Татар мәгарифе порталы
Конференциядә Татарстан, Марий Эл, Удмуртия, Түбән Новгород һәм Ульян өлкәләреннән барлыгы 210 мәктәп укучысы катнашкан, барлыгы 189 доклад якланган.
Конференциядә эш 9 секциядә барган. Аларның һәрберсендә үз җиңүчесен билгеләгәннәр. Әйтик, гомуми экология мәсьәләрен Казан шәһәре Совет районының «Танкодром» балалар иҗат үзәгенә йөрүче 8нче сыйныф укучысы Олег Шамаевтан да яхшырак белүче булмый. Олегның олы абыйсы Денис (159нчы лицейның 11нче сыйныф укучысы) сәнәгать һәм химия экологиясе мәсьәләре буенча беренчелекне яулый. “Экосистемаларның биологик төрлелеген саклау” секциясендә Чистай шәһәренең 1нче гимназиясе укучысы (7нче сыйныф) Павел Петрунинга тиңнәр булмый. Зәй кызы Арина Федорова (4нче урта мәктәп, 8нче сыйныф укучысы) валеологиядән, ә Аксубай муниципаль районы Иске Мокша лицееның 9нчы сыйныф укучысы Ольга Захарова экологиядән иң шәп доклад әзерли. Региональ экология мәсьәләләрендә дә Түбән Камалыларга тиңнәр табылмый. 1 урынны шәһәрнең балалар экология-биология үзәгенә йөрүче 10нчы сыйныф укучысы Эльвира Садретдинова ала.
Чит регион укучылары арасында да җиңүчеләр бар. Мисал өчен, күрше Марий Эл республикасыннан килгән 10нчы сыйныф укучысы Данил Рофихин “Биоиндикация һәм биомониторинг” секциясендә беренчелекне беркемгә дә бирми. Агроэкология тематикасын да Марий Эл укучылары иң яхшы белүчеләр (Волжск шәһәренең 6нчы урта мәктәбе 10нчы сыйныф укучылары Надежда һәм Любовь Ермохиналар). “Су ресурларын саклау һәм рациональ кулану” секциясе докладларга иң бай бүлек була. Биредә җиңүне “Танкодром” укучысы Артур Матвеев ала.