Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Төмән шәһәрендә 1999 елда татарларның уртак милли-мәдәни мохтәрияте Себер татарлары милли-мәдәни мохтәриятенә әверелдерелгәннән соң, милли хәрәкәтнең казан татарларыннан булган иң актив вәкилләре бу эштән читтә калдырылды, аларны татар халкына хезмәт итүче бер оешмага да җитәкче итеп куймаска, дигән язылмаган карар да кабул ителеп, әле дә ул карар гамәлгә ашырылып тора.
Шунлыктан милли җаннары түзмәгән казан татарлары вәкилләре 2000 елда Төмән шәһәре казан татарлары милли-мәдәни мохтәриятен оештырып, аны зур авырлыклар белән рәсми теркәүгә дә ирештеләр. Әмма татарны таркатуда чын таркатучылар түгел, казан татарлары мохтәрияте гаепләнде, мондый хәбәр киң таратылып, Казанга да җиткерелде. Шунлыктан Казаннан да Төмән Казан татарлары мохтәриятенә җылы караш булмады, аңа төбәк идарә органнары да ярдәм күрсәтмәде. Идарә органнары да, Казан да Себердә милләт үсешенә зур зыян китергән менә шушы сәясәтнең асылына төшенә алмадымы, әллә төшенергә дә теләмәдеме – бу нәрсәнең әле ачыкланып җиткәне юк.
Шунысын әйтеп үтү дә бик мөһим. Халык массасына килгәндә, чыгышлары белән казан татарлары гына түгел, җирле себер татарлары, гади халык Себердә татарларны ике төркемгә таркату сәясәтен кабул итмәде. Шуны истә тотып, Казан татарлары милли-мәдәни мохтәрияте иганәчеләр ярдәмендә хәленнән килгән кадәр милләткә хезмәт итү эшен туктатмады, үз инициативасы белән Себер татарлары һәм Төмән өлкәсендә яшәүче татарлар милли-мәдәни мохтәрияте составына керде, әмма аның анда да гомумтатар әдәби телнең абруен күтәрүгә юнәлдерелгән тәкъдимнәре кабул ителмәде, гамәлгә ашырылмады.
Бүгенге көндә Төмән шәһәрендә өч мохтәрият бар: Себер татарлары милли-мәдәни мохтәрияте ( әмма соңгы елларда аның хәрәкәт итүе сизелмәде, рәсми теркәлү дә үтмәгән икән), күптән түгел барлыкка килгән Төмән шәһәре татарлары милли-мәдәни мохтәрияте һәм Казан татарлары милли-мәдәни мохтәрияте. Бер шәһәрдә өч мохтәриятнең нигә кирәге бар, бер генә булсын, берләшергә кирәк, дигән тәкъдимнәр дә ишетелде.
Казан татарлары мохтәрияте Шурасы менә шул хакта фикер алышты: яшәтергәме бу мохтәриятне, кушылыргамы яңа барлыкка килгән, әмма себер татарлары телен, мәдәниятен үстерүне төп максаты итеп карап, гомумтатар әдәби телнең, әдәбиятның абруен күтәрүгә битараф булган яңа оешкан мохтәрияткә?
Өлкә милли-мәдәни мохтәрияте дә, күп кенә галимнәр дә яңадан себер татарлары статусын алу, себер-татар телен торгызып үстерү мәсьләсән үзләренең төп бурычы итеп саный икән, бу юнәлештә актив эш алып бара икән, гомумтатар әдәби телне кем яклар да, кем саклар, дигән сорау туды. Әле күптән түгел генә Төмән шәһәренең Кырынкүл бистәсендәге татар этно-мәдәни мәктәп укучылары белән җирле каләм тибрәтүчеләрнең очрашуы булып үткән иде. Шунда исеме билгеле бер һәвәскәр шагыйрьнең балалар алдында ясаган чыгышы да сискәндереп җибәрде. “ Безнең эшләребез кыен, әдәби тел безнең җирле телебезне басып китте”, дип аптырашта калдырды ул себер-татар теле нигезендә тырышып әдәби телне өйрәнә торган укучыларны.
Казан татарлары себер татарлары телен үстерүгә каршы тормау гына түгел, аңа хәленнән килгән ярдәмен күрсәтә, ул тел яшәргә тиеш, дип саный, әмма әдәби тел нигезендә генә үсә ала ул, аларның икесен аерып карау милләтне юк итүгә китерәчәк, дигән фикердән чыгып эш итә Казан татарлары мохтәрияте. Аның бу фикерне халыкка, җәмәгатьчелеккә җиткереп торуы да зур әһәмияткә ия.
Мәдәнияткә килгәндә, бу казан татарлары мәдәнияте, ә монысы себер татарларыныкы, дип карау мөмкин дә түгел, алар аерылгысыз бәйләнештә. Шуның өчен мәдәниятебез үсешендә ике этник төркемнең кулга-кул тотынышып эшләве генә уңай нәтиҗәләр бирәчәк, дип карый Казан татарлары мохтәрияте.
Аның хаклыгын тормыш, җәмгыять үзе раслый. Иң ерак саз якларындагы борынгы себер татарлары авылларында да милләттәшләребез Себердә әдәби телнең саклануын, аның укытылуын тели, балалар да, ата-аналар да: “ Безгә әдәби телне югалтырга ярамый, югыйсә без бит татар дөньясыннан төшеп калачакбыз, башка милләтләр мәдәниятенә кереп китә алмыйбыз бит татар авылында яшәп”, - дип аңлаталар үз теләкләрен. Менә шул мәсьәләләр хакында барды сүз Шура утырышында.
Төмән шәһәренең Казан татарлары мохтәрияте үзенең исәп-хисап сайлау конференциясен үткәреп, анда шушы мәсьәләләрне карап, тиешле карарларны аек акыл белән кабул итәчәген белдерде.
Берләшү дигәндә, булган, эшләп торган мохтәриятне юк итү белән генә хәл ителми берләшү мәсьәләсе, фикер уртаклыгына ирешү генә бердәмлеккә китерә ала, дигән уйдан чыгып, Төмән шәһәренең Казан татарлары мохтәрияте яңа оешкан мохтәрияткә ике арада Координацион совет оештырып, бергәләп эшләү тәкъдиме белән чыкты. Ул мохтәрият тә бергә эшләргә әзер булуын белдерде.
Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru