Белем.ру татар мәгарифе порталы: татарча конкурслар, ресурслар, яңалыклар, блоглар, фикерләр

<Белем.ру - татар мәгарифе порталы

Татар мәгарифе порталы

  • rss - belem.ru
  • twitter belem.ru
  • ВКонтакте belem.ru
  • Телеграм belem.ru
belem.ru
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • яңалыклар
    • Татарстан
    • Россия
    • Дөньякүләм
    • Булмас димә!
    • Игъланнар
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Сез монда

Баш бит » Ижауда ана теле укытучысы 100 мең сум грант алды
Сылу
28 Сентябрь, 2009 - 18:30

Ижауда ана теле укытучысы 100 мең сум грант алды

Ижау шәһәренең 10нчы мәктәпнең татар теле укытучысы Фәридә Кашапова Россия президенты игълан иткән проектта катнашып, 100 мең сумлык грантка ия булды.

Удмуртиядә татар сыйныфларында эшләүче укытучылар сафы бик күп булмаса да, алар барысы да хөрмәткә лаек. Ижау шәһәренең ике татар теле укытучысы Россия президенты игълан иткән проектта катнашып, 100 мең сумлык грантка ия булдылар. Үткән елда әлеге бүләккә 55нче санлы мәктәп укытучысы Рәмзилә Ганиева лаек дип табылса, быел иң яхшы мөгаллимәләр сафында 10нчы мәктәпнең ана теле укытучысы Фәридә Кашапова.

Россиянең мәгариф отличнигы Фәридә Кашапованың гомере балалар белән бәйле. Ижау шәһәренең 10нчы санлы мәктәбендә милли сыйныфлар туплана башлагач та, Фәридә ханым бирегә килеп эшкә урнаша. Фәридә ханымның беренче чыгарылыш сыйныфларыннан берничә укучы бүген үзләре укытучыларының эшен дәвам итә.

Фәридә апаларын бик еш искә алып, аңа еш кына кунакка да киләләр икән. Ә бүген татар теле сыйныфында укучы балалар укытучылары хакында шулай ук яхшы фикердә. Аларның күбесенең апалары яисә абыйлары Фәридә Кашапова сыйныфларында белем алган, шуңа ата-аналар озак сайланмыйча, икенче балаларын да бу укытучыга китергән.

Фәридә Кашапова ана телен үзе бик ярата, матур, аһәңле итеп сөйләшә, үз балаларында да бу сыйфатларны тәрбияләргә омтыла. Укучылары да сынатмый, төрле бәйге, олимпиадаларда еш кына җиңүчеләр сафында атала.

Укытучы дәресләрне кызыклы итеп алу бару өчен укыту әсбаплары белән генә чикләнми. Ул үзе дә күп программалар төзегән. Балаларны телгә кызыксындыру максатыннан мәктәп һәм шәһәр күләмендә оештырылган һәр чарага үзенчәлекле сценарийлар яза ул. Укучылар яшьтәшләрен мавыктырырлык итеп чыгышлар ясыйлар. Нәкъ шушы һәм башка тормышка ашырган гамәлләре өчен Фәридә Кашапова агымдагы елның иң яхшы укытучылары исемлегендә аталды да.

"Әлеге конкурска әзерләнгәндә соңгы елларда башкарган эшләремне кабат күзәтеп чыктым. Һәр көн эшкә килеп, дәрескә керәсең, ниндидер чараларда катнашасың, вакыт та җитми кебек. Әмма бик күп эш башкаруыбызга гаҗәпләндем дә", диде Фәридә Кашапова. Аеруча күп милли оешмалар белән эшлибез икән, шуңа да яхшы нәтиҗәләр бар, дип басым ясады укытучы.

Фәридә Кашапова фикеренчә, мәктәптә укыту һәм тәрбияләү җиңел түгел. Балаларга күңел җылысын биреп, янып эшләмәсәң, яхшы нәтиҗәләргә ирешү һич тә мөмкин түгел. "Укытучы хезмәте канунда каралган 8 сәгать эш сменасына гына сыймый. Еш кына ял көннәрендә дә укучылары белән бергә булырга туры килә. Дәрестән соң чаралар оештыруны, укытучы эшенең башка күп мәшәкатьләрен аңа гаиләсе дә җиңеләйтә", диде ул.

Чыганак: www.azatliq.org

  • Уртаклашырга
  • Log in to post comments
  • Караулар саны: 4227
  • БастыруБастыру

Белем.ру IT-компаниясе

Белем академиясе - Академия Белем

Татнетны үстерү фонды белән партнерлык

8 нче А сыйныфы (рус төркеме) өчен 2015-2016 нчы уку елына татар теленнән эш программасы
Айның иң яхшы ресурсы (Сентябрь, 2015) ресурслар
8 нче А сыйныфы (рус төркеме) өчен 2015-2016 нчы уку ел...
Җәлилова Гөлназ Илсур кызы
Айның иң яхшы ресурсы

Реклама на портале Белем.ру

- Белем Академиясе;
- онлайн-кибет;
- оптимизация;
- лояльлек системасы (компанияләр өчен);
- яхшы хостинг;
- Интерактив китап ("Там, на разведанных дорожках")

Татар әдәбияты дәресләренә фонохрестоматия (5-11 сыйныфлар) - 4 нче диск
18 941 0 Аудио
Гав исемле мәче баласы (Икенче вакыйга)
Гав исемле мәче баласы (Икенче вакыйга)
Гав исемле мәче баласы. Алай дөрес түгел
42 765 0 видео

Фикерләр

Кунак сурәте
Наконец-то нашел. Не
marintsSER 23.04.2024 - 13:20
goroshiko1980 сурәте
Мой отзыв
goroshiko1980 23.04.2024 - 13:20
0310 сурәте
Сезгә әйтер сүзем бар.
0310 01.10.2023 - 09:13
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Яңа кулланучылар

Данил Гатауллин сурәте
Данил Гатауллин
Рәйсә Сәгадиева сурәте
Рәйсә Сәгадиева
Гульсирень сурәте
Гульсирень

Хәзер online: 0 кулланучы

Copyright © ООО "Белем.ру", 2026. Татнетны үстерү фонды ярдәме белән эшли. 6+
Наименование СМИ: Белем.ру (Образовательно-просветительское сетевое издание "Белем.ру").
Запись о регистрации СМИ Эл №ФС77-83553 от 26 июля 2022 г., осуществленная Федеральной службой
по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций
Учредитель: Общество с ограниченной ответственностью "Белем.ру" (ОГРН 1071690036571)
ФИО главного редактора: Гатауллин Раил Маулетович
"Блоглар" һәм "Ресурслар" бүлекләрендәге авторларның материалларын тулысынча яисә өлешчә күчереп алганда чыганакка сылтаманы күрсәтү мәҗбүри!
Наши контакты:
Адрес редакциии: 420044, РТ, г.Казань, ул.Короленко, д.45, 73
Телефон редакции: +79600456353. Адрес электронной почты: xat@belem.ru
Политика конфиденциальности
 Сайт сыйфаты индексы   
өскә ↑