Белем.ру татар мәгарифе порталы: татарча конкурслар, ресурслар, яңалыклар, блоглар, фикерләр
Татар мәгарифе порталы
belem.ru
проект
"Белем.ру" оешмасы
Безнең проектлар
"Белем.ру" порталы
Порталда реклама
Түләүләр башкару
Сорау-җавап (FAQ)
яңалыклар
Татарстан
Россия
Дөньякүләм
Булмас димә!
Игъланнар
ресурслар
Ресурслар каталогы
Әдипләрнең сайтлары
Видео
Аудио
Заказлар/ресурслар кабул итү
чаралар
#ФӘНДЕМИЯ
"Белем җәүһәрләре"
"Әдәби җәүһәрләр"
"Яшь татнетчылар"
"Айның иң яхшы ресурсы"
белем+
Татар теле һәм әдәбияты
Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
Алгебра
укытучы+
Репетиторлар
Блоглар
Сез монда
Баш бит
»
Ресурслар каталогы
» Фатих Әмирханга багышланган интернет-ресурслар ("Әдәби җәүһәрләр" бәйгесе кысаларында тәкъдим ителә)
Фатих Әмирханга багышланган интернет-ресурслар ("Әдәби җәүһәрләр" бәйгесе кысаларында тәкъдим ителә)
Раил Гатауллин
7 гыйнвар, 2016 - 15:38
Ресурс авторы:
I Россиякүләм "Әдәби җәүһәрләр" татар әдәбиятын сөючеләр бәйгесе
Фатих Әмирхан
Татар әдәбияты
Фикерләр
4924000227
30 гыйнвар, 2016 - 14:38
Permalink
фАТИХ ӘМИРХАН
Әдәби җәүһәрләр бәйгесе кайчан үткәрелә
Раил Гатауллин
30 гыйнвар, 2016 - 17:10
Permalink
Викторина датасы
Хәерле көн!
Викторина айның соңгы көнендә үткәрелә. Бары тик декабрь аенда гына, бәйрәм уңаеннан, әлеге дата бер көн алга күчерелде. Сезне иртәгә, 31 гыйнвар көнне, Фатих Әмирханга багышланган викторинада көтеп калабыз.
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
eliscazel79@yan...
31 гыйнвар, 2016 - 18:30
Permalink
эдэби жэухэрлэр фатих эмирхан
эдэби жэухэрлэр фатих эмирхан конкурсына кертегез
Раил Гатауллин
31 гыйнвар, 2016 - 20:48
Permalink
Уңышлы катнашуыгыз белән!
Хөрмәтле Элиза Гибадуллина!
Инде бәйгедә уңышлы гына катнашкансыз, котлыйбыз. Кайсы урында югалып калган идегез? Ник татар хәрефләре белән язмыйсыз? Әлеге мәкалә файдалы булыр дип уйлыйм: http://tat-i.net/tt/node/12. Туган телегезне саклагыз, аны бозып сөйләшсәк/аралашсак аның бит киләчәге булмас...
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
gulyusia.Kab@ya...
31 гыйнвар, 2016 - 22:46
Permalink
Әдәби җәүһәрләр Фатих Әм
Әдәби җәүһәрләр Фатих Әм ирхан
gulyusia.Kab@ya...
31 гыйнвар, 2016 - 23:03
Permalink
Ф.Әмирхан
Конкурска сорауларга кереп булмый
Раил Гатауллин
1 Февраль, 2016 - 00:09
Permalink
Ник алай?
Сез ник бу биттә утырдыгыз соң (сорауны нигәдер бу биттә язгансыз), викторина битенә кермәдегез? Баннер да викторина көнендә туры викторина битенә алып керә бит. Проблеманы аңлатып безгә хат языгыз.
Викторина инде тәмам, киләсе викториналарыбызда уңышлы катнашырсыз дип ышанып калабыз.
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
gulyusia.Kab@ya...
31 гыйнвар, 2016 - 23:10
Permalink
Ф.Әмирхан
Конкурс сораулары
Әлфия Мостафина
2 Март, 2016 - 10:26
Permalink
Фараз...
Хәерле көн, кадерле дуслар! Нәтиҗәне күрү куанычлы булды, бик зур рәхмәт! Март ае Герое, бәлки, милләтебезнең асыл затларыннан Сөембикә-Ханбикә, Мөхлисә Бубый, Фатиха Аитова яисә Мәдинә Маликовадыр, ә ???
