Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Бүген Татарстан Республикасы парламенты сессиясендә депутатлар “2009 елга Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында һәркемгә мөмкин булган мәктәпкәчә, башлангыч гомуми, төп гомуми, урта (тулы) гомуми түләүсез белем, шулай ук өстәмә белем алуга гражданнарның хокукларына дәүләт гарантияләрен тәэмин итүгә финанс чыгымнары нормативларын раслау турында” Татарстан Республикасы законы проектын беренче укылышта кабул итте. Әлеге закон проекты белән Татарстанның Икътисад министрының беренче урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карамагындагы Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге директоры Алевтина Кудрявцева таныштырды.
Бу закон проекты белән 2009 елга Татарстан Республикасының гомуми белем бирү оешмаларында гомуми белем бирү программаларын һәм өстәмә белем бирү программалары дәүләт стандартларын тормышка ашыруга каралган финанс чыгымнары нормативлары раслана. А. Кудрявцева сүзләренчә, аерым алганда, укытучы хезмәтенә түләү һәм уку, методик әсбаплар сатып алу өчен финанслар бүленә. Педагогларга эш хакы күләме нормативның 92 процентын тәшкил итә. Уку йортларының коммуналь хезмәтләре өчен түләү һәм милли мәктәпләрне тулы канлы итеп яшәтү өчен махсус коэффициент (бу өстәмә акча дигән сүз) каралган. Ягъни республиканың милли мәктәпләренә акча элек (республиканың нормативларга кагылышлы законы кабул ителгәнчегә кадәр) ничек бирелсә, хәзер дә шул ук финанслау дәвам итә.
А. Кудрявцева аңлатып үткәнчә, Татарстанның белем бирү оешмаларында дәүләт стандартларын тормышка ашыруга финанс чыгымнары нормативлары елына бер укучыга каралган чыгымнар исәбенннән, азкомплектлы мәктәпләрдә, укучылар санына карамастан, сыйныфлар санына карап хисаплана.
Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru