Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Казан шәһәре прокуратурасына бер төркем ата-аналар исеменнән мөрәҗәгать кабул ителә. Алар фикеренчә, башкаланың Достоевский урамында урнашкан 96нчы гимназия бинасы авария хәлендә. Бу фактның дөреслеген ачыклау өчен прокуратура тарафыннан тикшерү оештырыла. Нәтиҗәдә, Татарстан Республикасы буенча Кулланучыларның хокукларын һәм кешенең иминлеген саклау сферасында күзәтчелек хезмәте гимназия бинасын җентекләп тикшерә. Уку йортында закон бозу очраклары теркәлә. Узган елның 29нчы декабрендә Казанның Вахитов районы суды гимназия эшчәнлеген 13 тәүлеккә туктатып тору турында карар чыгара.
Бүгенге көндә гимназия бинасының техник хәле турында ике нәтиҗә чыгарылган. Беренчедән, бинаның конструкциясе начар хәлдә, биредә уку-эшләү балалар һәм коллективның куркынычсызлыгына яный. Икенчедән, гимназия фасадында ярыклар күп. Ләкин прокуратура фикеренчә, гимназия администрациясе тарафыннан әле дә деффектларны бетерү өчен берниниди дә чаралар күрелмәгән.
Гимназия директоры исеменә административ хокук бозу турында җинаять эше кузгатыла. Шулай ук Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең башкарма комитеты мәгариф идарәсе башлыгы һәм Татарстан Республикасы буенча Кулланучыларның хокукларын һәм кешенең иминлеген саклау сферасында күзәтчелек хезмәтенең Территориаль Идарәсе җитәкчесе урынбасарына кисәтү ясала.
Бинаны нормага китерү өчен акча да бүленеп бирелә, ләкин ремонт эшләре хаман да башланмаган. Шул сәбәпле Кулланучыларның хокукларын һәм кешенең иминлеген саклау сферасында күзәтчелек хезмәте тарафыннан гимназия исеменә янә административ җинаять эше кузгатыла. Ләкин район суды эшне туктата. Вахитов районы прокуратурасы Татарстан Республикасының Югары судына район суды карарын юкка чыгаруны сорап мөрәҗәгать итә. Республика Югары суды прокуратура протестын 19нчы февраль көнне канәгатьләндерә.
2нче апрель көнне Вахитов район судында янә әлеге эш каралачак. Бүгенге көндә гимназиядә техник тикшерү эшләре алып барыла, дип хәбәр итә Республика Прокуратурасы рәсми сайты.
Фикерләр
Сылу
18 Март, 2009 - 18:48
Permalink
Саннар һәм фактлар
Соңгы 4 ел эчендә генә Россиядә 3 мәктәп җимерелде. Ике очракта бина астында калып күп кеше һәлак булды.
2005 елның 10нчы июнендә Ростов өлкәсе Зверево шәһәрендә капиталь ремонтта булган мәктәп өлешчә җимерелә. Биредә ике кеше якты дөнья белән саубуллаша.
2006 елның 26нчы октябрендә Владимир шәһәрендә инде кулланыштан төшкән мәктәп бинасы җимерелеп, ике кеше үлә.
Ниһаять, Оренбург! Бу фаҗигане әле күпләр хәтерлидер. Узган елның 1нче октябрендә булган фаҗига 5 мәктәп укучысының гомерен өзә.