Татар мәгарифе порталы
Татнетны үстерү фонды ТР Арча муниципаль районы Башкарма комитеты, Арча районы Мәгариф идарәсе һәм Кушлавыч төп гомумбелем мәктәбе белән берлектә Г.Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган, кул эшләре сәнгатенең "Әкияттә кунакта" Россиякүләм видео мастер-класслар бәйгесен тәкъдим итә.
Бәйгедә гомуми белем учреждениеләре белән беррәттән өстәмә белем бирү учреждениеләре, сәнгать мәктәпләре, махсус (коррекцион) мәктәпләр дә (!) катнаша ала. Катнашучыларның эшләре 4 яшь категориясендә бәяләнәчәк:
Иҗади эшләр Габдулла Тукай әсәрләрендәге әкияти геройларга багышланган булырга тиеш. Яшь категоряиләренә карап эшләргә таләпләр төрлечә. Гомуми таләпләр - видеороликның дәвамлылыгы 10 минуттан артмаска һәм зурлыгы 100 Мб'тан артык булмаска тиеш. Роликны MP4 форматында әзерләп җибәрергә тәкъдим ителә. Эшләр 14 нче марттан 15 нче апрельгә кадәр tukay130@yandex.ru адресы буенча электрон почтага кабул ителә.
Бәйгенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы 22 апрель көнне Габдулла Тукайның туган авылы Кушлавычта (Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы) - I Россиякүләм "Әдәби җәүһәрләр" татар әдәбиятын сөючеләр бәйгесенең финалы кысаларында үткәреләчәк, дип планлаштырыла.
Бәйгенең мәгълүмати иганәчеләре - "Белем.ру" татар мәгарифе порталы, "Идел" татар яшьләре журналы, "Арча хәбәрләре" газетасы, Кушлавыч сайты. Бәйгенең иганәчесе булырга теләүчеләр Татнетны үстерү фонды белән элемтәгә керә алалар.
Бәйгегә таләпләр белән бәйгенең нигезләмәсен укып танышырга була: НИГЕЗЛӘМӘ.
Барлык катнашучыларга да уңышлар теләп калабыз.
Фикерләр
Ильфар
20 Апрель, 2016 - 21:23
Permalink
Видео мастер-класслар бәйгесе нәтиҗәләре!!!
Г.Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган Россиякүләм видео мастер-класслар бәйгесе нәтиҗәләре: http://qushlawich.ru/node/661
Ильфар
20 Апрель, 2016 - 07:25
Permalink
Кадерле катнашучыларыбыз
Кадерле катнашучыларыбыз! Жюри эше тәмам, бүген килештерү, чакыру хатлары төзү һ.б. формаль эшләр генә калып бара. Бүген көн (кичкәдер) дәвамында конкурс нәтиҗәләре буенча официаль игълан эленәчәк...
Ильфар
17 Апрель, 2016 - 21:44
Permalink
Г.Тукайның 130 еллыгына багышланган конкурска килгән эшләр
Хөрмәтле катнашучылар! Ниһаять эшләрне кабул итүнең соңгы ике көнендә өелеп килеп төшкән барлык хатларны да беренчел карап чыктык. Хәзер инде аларны жюри бәяли башлаячак. Әлбәттә кайбер нигезләмә таләпләренә бөтенләй дә җавап бирмәгән эшләрне әлеге баскычта ук төшереп калдырырга туры килде. Шулай ук кайбер критерийларга гына тәңгәлләшеп килеп җитмәгән бик эчтәлекле эшләр күренеп тора, аларын нишләтергә икәнен хөрмәтле жюри комиссиясе хәл итәчәк. Ә әлегә нәтиҗәләр якынча болай (12 эшне ярдәм итүче укытучыларыбыз карады, кайсы районнардан кабул ителүен алардан да белербез):
- Актаныш районы - 4 эш
- Алабуга - 9
- Әлки - 3
- Арча -16
- Әтнә - 6
- Балтач - 3
- Биектау - 4
- Бөгелмә - 4
- Казан шәһәре - 12
- Кама Тамагы районы - 1
- Мамадыш - 2
- Яңа Чишмә - 1
- Норлат - 7
- Питрәч - 3
- Саба - 5
- Сарман - 3
- Тукай - 8
- Теләче - 1
- Яшел Үзән районы - 4 эш
Ярдәмгә алынган 12 эшне караган укытучыларыбызның нәтиҗәләреннән тыш 96 эш! Кыскасы конкурсантларга да, жюри комиссиясенә дә бары тик уңышлар гына теләп калабыз! (Хәзергесе вакытта эшләрне номинацияләргә бүлү бара...)
Ильфар
16 Апрель, 2016 - 10:03
Permalink
Эшләрне кабул итү тәмам
Кадерле хезмәттәшләр! Конкурска эшләрне кабул итү официаль төстә тәмамланды. Хәзер 20нче апрельгә кадәр видеоларны карау эше белән шөгыльләнәчәкбез. Күбегез эшләрне җибәрүне соңгы өч көнгә калдырган булгансыз икән. Әлеге вакытта 70тән артык күчермәлисе хатыгыз көтеп тора. Тик борчылмагыз, нигезләмә таләпләренә җавап биргән һәм вакыт кысаларына сыйган барлык эшләрне дә конкурска кабул итәрбез...
Эшләр бик күп булу сәбәпле эшләре нигезләмә таләпләренә җавап бирмичә конкурска катнашуга кабул ителмәгән эшләргә генә җавап юлланачак.
Кайбер очракларда ачыклык кертү өчен дә хат язуыбыз бар (телефоныгыз күрсәтелмәгән булса).
P.S. Конкурслар үткәч күпсанлы әңгәмәләр буенча видео, архив, сылтама (ссылка) дигән нәрсәләр белән эшләү һәм нигезләмәне (положение) төгәл уку кебек әйберләр турында берәр күргәзмә мәгълүмат та бирми булмас дигән нәтиҗәгә килдек. Киләчәккә бик файдалы булачак, шулай эшләп өйрәнелә инде...
Барлык катнашучыларга уңышлар теләп калабыз. Башладык!..
Ильфар
15 Апрель, 2016 - 06:29
Permalink
Эшләрен тәкъдим итүчеләр игътибарына...
Конкурска эшләрен тәкъдим итүче, кадерле катнашучыларыбыз! Соңгы көннәрдә конкурска эшләр күп килү сәбәпле сезгә җаваплар биреп өлгереп булмый. Күчермәләп алу озак вакытны ала, яки каядыр сылтаманы дөреслисе, элемтәгә чыгасы була...
Борчылмагыз, нигезләмәдә күрсәтелгән вакыт эчендә килеп өлгергән барлык эшләрне дә карап чыгачакбыз...
Фәрит Вафин
15 Апрель, 2016 - 21:14
Permalink
мастер-класс
Ильфар! Безнең "Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа Кенәр интернат-мәктәбе"ннән дә видеолар җибәрелгән иде.Алар конкурста башка балалар белән тигез шартларда катнашалармы,әллә аерым караламы? Хезмәтләрне бәяләгәндә шунысын да искә аласыздыр бит инде.
Ильфар
16 Апрель, 2016 - 09:57
Permalink
Фәрит абый
Фәрит абый, кызганычка каршы нигезләмәдә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар мәктәпләре өчен аерым номинация юк шул. Бу нәрсә күп кенә күргәзмәләрдә йөреп коррекцион мәктәп укучыларының бик матур эшләрен күргән хезмәттәшләребез тарафыннан тәкъдим ителде. Әлбәттә эшләрне караганда бераз өстәмә мөмкинлекләр булыр (эшләр бит бик күп критерийлар буенча баллар җыя һәм алар ахырдан кушылалар). Әлегә барлык тәкъдим ителгән эшләрне карап бетермәдек, без кабул иткән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар мәктәпләреннән 2 эш бар...
Ильфар
12 Апрель, 2016 - 18:37
Permalink
Кабул итү вакыты бетеп килә...
