Татар мәгарифе порталы
Сез монда
15 октябрьдә IX Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенә гаризалар кабул итү башланды. Бәйге бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең иҗади мирасын популярлаштыруга, тарихи хәтерне саклауга һәм Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә татар телен һәм мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән.
Бәйгене Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештыра.
Бәйгедә 5 яшьтән өлкәнрәк Россия һәм чит ил гражданнары катнаша ала.
Катнашучылар үзләренең иҗади сәләтләрен сигез номинациядә күрсәтә ала:
- «М. Җәлил татар телендә»
- «М. Җәлил рус телендә»
- «М. Җәлил дөнья халыклары телләрендә»
- «Фронтовик язучылар»
- «Фронтовик язучылар әсәрләрен коллектив белән башкару»
- «Профессиональ башкаручылар»
- «Җәлилчеләр»
- «М. Җәлил шигырьләренә җыр»
Бәйге дүрт этапта узачак:
- 2026 елның 15 октябреннән 20 ноябренә кадәр — гаризалар кабул итү;
- 2026 елның 21–28 ноябрь көннәрендә — гаризаларны һәм тәкъдим ителгән материалларны беренчел тикшерү;
- 2026 елның 29 ноябреннән 15 декабренә кадәр — жюри тарафыннан чыгышларны бәяләү һәм финалистларны билгеләү (дистанцион рәвештә);
- 2026 елның 16–30 декабрь көннәрендә — онлайн форматта финал этабы.
Финалда җиңүчеләр һәм призлы урыннар яулаучылар 2027 елның февралендә Казан шәһәрендә узачак бәйгенең гала-концертына чакырылачак.
Бәйгедә катнашу өчен электрон гариза тутырырга һәм әсәрне сәнгатьле башкару видеосына сылтама беркетергә кирәк. Шулай ук шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә имзаланган ризалык таләп ителә.
«Җәлилчеләр» номинациясендә катнашучылар үзләре иҗат иткән әсәрнең Word форматындагы текстын да тәкъдим итәргә тиеш.
Гариза тутырган һәр катнашучыга автомат рәвештә электрон сертификат бирелә.
Гаризалар 2026 елның 20 ноябренә кадәр кабул ителә.