Әлфия Мостафина
1 Февраль, 2016 - 21:36
Permalink
Хөрмәтле Раил әфәнде һәм
Хөрмәтле Раил әфәнде һәм "Әдәби җәүһәрләр" бәйгесен оештыручылар! Сабантуйдагы көрәштән ким түгел бу бәйге, турдан-турга кызганнан-кыза. Шул ук вакытта сораулар да катлаулана бара.Күпме материал барлана,мәгълүмат туплана! Сез тәкъдим иткән һ.б.шәхесләр белән бүген кызыксынмасак, иртәгә соңга калуыбыз мөмкин бит.Бик зур рәхмәт сезгә! Киләчәктә дә иҗат чишмәгез саекмасын,акыл-зиһен тупланмасы-биремнәр җиткерүдә уңышлар юлдаш булсын. Бәйгенең Яңа Героен көтәм.
Раил Гатауллин
1 Февраль, 2016 - 22:41
Permalink
Зур рәхмәт!
Зур рәхмәт! Бәйге файдалы булсын, белемнәрегезне ныгытсын.
Алайса хәзер татар әдәбиятын укымыйлар дип зар язучы "журналист"лар шактый күбәйде матбугатта. Кызык, әмма аларның әле берсе дә бүгенге көнгә кадәр "Әдәби җәүһәрләр" бәйгесендә катнашып карамады, татар әдәбиятыннан белемнәрен күрсәтмәде, бәйге турында язып чыкмады. Кемнедер тәнкыйтьләргә, "сары заголовок"лар белән тиражларын арттырырга гына тырышалар. Татарча язулары да кайберләренең шулкадәр генә...
Ә менә сезнең кебекләр - иң беренче чиратта татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән мәктәп китапханәчеләре - туган телебезне саклап, татар әдәбиятына балаларда мәхәббәт уятып киләсез, зур хезмәт башкарасыз. Әлеге бәйге шундый эш башкаручыларны илһамландыру, сезгә бу эшегездә ярдәм итү, татар әдәбиятына игътибарны арттыру өчен ясалган.
Ә бит укып карасаң, әлеге язучыларның әсәрләре арасында бүгенге җәмгыятьнең менталитетын үзгәртә алыр дәрәҗәдә яхшы хезмәтләр бар.
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Әлфия Мостафина
2 Февраль, 2016 - 10:49
Permalink
Җавап хаты
Хәерле көн, Раил әфәнде! Үткен фикерле җавапларыгыз күңелне кузгатып, җавап язарга этәрде. Әйе, мин дә шулай уйлыйм. Уйлап карасаң, чыннан да, журналистлар өчен менә дигән азык бит бу! Күренекле шәхесләребезгә карата үз фикерләрен җиткереп, иҗатларының, бу бәйгенең бүгенге көндәге актуальлеген күрсәтеп мәкалә арты мәкалә язасы. Күпчелек, минемчә, кызыксыныр, фикер алышуда катнашыр иде..Бигрәк тә, республикакүләм җитди матбугат чараларында! Юкса, хәзер, Сез язганча, түбән зәвык тәрбияләүче гәҗитләр күбәеп китте.Әйтерсең, андагы бертөсле "язмышлы" ахирәтләр турындагы язмалар- кемгәдер, ниндидер киңәш чыганагы.(Андый "гәҗитләрне бездз пенсия алучыларга һәм, гомумән дә, ирексезләп диярлек саталар).
" Әдәби җәүһәрләр" кебек кирәкле, файдалы бәйгеләр бик-бик сирәк. Әдәбиятны колачлаган, аңа мәхәббәт тәрбияләгән зур масштаблы хезмәтне башкарып чыгу өчен күпме белем, ихтыяр көче, җаваплылык кирәк бит. 34 ел укытучы булып эшләү дәверендә, тагы шундый бәйгене хәтерлим мин.Татарстан Язучылар берлеге һәм "Сабантуй" газетасы белән берлектә Галимҗан Гыйльман оештырган иде аны. 8 турдан торган әлеге бәйге күпме яшьләрне әдәбият мәйданына чыгарды.Ленар Шәех төп җиңүче иде.Укучылар редакциядә кунакта, газетаның 80 еллык юбилей кичәсендә булды.Күпме язучылар белән очрашу бәхетен татыды! Шулай ук олуг Туфан абыебызның "Пьеса язасым килә" бәйгесе дә укучыларымны бик кызыксындырды. Һәр укучы иҗатын анализлап, кабат язу теләге тудырды.
