Белем.ру татар мәгарифе порталы: татарча конкурслар, ресурслар, яңалыклар, блоглар, фикерләр
Татар мәгарифе порталы
belem.ru
проект
"Белем.ру" оешмасы
Безнең проектлар
"Белем.ру" порталы
Порталда реклама
Түләүләр башкару
Сорау-җавап (FAQ)
яңалыклар
Татарстан
Россия
Дөньякүләм
Булмас димә!
Игъланнар
ресурслар
Ресурслар каталогы
Әдипләрнең сайтлары
Видео
Аудио
Заказлар/ресурслар кабул итү
чаралар
#ФӘНДЕМИЯ
"Белем җәүһәрләре"
"Әдәби җәүһәрләр"
"Яшь татнетчылар"
"Айның иң яхшы ресурсы"
белем+
Татар теле һәм әдәбияты
Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
Алгебра
укытучы+
Репетиторлар
Блоглар
Сез монда
Баш бит
»
Блоглар
» «Мин татарча сөйләшәм!» (2009)
Сылу
10 апр 2009 - 13:04
«Мин татарча сөйләшәм!» (2009)
Игълан
Мин татарча сөйләшәм
Фикерләр
Кунак
10 Апрель, 2009 - 12:38
Permalink
Спас районы Кузнечиха урта мәктәбендә "Нәүрүз" бәйрәме.
Нәүрүз - ул Яңа ел, яңа көн дигәнне аңлата. 21 нче март- яз фасылының көн белән төн тигезләшкән көне. Бу табигатьтә чын-чынлап яз башланган көн. Нәкъ менә шуны истә тотып "Мин татарча сөйләшәм" акциясе астында мәктәптә "Нәүрүз" бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмгә әзерлек алдан башланды. Укучылар татарча җырлар, биюләр, татар халкының күмәк уеннарын өйрәнделәр. Мәктәптә җыр-музыка тавышы яңгырап торды.
Бәйрәмне 11 сыйныф укучысы-Мөхәммәтгалиев Нәфис, 8 сыйныф укучысы-Казарове Елена алып барды. Алар барчабызны да әлеге бәйрәм белән котладылар.Бәйрәм шау-шуына Кыш бабай килеп керде. Ул үзенең биләмәләрен ярышмыйча гына Нәүрүзбикәгә бирмәвен әйтте. Ярышта Нәүрүзбикә җиңде.
Бәйрәм рус балаларының татарча башкарган җырлары, уеннары белән үрелеп барды. "Кояшы ил", "Ай былбылым", "Туган як ","Яз җитә", "Безнең гомер" җырларын тамашачылар яратып тыңладылар. Шулай ук "Ак калач", "Кәрия-Зәкәрия" уен -җырлары да уңышлы башкарылды.
"Нәүрүз" бәйрәмендә бау тартыш, капчык киеп йөгерү,күз бәйләп бәрәңге ташу кебек уеннар уйнатылды. Катнашучылар "тәмле" бүләкләр белән бүләкләнделәр.
Бәйрәм күңелле үтте. Соңыннан укучылар коймак белән сыйландылар.
Татар теле һәм әдәбияты укытучылары: Гарәфетдинова Флюра Миннасых кызы һәм Нуруллина Гөлфинә Насых кызы.
Кузнечиха
15 Апрель, 2009 - 12:04
Permalink
Нәүрүз бәйрәме
Нәүрүз бәйрәме
Спас муниципаль районы Кузнечиха урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары: Гарәфетдинова Флюра Миннасыховна һәм Нурулиина Гөлфинә Насыховна
Зал ягы табигатьне чагылдырып бизәлгән: ясалма агачлар,чәчәкләр, кояш, шарлар һ.б. Нәүрүз бәйрәмен хуплаган плакатлар:
1.Нәүрүз котлы булсын!
2.Борын үткән заманнан.
Болгар белән Казаннан,
Җаек белән Иделдән
Бу бәйрәм безгә килгән.
Максат: укучыларга татар халкының җырларын, биюләрен, гореф-гадәтләрен өйрәтү; татар телен ә мәхәббәт тәрбияләү.
“Яз килгән” (“Бииләр итек-читекләр”җыелмасы) җыры яңгырый.
Татар әдәбияты укытучысы.
Бәйрәмсез бик күңелсез бит
Күңелсездер сезгә дә.
Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,
Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,
Кирәк һәммәбезгә дә.
