Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Бүген Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында Мәскәү чит телләр институты һәм Кембридж университеты Имтихан бүлеге белән ТДГПУ арасында хезмәттәшлек турында Меморандумга кул куелды. Әлеге документка имзаларын ТДГПУ ректоры Рәдиф Җамалетдинов, Кембридж университетының Россиядәге Имтихан үзәге директоры Амет Володарский һәм Кембридж университеты Имтихан бүлегенең төбәк үсеше буенча директоры Крис Скотт-Баррет салды. Соңыннан Cambridge ESOL имтиханнарын тәкъдим итүгә багышланган конференция узды.
Бу килешү Казан һәм Татарстан студентларын Cambridge ESOL имтиханнарын тапшыруга әзерлекне тәэмин итү белән бәйле. Cambridge ESOL имтиханнары бөтен дөньяга танылган имтиханнар булып санала һәм югары бәяләнә. Меморандум нигезендә студентлар сынауларны Казанда ТДГПУның Cambridge ESOL имтиханнарын тапшыру үзәгендә бирә алачак. Элек бу мөмкинлек Мәскәү шәһәрендә генә бар иде.
Меморандум кысаларында ТДГПУ төрле дәрәҗәдәге Cambridge ESOL имтиханнарын тапшыруга әзерләүче дисциплиналарны өйрәнүгә шартлар тудыра, имтиханга әзерләнү һәм аларны бирү өчен бүлмәләр белән тәэмин итә. Кембридж университеты Имтихан бүлеге (Cambridge ESOL) үз чиратында студентларга максатларына ирешергә һәм карьера төзергә мөмкинлекләр бирә. ТДГПУга чит тел буларак инглиз теле өлкәсендәге академик стандартларның дәрәҗәсен күтәрергә ярдәм итә. Cambridge ESOL имтиханнар алуны тәэмин итә, эшләргә бәя бирә, нәтиҗәләр чыгара. Мәскәү чит телләр институты ТДГПУга төбәктә халыкара стандартлар һәм имтиханнарны кертергә булыша.
Бөекбританиянең борынгы вузларыннан берсе булган уку йорты белән хезмәттәшлек итү Татарстан өчен дәрәҗә саналып, фәнни һәм академик алмашуларны: уртак фәнни тикшеренүләрне, конференцияләрдә катнашуны, фәнни һәм тел өйрәнү буенча стажировкаларны, мәкаләләр белән, уку планнары, укыту методикалары алмашуны күз алдында тота.
Кембридж университетының Россиядәге Имтихан үзәге директоры Амет Володарский сүзләренчә, Cambridge ESOL сертификатларын дөньяның күп илләрендә таныйлар. Әлеге сертификатларның гамәлдә булу вакыты чикләнмәгән, алар бик күп белем бирү учреждениеләре һәм сәнәгать, идарә, хезмәт күрсәтү өлкәсендә эш бирүчеләр тарафыннан исәпкә алына. Тулырак мәгълүматны www.UKEnglish.ru сайтыннан белергә мөмкин.
Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru