Татар мәгарифе порталы
24 Февраль, 2008 - 20:59
Ресурс авторы:
Тарханова Г. И., 22 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
“Татар теленең стилистикасы” электив курс программасының эчтәлеге.
Кереш. Курсның төп максаты, бурычлары, актуальлеге турында. Библиографик чыганаклар белән танышу.
I бүлек. Стилистика фәне үзенчәлекләре. Телнең функциональ стильләренә характеристика бирү. Матур сөйләм сәнгатенә хас билгеләр, хәзерге сөйләм теле этикасы нормалары. Сүзнең асылы, сөйләмдә аның төп роле.
Логик эзлекле, эмоциональ, ышандырырлык бербөтен мәгънәгә ия булган сөйләм телен үстерү.
II бүлек. Гади сөйләм теле лексикасы.
Матур әдәбият стиле, стилистик бизәкләр. Төшенчәләрне белдерүдә синонимнарның роле. Образлы сөйләмдә капма-каршылыкны белдерүнең махсус чарасы буларак – антоним. Төшенчә һәм образ. Сүзнең эчке формасы һәм образлылык.
III бүлек. Сәнгатьле сурәтләү чарасы буларак – троплар, аларның төрләре.
Метафора – кешенең эчке кичерешләрен, рухи дөньясын сурәтләүнең төп чарасы. Метафораның өч төре: 1) катып калган (үле); 2) образлы; 3) автор метафоралары.
Фикерне җыйнакландырып бирүдә метонимия, синекдоханың роле.
Аллегория (киная) – тормыш күренешен читләтеп тасвирлауның иң үткен чарасы.
Читләтеп (астыртын) көлү аша кешене тиешенчә тәрбияләү чарасы буларак ирония.
Парадокс – катып калган искелекне җимерү, аннан көлү чарасы. Парадоксның үзенчәлекләре: кыскалык, фикернең логик төгәлләнгән һәм ачык булуы.
IV бүлек. Сөйләм фигуралары – синтаксик конструкцияләрнең үзенчәлекле формалары.
Антитеза (төшенчәләрне капма-каршы куеп, фикер, фраза тудыру) һәм градация (төшенчәләрнең мәгънәләре үсә һәм кими бару тәртибендә урнашуы) үзенчәлекләре.
Оксюморон (образны капма-каршылыклы күренешләрнең бердәмлеге аша сурәтләү) – үткен мәгънәле фикерне оештыручы фигура.
Риторик эндәш һәм сорау – сөйләмдә әһәмиятле мәгънәви позицияне билгеләү, тыңлаучының фикерен үзең теләгәнчә формалаштыру өчен кулланыла торган фигуралар.
Инверсия күренеше – иң киң таралган стилистик фигура, аның әһәмияте.
Анафора һәм эпифораның төп үзенчәлекләре.
V бүлек. Көнкүреш сөйләм теленең кулланылыш сферасы, лексика составы.
Дублет һәм күрсәткеч сүзләрнең сөйләмдә кулланылышы һәм урыны. Гади сөйләм теленең синтаксик һәм морфологик төзелеше.
VI бүлек. Әңгәмә кора белүнең әһәмияте. Әңгәмә төрләре, аларның үзенчәлекләре, аның төп модельләре.
VII бүлек. Сөйләм этикасы нормалары. Аудиториядә чыгыш ясау үзенчәлекләр. Әңгәмә коруның төп юнәлешләре.
Әзерлексез чыгыш ясауның үзенчәлекләре: үз-үзеңне тота белү (мимика), сөйләмнең төп фикерен җиткерә белү, кереш һәм йомгаклау сүзен формалаштыру.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
“Татар теленең стилистикасы” электив курсы программасы | 18.51 KB |