Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Бүген Татарстан Республикасы Прокуратурасы бинасында республикабыз мәктәпләре укучылары арасында уздырылган иншалар бәйгесенең җиңүчеләрен һәм призерларын котлау узачак. Бу турыда Прокуратураның рәсми сайты хәбәр итә.
Әлеге бәйге укучыларга әхлакый тәрбия бирү, гаилә институтының социаль статусын ныгыту, хокук бозуны, балигъ булмаганнар арасындагы җинаятьләр һәм наркоманине булдырмау, сәламәт тормыш рәвеше алып баруны пропагандалау максатын куя.
Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларына караганда, чарада Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов һәм Татарстан Республикасы Прокуроры Кафил Әмировның катнашуы да көтелә.
Бәйгегә республикабыз гомуми урта белем бирү оешмаларыннан барлыгы 261 инша юлланыла. Авторлары – 10-11нче сыйныф укучылары. Эшләрне ике телдә дә язалар. Иншалар тикшерелгән, бәя куелган, урыннар билгеле. Сезне җиңүчеләр белән таныштырырга гына кала.
Татар телендә язылган иншалар арасында 3нче урынны түбәндәгеләр ала:
- Яр Чаллы шәһәренең 38нче мәктәбе укучысы Руслан Нигъмәтуллин;
- Алексеевск районы Кыр Шынталысы авылы мәктәбе укучысы Фаил Миндубаев;
- Бөгелмә районы Карабаш урта мәктәбе укучысы Гөлсинә Тайгунова.
Тус телендә язылган иншалар өчен 3нче урын алучылар:
- Норлат шәһәре, 1нче санлы мәктәнең 10нчы “А” сыйныф укучысы Андрей Волгай;
- Питрәч районының аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 1нче мәктәп укучысы Юлия Давыдова;
- Әлмәтнең Р. Фәхретдин исемендәге 1нче гимназиясе укучысы Эльвира Шәяхмәтова (10нчы “Б”).
2нче урын (татар телендә):
- Балтач районы Норма урта мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Айгөл Кәлимуллина;
- Саба районының 1нче гимназиясе укучысы Миләүшә Зарипова.
2нче урын (рус телендә):
- Әлки районы, Базарлы Матак авылы урта мәктәбе укучысы Динә Гайсина (10нчы сыйныф);
- Чүпрәле районының Иске Чүпрәле 1нче урта мәктәбе укучысы Ленар Кәримов (10нчы “Б”).
Кызлар-егетләрнең барысын да Татарстан Республикасы Прокуратурасы исеменнән кыйммәтле бүләкләр көтә.
Инде абсолют җиңүчеләрне атыйк. Азнакай районының 4нче урта гомуми белем бирү оешмасы укучысы Гөлназ Газизова (11нче сыйныф) һәм Әлки районы Яңа Сәлмән авылы мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Денис Саттаров иншалары 1нче урынга лаек була.
Кыйммәтле бүләкләрдән кала җиңүчеләр Прокурор, Мәгариф һәм фән министры тарафыннан “ТИСБИ” Идарә Академиясенең юридик факультетена укырга керергә тәкдим ителә.
Укучыларын бәйгегә әзерләгән мөгаллимнәр дә игътибардан читтә калмый. Бу эш район башкарма комитеты мәгариф идарәләре (бүләкләре) башлыкларына йөкләнгән.