Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Инновацион җитештерү, инновацион проектлар һәм әлеге мәсьәләгә багышланган махсус чаралар – боларның барысы да көндәлек тормышыбызга шулкадәр ныклы үтеп керде ки, әйтерсең, Татарстан гомер-гомергә инновацияләр тармагында әйдәп баручы төбәк ролен үтәгән. Чынлыкта исә, инновацияләр сүзе моннан унбиш ел элек кенә дә, ким дигәндә, сәеррәк яңгырый иде. Ә бүген без хәтта мәктәптә укучы балаларны да әлеге юнәлештә тәрбиялибез.
Казан шәһәренең Совет районы Мәгариф идарәсе тарафыннан үткәрелгән бик тә үзенчәлекле фестиваль моңа дәлил булып тора. “Инновационные проекты – от идеи до внедрения” исеме астында уздырылган бу чарада районның барлык диярлек мәктәпкәчә белем бирү оешмалары һәм мәктәпләре катнашты.
Фестивальдә төрле темаларны яктырткан инновацион проектлар тәкъдим ителде. Алар арасында махсуслашкан белем бирү юнәлешендә шәхес тәрбияләү, чит телләрне өйрәнү, укучы шәхесен социаль яктан ачу һәм башка проблемаларны үз эченә алганнары бар иде. Бер төркем катнашучыларга проектларын сәхнәдә яклау мөмкинлеге бирелсә, икенчеләре исә үз тәҗрибәләре белән махсус оештырылган күргәзмәдә уртаклашты.
Шунысын да әйтергә кирәк, мондый төрдәге чара районда беренче тапкыр оештырыла, шуңа да карамастан оештыручыларның һәм катнашучыларның әзерлек дәрәҗәсе шактый югары. Моны чарага килгән шәһәр мәгариф идарәсе вәкилләре дә раслады.
Мондый фестивальләр оештыруның төп максаты һәм нәтиҗәсе нидән гыйбарәт соң, дигән сорауга оештыру эшләрен башкарган Лариса ханым болай дип җавап бирде: “Беренче чиратта, бу чара белем бирү учреждениеларына үзләренең соңгы берничә елда башкарган эшләрен барларга ярдәм итә. Әзерлек барышында алар булган материалларны туплап, үз “байлыкларын” үзләре бәяли алалар. Икенчедән, әлбәттә, мондый форматта аралашу тәҗрибә уртаклашуда бик тә отышлы. Башкаларның эшчәнлеген күрү һәм бәяләү алдагы елларга планнар коруга йогынты ясый”.
Югары уку йортын тәмамлап, үз белгечлеге буенча эшләргә теләмәгән яшьләр бүген һәр җирдә җитәрлек. Бу тормышта үз урыннарын таба алмыйча интеккән кешеләр дә шактый. Әлеге проблемаларны булдырмау өчен бүгенге заман мәктәбе укучыларны ирекле, үз фикерен белдерә алучы шәхес итеп тәрбияләргә тырыша. Ә инновацион проектлар фестивалендә катнашу бу өлкәдә кыйммәтле тәҗрибә белән уртаклашу өчен менә дигән мөмкинлек.
Чыганак: www.intertat.ru