Татар мәгарифе порталы
14 окт 2009 - 11:55
Сүз гади компьютер сыйныфы турында бармый. Идел буе районының 19 нчы гимназиясендә Татарстанда гына түгел, бөтен Идел буе регионында беренче интерактив класс булдырылды. Биредә сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар дистанцион юл белән белем алачак.
“Интернет-мәктәп” проекты ничек эшли соң? Интерактив класс ярдәмендә педагог һәрберсе үз өендә утырган укучылар белән видеоконтактка керә. Гимназиядә бу эшне җайлау өчен 6 информатика укытучысы, югары уку йортлары аспирантлары эшли. Гимназия директоры Ренат Заманов сүзләренә караганда, чит илдә торып, экстерн рәвештә Россиядә белем алучы укучыларны БДИгә әзерләү, үз балаларыбызга Америка һәм Бөекбритания мөгаллимнәреннән чит тел өйрәттерү дә шушы юл белән башкарылачак.
“Интернет-мәктәп” проекты Германиянең «ERPERT Communication» дигән фирмасы белән берлектә тормышка ашырыла.
Билгеле, дистанцион белем алуның яңалыклары моның белән генә тәмамланмый. Махсус әти-әниләр өчен мәктәнең интерактив сайты эшләячәк. Биредә шәхси серсүз ярдәмендә укучының нинди билгеләр алуын, укырга йөрү-йөрмәвен тикшерергә, мөгаллимнәргә киңәш-тәкъдимнәр, сораулар калдырырга мөмкин. Баланың контроль эшләре, өй эшләре тикшерелгәнме? Укучының өлгерешлеге турында барлык мәгълүмат сайтта урын алачак. Гимназиядә “Электрон ашханә” проекты да тормышка ашырыла. Укучының шәхси карточкасындагы мәгълүмат сайтка күчерелә. Нәтиҗәдә, әти-әниләр баланың көн дәвамында ниләр ашавын, күпме акча түләвен белергә мөмкин.