Татар мәгарифе порталы
Татарстан мәгариф һәм фән министры КДУ базасында Идел буе федераль университеты булдыруның уңай якларын гына күрә.
“Мин тискәре якларны күрмим. Бу уңай яклары гына булган вәзгыять”, - дип белдерде бүген Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры журналистларга.
Альберт Гыйльметдинов сүзләренчә, Идел буе федераль университеты булдыру республиканың югары белем бирү системасына югары статустан тыш өстәмә акча да җәлеп итәчәк. Финанслау теге яки бу университетны үстерүнең расланган программасы белән билгеләнәчәк. "Россия Федерациясе Хөкүмәте раслаячак Якутия университеты программасын гамәлгә ашыруга бер күләмдә, ә Идел буе федераль университеты өчен икенче күләмдә акча кирәк булырга мөмкин. Суммалар турында университетны үстерү программасы раслангач кына төгәл сөйләшеп була”, - дип белдерде министр.
Татарстан мәгариф һәм фән министры фикеренчә, теләсә кайсы очракта зур суммага өметләнеп була. – Ике оештырылган федераль университетны үстерүгә 3 миллиард сум акча бүлеп бирелде. Илдәге һәм дөньядагы икътисади вәзгыятьне исәпкә алып, акча күп булмаска да мөмкин”, - дип белдерде ул.
Идел буе федераль университеты булдыру Татарстан мәгариф системасы өчен зур уңыш, дип ышана Альберт Гыйльметдинов. “Федераль университетларга үз стандартларын булдыру һәм аның буенча эшләү хокукы бирелә”, - диде ул. Министр фикеренчә, Идел буе федераль университеты булдыру абруй казану да. “Хәзер безнең республикада югары һөнәри белем алу дәрәҗәсе кинәт күтәрелде”, - дип ассызыклады ул.
Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru
Фикерләр
Сылу
22 Октябрь, 2009 - 16:55
Permalink
Билгесез...
Билгесез, һәрхәлдә бер үк дисциплиналарны укыткан факультетлар бетерелер, мөгаен, димәк, күпме укытучы эшсез кала дигән сүз. Сезнең соравыгызга карата кызыклы материал "Азатлык"та да басылып чыкты: http://www.azatliq.org/content/article/1857671.html
Кунак
22 Октябрь, 2009 - 16:30
Permalink
Татар теленә университетта мөнәсәбәт ни хәлдә булыр?!
Татар теле, көнчыгыш телләре кафедрасы, һ.б.лар эшләрме? Әллә урыс телле Гилмутдиновны бары финанс яклары гына кызыксындырамы?