Конкурска әлегесе вакытка барлыгы 31 эш кабул ителде. 15нче апрель көнне 24 сәгать 00 минутта бәйгегә эшләрне кабул итүне официаль ябабыз. Вакыт аз калып бара. Катнашырга теләүчеләр рәхим итегез! Кабул итү тукталганнан соң барлык эшләр жюри комиссиясенә тәкъдим ителәчәк...
Ильфар
8 Апрель, 2016 - 12:07
Permalink
Конкурска әлегә кабул ителгән эшләр
Конкурска әлегесе вакытка Казан шәһәре 20нче номерлы гимназиясе инде 4 эш әзерләп җибәрде. Казан шәһәре 160нчы номерлы балалар бакчасы, Актаныш районы Аккүз мәктәбе, Арча районы 1нче номерлы, Сеҗе, Чүриле мәктәпләре, Әтнә районы Күәм балалар бакчасы, Мамадыш 4нче номерлы балалар бакчасы, Питрәч мәктәбе, Теләче районы Иске Җөри мәктәпләре дә бик матур эшләрен тәкъдим иттеләр...
Конкурста катнашырга рәхим итегез! Алдагы язмаларыбызда әйткәнебезчә эшләрне кабул итү 15нче апрельгә кадәр (кертеп) дәвам итә...
Ильфар
6 Апрель, 2016 - 08:32
Permalink
Бәйгегә бик матур эшләр...
Бәйгегә бик матур эшләр килә. Һәр катнашучы тырышып, төгәл һәм пөхтә итеп эшләргә тырышкан. Шуңа да эшләрне кабул иткәндә артык "зурлар күзлегеннән" карамыйбыз. Ә бәяләү жюри комиссиясе эше. Кайбер техник кимчелекләрне кабул итү процессында бергәләп тә хәл итәбез. Катнашырга рәхим итегез!..
Ильфар
28 Март, 2016 - 11:22
Permalink
Конкурс буенча...
Күрсәтелгән почта адресы буенча эшләр килә башлады. Катнашырга теләүчеләр рәхим итегез! Тик кайбер эшләрне официаль белдерүдә почта адресы күрсәтелгәч нигезләмәне укып тормыйча гына да җибәрделәр дигән шик туа. Кадерле хезмәттәшләр, эшләрне конкурска тәкъдим иткәнче, зинһар, нигезләмәне (http://belem.ru/akiyatta-kunakta-tuqay-130.pdf) укып чыгыгыз. Тематик, эчтәлек ягыннан туры китерә алсагыз, техник ягын бергәләшеп булса да чишеп бетерербез (әгәр дә кыенлыклар туса)...
Хөрмәт белән оештыру комитеты исеменнән Ильфар Әюпов (Кушлавыч мәктәбе)
Фәрит Вафин
28 Март, 2016 - 16:59
Permalink
Конкурс буенча сорау
Ильфар! Видеода укытучы үзе генә булса ярыймы? Укучының булуы мәҗбүриме? Укытучы нәрсә,ничек эшләгәгенен үзе сөйләп барырга тиештер бит инде.Бөтенесе аңлашылсын өчен берәр үрнәк видео куйсагыз әйбәт булыр иде.
Ильфар
28 Март, 2016 - 19:31
Permalink
Тәртибе болай :)
Фәрит абый бик кирәкле сорау күтәрдегез әле. Җаваплар мондыерак.
- Нигезләмә буенча укучының булуы һәм әлеге эшне ул башкаруы күренү мәҗбүри;
- Укучы үзе сөйли алмаган ахыргы очракта гына (төрле сәбәпләр булырга мөмкин инде) укытучы сөйли ала;
- Инде бик ахыргы очракта гына язма титрлар кулланырга була. Тик нигезләмә буенча рус, татар, инглиз телләрен кулланырга яраганлыктан укучы яки укытучы бу телләрнең кайсында булса да сөйләп чыга алырга тиештер инде;
- Эш барышына әгәр дә укытучы ярдәм итеп җибәрсә зыянлы түгел, барын да эшләп бирү булып кына күренмәсен.
