Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Электив курс программасы, төбәгебез язучыларының иҗатлары әдәбият өйрәнү программасында аз кертелү сәбәпле, Чаллы әдәбият тарихын (1963 нче елдан башлап), Чаллыда һәм Тукай районында яшәп иҗат иткән язучылар һәм аларның иҗатларына гомуми күзәтү ясауны, кайбер язучыларның иҗатларын анализлап өйрәнүне, укучыларның әдәбияттан белемнәрен арттыруны, китап укуга этәргеч бирү, кызыксындыру уятуны күздә тотып төзелде.
Электив курсның актуальлеге:
Әдәбият дәресләре программасының әдәбият укыту бурычлары түбәндәгеләрдән гыйбәрәт:
1. Укучының татар әдәби телен үзләштерүенә, текстны аңлап, сәнгатьле итеп, йөгерек укуына, дөрес яза белүенә, әдәби тел нормаларын саклап, төрле темаларга иркен сөйләшүенә ирешү.
2. Балаларны гомумән татар әдәбияты, халык авыз иҗаты, татар халкының җыр-музыкасы, театры, сынлы сәнгате белән таныштыру, күренекле язучылар һәм аларның әсәрләрен үзләштерүләренә ирешү.
3. Халык тарихын һәм мирасын өйрәнү аша яшүсмерләрдә Ватанга, халыкка, туган телгә мәхәббәт, олыларга, кечеләргә һәм, гомумән, кешегә ихтирам, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек тәрбияләү, хезмәт һәм эстетик тәрбия бирү.
Бу бурычлар үзара тыгыз бәйләнгән, ләкин әдәбиятыбызда үз төбәгебез язучылары һәм иҗатлары турында бик аз язылган. Бу программа әдәбиятта балалар үзләштерергә тиешле бурычларга таянып, әдәби белемнәрен тирәнәйтү, үз төбәк язучыларының иҗатлары аша туган якка, аның табигатенә, кешеләренә карата мәхәббәт һәм горурлык хисләре тәрбияләү, әдәбиятының тарихы белән кызыксыну уяту, балаларда иҗади эзләнүләр булдыру, иҗади сәләтләрен үстерү, дәресләрдә үзләштергән теоретик белемнәрен тормышта куллана белергә өйрәтүне күздә тотып төзелде.
Электив курсның максаты.
Төбәктәге рухи мирсыбызны барлап, милли әдәбиятыбызның гүзәллеген, тарихыбызның бөеклеген, анда яшәп иҗат итүчеләр безнең горурлыгыбыз булуын күрсәтү. Туган телебез, халык иҗаты – искиткеч бай, матур, тирән аһәңле. Аның байлыгын, сәнгатьле сурәтләү чараларының үзенчәлеген, иҗатында жанрлар, темалар төрлелеген ачу, сөйләм телен үстерү һәм камилләштерүгә ярдәм итү, китап укуга тарту – бу курсның төп максаты.
Программаның төп бурычлары:
1. Чаллыда һәм Тукай районында яшәп иҗат итүче язучылар һәм аларның иҗатлары белән таныштыру.
2. Укучылар үз шигырьләрен, үз сочинениеләрен теоретик белемнәргә таянып тикшерү юллары аша укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү, дөньяны күзаллавын киңәйтү, якташ язучыларга карата горурлык хисе, милли рух тәрбияләү.
3. Газета-журналлар, төрле китаплар кулланып, язучыларны, аларның иҗатларын барлау, материал туплау алымнары кулланып, эзләнергә, яңалыклар белергә өйрәтү, әсәрләрен укып әңгәмә үткәрү, бергәләп фикер алышу, үз фикереңне туплап әйтә белергә өйрәтү.
4. Язучы һөнәре, китапка игътибарны арттыру, әдәбияттан белемнәрен тирәнәйтү, балаларның әдәбият белән кызыксынуын булдыру, аларны китапка якынайту юлларын эзләү.
Укучыларның белем-күнекмәләрен тикшерү тәртибе:
Алган белешмәне истә калдырып сөйләү, тупланган материалларны кулланып реферат, сочинение язу, алган белемнәрне практикада куллана белеп әсәрләрне өлешчә яки тулысынча анализлый белү, кагыйдәләргә (әдәбият теориясенә) таянып үз иҗатын тудыру - сочинение, шигырь, хикәя, әкиятләр язу. Материал туплау укучылар һәм укытучылар тарафыннан бергә башкарыла, иҗади эшләрдән, тупланган материалдан торган иҗади папка булдыру, стенд төзү.
Белемнәрне бәяләү тәртибе:
Сөйләмдә сүзләрне дөрес әйтү, җөмләрне дөрес төзү, җөмләләр арасында бәйләнеш булуы, материалны тулырак истә калдыруы исәпкә алына. Реферат, сочинение, шигырьләр, хикәя, әкиятләр язганда – бу эшләрне башкаруга куелган таләпләр, әдәбиятта үзләштергән теорияләрне (методиканы) дөрес файдалана белүләре истә тотыла (эчтәлеге, бәйләнеше, тема ачылуы, бизәлеше, грамматик нормалары төгәл башкарылган эшләр югары бәяләнә), материал туплауда катнашу,өйгә бирелгән һәм класста башкарган эшләрне төгәл һәм дөрес башкару да исәпкә алына. Белемнәрне бәяләгәндә биш баллы билге системасы кулланыла.
Электив курс программасы урта гомуми белем бирү мәктәпләренең 10 нчы класс укучылары, гуманитар профильдә укучылар өчен төзелде. Ул 18 сәгатькә исәпләнгән.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
![]() | 17.53 KB |
-
- Караулар саны: 7480
Бастыру