була. Аны Орскидан ерак булмаган Ильяс дигән авыл зиратында җирлиләр. Кабер өстендәге истәлекле таш Икенче дөнья сугышыннан соңгы елларда да урынында була әле. Әмма зират урынына хәрби завод төзиләр, кабер ташы берничә ел аяк астында аунап йөри дә, юкка чыга.

Дәрдмәнднең иҗат мирасы күләме ягыннан әллә ни зур түгел – шигырьләре мең юлдан аз гына артык. Шуңа күрә аның архивының бер өлеше, гражданнар сугышы елларында урланып, чит илгә чыгарылган дигән хәбәрләр өмет уята.

Моннан берничә еллар элек Дәрдмәндгә багышлап Оренбургның Хөсәен Ямашев исемендәге китапханәдә үткәрелгән чарада катнашырга аның Уфа каласында яшәүче туганнары да килгән иде. Кунакларның рәхмәт хатыннан бер өзек:

“Миңа бик кадерле Закир бабамның туган көнен югары дәрәҗәдә хөрмәтләп уздырганыгыз өчен сезнең алда башымны иям, саф йөрәк түреннән сезгә меңнәрчә рәхмәтлемен. Бабаемның халкыбыз өчен мәңге сүнмәс мирасы, минем өчен зур байлык, бәхет. Без, Рәмиевләр, бабабыз Дәрдмәндтән дәрт, илһам, көч һәм үрнәк алып, тәртипле һәм бәхетле гомер кичерәбез. Аның фатыйхасыдыр.
Ихтирам белән Закир Рәмиев-Дәрдмәнд оныгы Равил Искәндәр улы Рәмиев”, диелгән анда.

Бу кичәдә Россиянең атказанган артисты Люция Абдуллаева исә шул чорларда аваздаш “Әллүки” , “Тәфтиләү” , “Олы юлның тузаны” җырларын, Татарстанның атказанган артисты Айрат Хәбибуллин шулай ук халкыбызның “Керим әле урманнарга” җырын башкарды.

Чыганак: www.azatliq.org

  • Уртаклашырга
  • Фикер калдыру өчен теркәлеп керегез.
  • Караулар саны: 2586
  • БастыруБастыру

Белем.ру IT-компаниясе

Татнетны үстерү фондына ярдәм итү

Татар теленнән өстәмә сәгатькә эш программасы
Айның иң яхшы ресурсы (Декабрь, 2016) ресурслар
Татар теленнән өстәмә сәгатькә эш программасы (5 сыйныф...
Гимадиева Эльвира Илдус кызы
Айның иң яхшы ресурсы

Реклама на портале Белем.ру

- онлайн-кибет, хостинг;
- оптимизация;
- лояльлек системасы (компанияләр өчен);
- яхшы хостинг;
- балалар өчен чит телләр үзәге;
- пластик хирургия;
- агачтан йорт, мунча яисә коттедж;
- тур һәм экскурсияләр.

Татар әдәбияты дәресләренә фонохрестоматия (5-11 сыйныфлар) - 6 нчы диск
9 562 0 Аудио
Винни-пух һәм берничә шикле бал корты белән танышу
Винни-пух һәм берничә шикле бал корты белән танышу
Винни-пух. I бүлек
32 575 0 видео

Блоглар

Лилия Гәрәева сурәте
4 нче сыйныф "Кышкы уен"
Лилия 12.01.2021
Лилия Гәрәева сурәте
Шәүкәт Галиев "Онытылган" шигыре
Лилия 12.11.2020
Лилия Гәрәева сурәте
Татар телен өйрәтү шөгыльләрендә куллану өчен презентацион...
Лилия 24.08.2020

Фикерләр

Зилина Хуснуллина сурәте
" Туган җир"
Зилина Хуснуллина 15.01.2021 - 09:03
Зилина Хуснуллина сурәте
" Туган җир"
Зилина Хуснуллина 14.01.2021 - 13:56
5f сурәте
Матурлык
5f 13.09.2020 - 12:18
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Порталда реклама
    • Түләүләр башкару
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
    • Заказлар/ресурслар кабул итү
  • конкурслар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Әдипләр
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Яңа кулланучылар

Зилина Хуснуллина сурәте
Зилина Хуснуллина
yakupovva сурәте
yakupovva
garaeva.kamilya@mail.ru сурәте
garaeva.kamilya...

Хәзер online: 0 кулланучы

Copyright © ООО "Белем.ру", 2021. Татнетны үстерү фонды ярдәме белән эшли | Адаптив дизайн-вёрстка: Рузәл Зарипов
"Блоглар" һәм "Ресурслар" бүлекләрендәге авторларның материалларын тулысынча яисә өлешчә күчереп алганда чыганакка сылтаманы күрсәтү аермачык!
  Яндекс.Метрика   Сайт сыйфаты индексы
өскә ↑