Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Татарстан Милли китапханәсенә «Әтиемә ярату белән карыйм» исемле китап бүләк итте. Китап рус телендә язылган һәм русча «Отцу — с любовью» дип атала. Анда Минтимер Шәймиев үзенең әтисе — Шаһишәрип Шәймөхәммәт улы Шәймиев турында истәлекләрен яза.
Гомумән, бу китапта Минтимер Шәймиевнең генә түгел, ә Россиядә билгеле башка шәхесләрнең дә үз әтиләре турында язган мәкаләләре урын алган. Барлыгы — 35 автор, алар арасында - Жорес Алферов, Андрей Битов, Владимир Войнович, Римма Казакова, Иосиф Кобзон, Анатолий Карпов, Василий Лановой, Леонид Рошаль, Аман Тулеев, Зураб Церетели, Никас Сафронов, Валерий Шанцев һ.б. бар.
220 битлек китап зур форматта, гаилә архивларындагы фотолар кулланып, зәвык белән эшләнгән. Авторларның фотосурәтләре китапның тышлыгында да урнаштырылган. Анда, мәсәлән, үзе дә әти кеше булганга күрә, Минтимер Шәймиевнең ике улы белән төшкән фотосын күрергә мөмкин.
"Ата батырлыгы" Россия милли премиясе кысаларында, «Отцу — с любовью» сериясендә нәшер ителгән бу китап әле беренче чыгарылыш кына, киләчәктә башка авторларның истәлекләрен туплап, аның дәвамы да булырга мөмкин. «Отцу — с любовью» узып киткән 2008 ел ахырында Мәскәүнең «Юный техник» журналы редакциясе коллективы тарафыннан чыгарылган. Минтимер Шәймиев китапны Татарстан Милли китапханәсенә 250 данәдә бүләк итте.
Шунысын әйтергә кирәк, китапка кереш сүзне дә Татарстан Президенты язган. «Ничек әти булырга? Ата булу җаваплылыгына, башка әйберләргә кебек үк, тормыш үзе өйрәтә. Бу китап шушы акыл-зирәклеккә төшенергә ярдәм итәр дип өметләнәм», - дип яза анда Минтимер Шәймиев.
Минтимер Шәймиевнең әтисе язмышы турындагы мәкаләсе китапның 201нче битендә бирелгән. Анда Шәрип абыйның 1960 елда төшкән фотосурәтен, Шәймиевләр гаиләсенең 1953 елда төшкән фотосын күререргә була.
Минтимер Шәймиевнең әтисе - Шәймөхәммәт улы Шаһишәрип 1901 елда Татарстанның бүгенге Актаныш районында, Әнәк авылында туып үскән. Президент аның хакында: «Минем хәтердә сакланучы әти образы төрле-төрле вакыйгалардан тукылган. Аларның һәркайсында мин аны яңа, кайвакыт көтелмәгән яктан ачам», - дип яза.
Бу мәкаләдә кызыклы гына факт ачыклана: «XIX гасыр архивларында Шәймиев фамилиясе очрамый. Эш шунда ки, минем бабайны авылда исемен кыскартып Шәйми дип атап йөрткәннәр. Ул чакта бит балаларның фамилияләре әтисе исеме буенча язылган, шуңа күрә беренче Шәймиев барлыкка килгән — ул минем әти. Безнең дә фамилия шулай барлыкка килде. Без — аның балалары — барыбыз да Шәриповлар булдык. Әмма паспорт алганда мин әти кебек Шәймиев булырга теләдем. Шулай итеп, мин әтидән соң гаиләдә бердәнбер Шәймиев булдым. Хәзер дә Шәймиевләр күп түгел: минем малайлар һәм аларның балалары», - дип яза Минтимер Шәймиев.
Мәкаләне укыганда дүрт яшьлек Минтимернең 1941 елда әтисен Бөек Ватан сугышына озатуы, Мәскәү янында яраланганнан соң әтисенең 1942 елда авылга әйләнеп кайтуы, янә колхоз рәисе булып сайланып, 26 ел буе шушы вазифада эшләве, ничек итеп халыкның көнкүреш мәсьәләләрен чишүе кебек вакыйгалар бербер артлы күз алдыннан үтә.
