Татар мәгарифе порталы
Быел югары уку йортларын тәмамлаучы студентларны эш белән тәэмин итү илебез хакимияте алдына шактый кискен баскан мәсьәлә. Хезмәт базарында вәзгыять стабильләшүгә әле ерак. Шунлыктан, Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы яшьләрне кайгыртып, аларга укуларын дәвам иттерү мөмкинлекләрен киңәйтергә уйлаган. Бүген магистратурада 20 мең бюджет урыны каралса, тиздән урыннар саны 35 мең булачак, аспирантурада урыннар 26 меңнән 29 меңгә кадәр арттырылачак. Ә белемнәрен тирәнәйтергә омтылучы яшь белгечләргә исә бушлай өстәмә һөнәри белем алу мөмкинлеге биреләчәк.
Түләүле бүлекләрдә белем алучы студентларны кайгырту мөһимлеге дә көн кебек ачык. Чөнки аларның күпчелеге кризис булу сәбәпле вуз җитәкчелегенә укулары өчен түләүне кичектерергә яки бюджетка күчерергә сорап мөрәҗәгать итә. Әмма ректорлар барлык студентларга да ярдәм итеп бетерә алмый. Шунлыктан, Мәгариф һәм фән министрлыгы аларга укуларын дәвам иттерү өчен льготалы кредитлардан файдаланырга тәкъдим итә. Әгәр мондый кредитларга банк ставкасы 18 процентны тәшкил итсә, дәүләт аның 7 процентын үзе каплаячак. Димәк, студент 11 проценттан гына кредит ала алачак. Шунысын да әйтергә кирәк, бу кредитны кайтару өчен аңа укуын тәмамлаганнан соң 10 ел бирелә.
Чыганак: www.intertat.ru
Фикерләр
Кунак
10 Март, 2009 - 15:29
Permalink
Урыннарны кыскартырга кирэк!!!!
Минемчэ, филология хэм башка вэзгыять булмаган факультетларда урыннар санын киметергэ кирэк. Мэзэк алайса, балалар саны елдан–ел кими, университетларда исэ урыннар саны шул ук, остэвенэ филиаллар белэн донья тулды!