Һич арттырусыз язам, Сездәй фидакарь затлар булганда ("Манзара" тапшыруында да кызыксынып карадым),татар халкының рухи мәдәнияте сүнмәс,милләт тә, телебез дә югалмас.Тик "Күмәк көч тау күчерә", ди халык, ышанычлы, өметле фикердәшләрегез, хезмәттәшләрегез күбрәк булсын иде!
Раил Гатауллин
2 Февраль, 2016 - 12:01
Permalink
Рәхмәт!
Рәхмәт, Әлфия ханым! Әлбәттә, ышанычлы фикердәшләр кирәк. Шуңа күрә дә татар укытучыларының көчле рухлы, гадел сүзле, үз сүзләрен әйтә алырдай көчле шәхесләр булуларын телибез.
Бу максаттан Блоглар (http://belem.ru/bloglar) рубрикасын булдырдык. Әлеге рубрикада блоггер-укытучылар ресурсларын гына урнаштырып калмаслар, көчле һәм җәмгыять өчен файдалы мәкаләләр дә урнаштырырлар, дип ышанып калам.
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Әлфия Мостафина
1 Март, 2016 - 12:32
Permalink
"Әдәби җәүһәрләр" бәйгесе хакында .
Исәнмесез хөрмәтле Раил әфәнде һәм "Әдәби җәүһәрләр" бәйгесен оештыручы әдәбият сөюче дуслар! Менә, ниһаять,февраль ае бәйгесе дә үтеп китте. Сез язганча, нык уйландырды, каһарман шагыйрь Муса Җәлил турында белемнәр тагы да тулыландырылды, күп мәгълумат тупланды! Шунысы сөенечле:ачыласы серләр, табыласы иҗат җимешләре булса да, тупланганнары да шактый дип саныйм. Ай дәвамында күп китаплар, газета-журналлар укырга, интернет челтәре (сезнең тарафтан да файдалы материаллар бирелде) хәзинәләрен карап чыгарга туры килде. .Җәлил эзләреннән узган күренекле шәхес, язучы, тәнкыйтьче Рафаэль Мостафин белән очрашу мизгелләре күзалланды.Плетцензее, Шпандау, Моабит төрмәләрендә булган кичерешләрен ачынып сөйләгәннәрен хәтеремдә яңарттым...
Бәйге сорауларына килгәндә, алар катлаулы да, гади дә. Гасыр каһарманы Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлын күпъяклап яктыртуга юнәлдерелгән дигән фикердә калдым. Аеруча шигырьләренең илгә кайту, либреттолар язу, әтисе эшчәнлегенә бәйле сораулар ошады миңа. Алар бераз адаштыра торган сораулар. Җавапларын белмәсәм дә, 100% алырга мөмкинлек бирмәгән сорауны ачыкладым кебек. Мөгаен, либретто язуга бәйлеседер, икеләнгән идем, "...сәбәбе юк, үзе дә кызыксына" вариантыдыр.Бу урында шуны да ассызыклыйсым килә: бәйгенең максаты - белемнәрне тирәнәйтү, системага салу. Теләгем, тәкъдимем дисәк тә була, нәтиҗә ясалгач, җавапларын бирсәгез иде! Катнашучы үзенең кайсы урында хата ясавын белсә яхшырак бит. Ничек кенә булмасын, хикмәт балларда түгел, шушындый мөмкинлек булуда!
Әдәби тәнкыйтьчеләр, журналистлар, ни өчендер, бәйге турында фикер алышуга алынмый.?!Тел-әдәбият - безнең рухи байлыгыбыз югыйсә .Без борынгыдан килгән хәзинә- телебезне, әдәбиятыбызны тирәнтен өйрәнү, саклау, киләчәк буынга тапшыру юнәлешендә бүген эшләмәсәк,ерак бабаларыбыз рухын рәнҗетербез бит. Еллар, дистә еллар, гасырлар дәвамында замандашларыбыз булып калырга тиешле Олуг Шәхесләребез исеме дә халык хәтереннән җуелырга мөмкин.Үткән тормышын белмәгән халыкның бүгенгесе дә, киләчәге дә булмас.Менә шуңа да милләтебезнең рухи мәдәниятен үстерүгә йөз тоткан "Әдәби җәүһәрләр" һ.б.бәйге-чараларның гомере озын булсын, киң җәмәгатьчелектә дә хуплау тапса иде дигән теләктәмен.