Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Бүген Казан шәһәре Вахитов районының яһүд компонентлы этномәдәни класслары булган 12 нче гомумбелем бирү мәктәбендә үзенчәлекле вакыйга булды. Дөньякүләм танылган Hewlett-Packard, ягъни НР компаниясе мәктәпкә 10 ноутбук, 4 кесә персональ компьютеры, күп функцияле басу җайланмалары, проектор, Интернетка чыгу мөмкинлекләре һәм балаларга белем бирү өчен әзерләнгән төрле программалардан торган мобиль компьютер классы бүләк итте. Бу гамәл НР компаниясе белән Татарстан Республикасы Хөкүмәте арасында 2005 елның 8 сентябрендә имзаланган «Татарстан Республикасының мәгълүмати технологияләр һәм мәгълүмати коммуникацион ресурслар үсеше өлкәсендәге ниятләре турында»гы протоколы кысаларында башкарыла, дип белдерде шушы вакыйга уңаеннан килгән НР компаниясе вице-президенты һәм НРның Россиядәге генераль директоры Оуэн-Кристофер Кемп. Аның сүзләренчә, Россия, шул исәптән Татарстан икътисадының һәм IT-базарының соңгы елларда үсеш алуы нәтиҗәсендә, НР компаниясенең корпоратив һәм социаль өлкәдәге, экспорт юнәлешендәге программаларны әзерләүдә, яңа инвестицион проектлар гамәлгә кертүдә мөмкинлекләре шактый артты. Федераль программаларга ярашлы рәвештә, безнең хезмәттәшлегебез һәм инвестицияләребез илкүләм технологияләр базасын үстерүгә, дөньякүләм дәрәҗәдәге югары квалификацияле белгечләр әзерләүгә һәм Россия төбәкләрендә аларның эшләп китүенә ярдәм итүгә корылган, дигән фикерен җиткерде ул.
Казан мәктәбенә бүләк ителгән яңа мобиль классның бәясе, җиһазларның төбәкләрдәге бәясенә карап, 35-50 мең АКШ доллары белән исәпләнә.
Мобиль компьютер классы ачылу тантанасында шулай ук Татарстан Республикасының мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Фәрит Фазылҗанов, Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министры вазифаларын башкаручы Данил Мостафин, Казан шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин, Россиядә НР компаниясенең корпоратив маркетингы буенча директоры Ирина Ефремова, 12 нче мәктәп директоры Ольга Трупп катнашты.
НР компаниясенә нигез салынуга 70 ел, Россия территориясендә эшчәнлеген җәелдерүгә быел 40 ел тулачагын искәртеп, аның вице-президенты журналистлар белән очрашу барышында шушы вакыт эчендә Россиянең 75 урта һәм югары мәктәбенә компьютер классы алуга компания тарафыннан грантлар бирелүен басым ясап әйтте. Казан мәктәбе шушы грантка лаек мәгариф оешмалары исемлегендә – 64 нче. Компания исә грантка лаекларны сайлаганда, беренче чиратта, белем бирүнең инновацион нигезгә һәм IT өлкәсендәге мәгариф программаларына корылганлыгына игътибар итә. НР компаниясе грантына лаек булган мәгариф оешмалары, мәсәлән, 12 нче мәктәп компаниянең цифрлы бергәлегенә дә кертелә, бу исә мәктәпкә бергәлектә үз эшкәртмәләрен тәкъдим итүдән тыш, шулай ук программа әгъзаларының яңа уку программалары турында да хәбәрдар булырга мөмкинлек бирә. «Безнең компания Россия технологияләр институтын оештырды, Казан дәүләт университеты «Университет кластеры» программасына кертелде. Ә дөньякүләм икътисади кризис мәгариф оешмаларына ярдәм итүгә компания өчен киртә була алмый, киресенчә, НР компаниясенең Россиядә бу тармакка инвестицияләре артачак кына. Татарстада без кызыклы проектлар эзлибез, үз чиратыбызда, һәртөрле ярдәм күрсәтергә ниятлибез, чөнки республикада мәгълүмати технологияләрнең үсеш дәрәҗәсе шактый югары», - дип аңлатма бирде директоры Оуэн Кемп.
НР компаниясенең үз бизнесын җәелдерү белән генә шөгыльләнмичә, мәгълүмати бергәлек оештыруга да игътибар итүен, шул рәвешле, эшчәнлегенең социаль юнәлештә булуын күрсәтүен һәм Татарстанның компания белән алга таба да хезмәттәшлегенә ышаныч белдерүен искәртеп, министр Ф.Фазылҗанов Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән НР компаниясенә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Мәгариф һәм фән министры вазифаларын башкаручы Д.Мостафин исә НР компаниясенең республикада инвалид балаларга дистанцион белем бирү проекты буенча җиһазлар һәм компьютер технологияләре белән ярдәменә өмет белдерде.
12 нче гомумбелем бирү мәктәбе директоры О.Трупп, әлеге уку йортының 10 еллыгына узган елны Казан шәһәре мэриясе тарафыннан бүләк ителгән компьютер классына моннан соң чират һәм тарткалаш бетәчәк, балаларга иркенләп шөгыльләнү өчен тулы мөмкинлек булачак, дип, шатлыгын яшермәде. Аның сүзләренчә, элек төгәл һәм табигать-фәнни юнәлештәге дәресләрдә генә компьютер программалары куллану мөмкинлеге булса, хәзер рус теле һәм чит телләр, әдәбият, тарих кебек гуманитар дәресләрдә файдаланырга мөмкин. Яңа ноутбукларда хәтта берьюлы икешәр укучы шөгыльләнә ала: берсе тавыш көчәйткечләрне киеп диктант язса, икенчесе тест яза һ.б.
Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru