Татар мәгарифе порталы
Казан прокуратурасы 94нче гимназия директорына карата бирелгән шикаятьне нигезле дип санный. Бу уңайдан, директор Леонид Мурысин һәм Мәскәү районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Елена Буслаеваны дисциплинар җаваплылыкка тарту мәсьәләсе карала.
Исегезгә төшерәбез, 16нчы апрельдә әлеге уку йортында белем алучы бер укучының әнисе хокук саклаучыларга ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән иде. Директор таләбе белән ата-аналар фондына җыелган акчалар кая тотыла? 1нче сыйныф укучысы әнисе Оксана Авдеенкованы шушы сорауга җавап кызыксындыра.
Прокуратура уку йортында закон бозу очракларын терки. Сүз мәгариф һәм хәйрия эше турындагы законнарны бозу турында бара. Ачык мәгълүмат агентлыгы (http://openinform.ru.) хәбәрләренә караганда, тикшерү барышында гимназия исеменнән эшләнгән законсыз локаль актларга 6 протест языла. Өстәвенә, Казан Мәгариф идарәсе башлыгы исеменә теркәлгән хокук бозуларны бетерергә дигән кисәтү ясала. Директорны һәм район мәгариф бүлеге башлыгын исә дисцилинар җаваплылыкка тарту мәсьәләсе куела.
Казан хокук саклау үзәге хезмәткәрләре ата-аналарда гаризалар кабул итүне дәвам итә. Биредә мәктәптәге хокук бозулар гына түгел, балалар бакчасында булган очраклар да тикшерелә. Казан хокук саклау үзәге телефоны – (843) 2-93-04-71.
Сүз уңаеннан, 94нче гимназиянең "Татарстанның ел мәктәбе" (1995 ел), "Россиянең ел мәктәбе" (1997, 2001 еллар),"Россиянең гасыр мәктәбе" (2000 ел) кебек исемнәре бар.