Татар мәгарифе порталы
Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты ректоры карары белән 2009нчы елның 1нче мартыннан университетта Чит телләр Институты эшли башлый, дип хәбәр итә уку йортының рәсми сайты. Институт чит телләр, Көнчыгыш телләр факультетлары һәм факультетара кафедра базасында төзелә. Институт кадрларның тел һәм фәнни-методик әзерлек сыйфатын үстерү, яңа мәгариф программаларын һәм технологияләрен булдыру өчен бу өлкәдә фәнни-педагогик көчне туплау, университетның инновацион үсешендә методик-педагогик һәм лингвистик дисциплиналар ролен үстерү, халыкара һәм мәдәни-агарту эшчәнлеген киңәйтү, фәнни һәм педагогик экспертиза эшен булдыру максатыннан ачыла.
Институт составына шулай ук Көнбатыш Европа телләре һәм Көнчыгыш телләр бүлекләре дә кергән.
Чит телләр Институты бүлекләре составына түбәндәге кафедралар кергән:
Көнбатыш Европа телләре бүлеге:
- француз теле кафедрасы;
- немец теле кафедрасы;
- теоретик һәм гамәли лингвистика кафедрасы;
- инглиз теле һәм аны укыту методикасы кафедрасы;
- контрастив лингвистика һәм тәрҗемә фәненә кереш кафедрасы;
- филология факультетларының инглиз теле кафедрасы;
- инглиз теле кафедрасы;
- табигать-математика факультетларының инглиз теле кафедрасы;
- чит телләр кафедрасы.
Көнчыгыш телләр бүлеге:
- көнчыгыш телләр кафедрасы;
- инглиз теле теориясе һәм практикасы кафедрасы.