Видео мастер классның ахыргы нәтиҗәсе, аны караган кеше бу эшне үзе дә башкарып чыгарга өйрәнә алуы. Мин алдагы комментларда кисеп, тапшыру сыман ясау турында әйткән идем. Аларны да карап чыгыгыз. Ә үрнәк видеоны конкурсантларның шәхси рөхсәте булса гына куя алырбыз инде. Сорап карыйм...
Әлегә мондый үрнәкне карый аласыз (эшнең беренче бүлеген генә сүрәтли, тик үрнәккә ярыйдыр инде). Шундый формада нигезләмәдә күрсәтелгән темаларга туры китереп эшләп чыгарга була:
Ильфар
16 Март, 2016 - 11:23
Permalink
Сораулар буенча
Кадерле хезмәттәшләр, конкурс белән кызыксынучы дусларыбыз! Әлеге чара буенча сорауларыгызны алдагы комментарийда күрсәтелгән сылтамалар буенча гына җибәрүегезне үтенеп сорыйбыз. Интернет челтәре бик киң, мәгълүматны таратышучылар да актив эшли. Шуңа һәр интернет биттә язып калдырылган, төрле эчке элемтә формалары буенча җибәрелгән хатларны күреп өлгермәвебез бар. Әгәр официаль төстә тәкъдим ителгән 3 сылтама буенча сорасагыз яки тәкъдимнәрегезне язсагыз оперативрак җавап алачаксыз.
- Эду порталына авторизация үтеп керә алучылар өчен edu.tatar.ru порталындагы Кушлавыч мәктәбе төркеме бик уңайлы булыр. Әлеге битне көн дәвамында эш урынында шәхсән үзем карап барам;
- Эдуга керергә хокуклары булмаганнар өчен Татнетны үстерү фонды һәм qushlawich.ru сайтларында комментарийларда язу уңайлырак булыр.
Шәхси элемтә аша килгән бер сорауны җаваплап китик инде. Конкурска эшләнмәләрнең фотолары түгел, ә әлеге эшләнмәне әзерләү процессын сүрәтләгән һәм нигезләмәдә күрсәтелгән кысаларда әзерләнгән видеофайллар кабул ителә. Мәсәлән эшне планлаштырдыгыз, аның этапларын билгеләдегез. Шушы этапларны һәрберсен кыскача аңлатып видеога төшерәсез (мисал өчен ниндидер күлмәкнең менә бу урынына шундый төймә тегәбез дип күлмәкне дә, төймә һәм урынны да күрсәтеп эш башлаганны һәм шулай дәвам итеп). Соңыннан һәр этапның видеофайлларын бер видео итеп әзерлисез (нигезләмәдә күрсәткән кысаларда булырга тиеш! 10 минуттан артмаска һәм 100 МБтан зур булмаска). Әлеге видеомастер класс буенча чит кеше дә әлеге эшләнмәне башкару юлларын аңларлык булырга тиеш. Заявка формаларын тутырып тиешенчә әзер эшне нигезләмәдә күрсәтелгәнчә tukay130@yandex.ru адресына юллыйсыз.
Хөрмәт белән оештыру комитеты исеменнән Ильфар Әюпов (Кушлавыч мәктәбе)
Ильфар
15 Март, 2016 - 12:21
Permalink
Конкурс буенча официаль өстәмә белдерү
15.03.2016. Официаль өстәмә белдерү! Информацион партнёрларыбызның интернет сәхифәләрендәге (официаль сайтлар һәм социаль челтәрләр) сорауларны күреп бетерә алмауны истә тотып конкурс буенча барлык тәкъдим, фикер һәм сорауларны түбәндәге интернет битләрдә генә юллавыгызны сорар идек:
edu.tatar.ru порталындагы Кушлавыч мәктәбе төркеме
Татнетны үстерү фонды
qushlawich.ru сайты
Хөрмәт белән оештыру комитеты исеменнән Ильфар Әюпов (Кушлавыч мәктәбе)