«1967 ел. Мин инде партия обкомында эшлим. Бервакыт әти шалтыратты һәм ашказаны авыртуы, шифаханәгә барырга теләве турында әйтте. Ул чакта әти үз гомерендә Казанга беренче тапкыр килде», - дип искә ала Минтимер Шәймиев. Әтисенең авырып, өйдә үлем түшәгендә яткан көннәре искә алырга Минтимер Шәймиевкә бер дә җиңел булмагандыр. Тиздән вафат буласын белгән әтисе аңа: «Әниегезне саклагыз!», - дип әйтеп калдырган.
«Торган саен шуңа инанам: кешедәге талант, иң яхшы сыйфатлар әллә кайдан килеп чыкмый, ә нәселдән күчә. Барысы да геннарда саклана һәм без белмәгән рәвештә балаларның, оныклар яисә оныкчыкларның берсендә ачылып китә. Минемчә, мин өлешчә әтинең ул вакытта ачылып бетмәгән сыйфатларын тормышка ашырдым. Димәк, әти-әниләр бу дөньядан юкка чыкмый, алар безнең үзебездә яши», - дип яза Минтимер Шәймиев. «Миңа теләсә нинди авырлыкны җиңеп чыгарга ярдәм итүче рух ныклыгын әти салгандыр. Ул әле дә минем өчен үрнәк булып тора. Шәймиев Шәрип — үз заманы кешесе, шул ук вакытта ул үзенчәлекле шәхес иде», - ди Минтимер Шәймиев.
«Әтиләрне бөтенләе белән аңлау мөмкин түгелдер. Тормыш юлыннан атлаган саен мин әтине ныграк аңлыйм. Әти булгач, үзем дә сизмичә, үземне әтием кебек тота башладым. Мин дә кырыс, кайвакыт улларымны орышкалый идем. Алар хәзер бу турыда көлеп һәм рәхмәт сүзләре белән искә алалар», - дип яза Президент үзен әтисе белән чагыштырып.
Татарстан Милли китапханәсе директоры Наил Камбеев сүзләренчә, «Отцу — с любовью» китапларын республика китапханәләренә таратачаклар. Башта барлык муниципаль районнарның үзәк китапханәләренә, аннан соң - эре җирле үзидарәләргә караган китапханәләргә. «Китап җиңел тел белән язылган. Ул мәктәп укучыларына, яшьләргә һәм өлкәннәргә дә кызык булыр дип уйлыйм. Бу китап җәмгыятьтә ата кешенең ролен үстерү, яшь буында үз ата-анасына хөрмәт һәм ата кешеләрдә җаваплылык хисен тәрбияләү максатына хезмәт итә», - ди Милли китапханә директоры.
Наил Камбеев шулай ук Минтимер Шәймиевнең һәрвакыт Татарстан китапханәләренә ярдәм күрсәтүе турында да әйтә. «Узган елда гына да Татарстан китапханәләрен яңа китаплар белән тәэмин итү өчен республика Хөкүмәте 20 миллион сум күләмендә өстәмә акчалар бүлеп бирде.
Кызганычка, Россиядә муниципаль берәмлекләр турында яңа закон чыкканнан соң китапханәләрне үзәкләштерелгән рәвештә яңа китаплар белән тәэмин итү эше күп кенә төбәкләрдә инде башкарылмый. Шушы шартларда Татарстанда китапханәләргә мөнәсәбәт яхшы булуы шатландыра. Узган ел бирелгән өстәмә акчаларга без беренче чиратта «Татарика» китапларын сатып алдык. Хәзер татар халкы тарихы, Татарстанда яшәүче халыклар, җирле сәнәгать турында мәгълүмат бирүче мең битлек бу энциклопедия Татарстандагы барлык китапханәләрдә дә бар. Билгеле булганча, бу китапның инде ике томы чыкты, өченчесе әзерләнә», - дип сөйләде Наил Камбеев.
Чыганак: www.intertat.ru