Без Сезгә бүген “Нәүрүз” бәйрәмен тәкдим итәбез. Сүзне алып баручыларга бирәм.
1 алып баручы. Хөрмәтле укытучылар, укучылар, килгән кунаклар! Бүген бездә бәйрәм- Нәүрүз бөйрәме. Нәүрүз ул- Яңа ел, яңа көн дигәнне аңлата. 21 март- яз фасылының көн белән төн тигезләшкән көне. Бу табигатьтә чын-чынлап яз башланган көн.
2 алып баручы. Сезне барчагызны да әлеге бәйрәм белән котлыйбыз. Эшегездә зур уңышлар, нык сәламәтлек, тыныч-имин көннәр телибез.
1 алып баручы.Ишетегез дускайлар!
Җитте ич Нәүрүз айлар.
Эшегезне ташлагыз,
Йон йомарлап ятмагыз.
Орчык шыгырдатмагыз.
Дуслар, дуслар тыңлагыз,
Нәүрүз җитте уйнагыз.
2 алып баручы. Көн әйтәдер-мин озын!
Төн әйтәдер –мин озын!
Күктә кояш көлеп тора,
Икегез дә бер бүген.
Көн дә төн дә әйтә: “Әйе,
Икебез дә бер бүген.”.
1 алып баручы. Көн белән төн тигезләшкән,
Яз килеп җиткән икән.
Яз килеп җиткән икән дә, һәм хәбәр иткән икән.
Бәрәкәтле булсын язлар,
Нәүрүз котлы булсын!
2 алып баручы. Нәүрүз- хезмәт халкы-игенчеләр бәйрәме. Нәүрүз вакытында өстәлләр аш-судан сыгылып торган. Яңа елны ничек каршыласаң, елың шулай узар дигәннәр. Бу бәйрәм дә шундыйлардан санала.
1 алып баручы.
Нәүрүз килә, . Нәүрүз
Бу тәмле сүз!
Җир йөзендә тоташ бер ямь ул.
Җир-табигать белән дөнья ямен,
Игез-тигез иткән бөйрәм ул!
2 алып баручы.
Нәүрүз килә, . Нәүрүз,
Бу татлы сүз.
Яз дигән сүз, яшьлек дигән сүз
Тирәлектә бөтен тереклекне
Шул бөйрәмгә дәшик дигән сүз!
Мөбәрәкбад, Нәүрүз!
Кил түргә уз!
Яңарыштан дөнья шатлансын,
Асылына кайтсын рухларыбыз,
Халкыбызның җаны сафлансын.
1 алып баручы: Хөрмәтле дуслар! Хәзер бергәләшеп Язны- Нәүрүзбикәне чакырыйк.
(Музыка яңгырый. Залга яшел күлмәктән, яшел таяк тоткан Нәүрүзбикә килеп керә).
Нәүрүзбикә:
Агымсулар кичтем мин,
Сезгә килеп җиттем мин.
Нәүрүз әйтеп үттем мин,
Нәүрүз мөбәрәк булсын!
2 алып баручы:
Хуш киләсең, Нәүрүз, хуш киләсең!
Кышлар буе көттек үзеңне.
Оланнарга инде ач йөзеңне,
Һәм ирештер татлы сүзеңне.
Нәүрүзбикә:
Килдем сезгә игелекләр теләп,
Күгегезгә якты нур булсын.
Туфрагыгыз уңыш бирсен күпләп,
Юлдашыгыз якты җыр булсын!
Җырлый Юлия Булычёва “Яз җитә” (Фатих Кәрим сүзләре.)
1 алып баручы:
Рәхмәт, Нәүрүз, изге теләгеңә
Алар көнгә аша күрсеннәр.
Бу балалар Нәүрүз көннәрендә
Шулай уйнап, җырлап йөрсеннәр.
5 сыйныф укучылары “Ак калач” уен-җырын башкаралар.
(Шулвакыт Кыш бабай килеп керә).
Кыш бабай: Бу нинди тавыш монда? Кем әле минем биләмәләремә хуҗа булмакчы?
2 алып баручы. Кыш бабай! Юкка ачуланасың, биләмәләреңне язга- Нәүрүзбикәгә тапшырырга җитте. Урамга күз сал әле, шаулап-гөрләп яз килә ич!
Кыш бабай. Туктагыз әле, туктагыз! Көч сынамыйча, тартышмыйча гына, Язга- Нәүрүзбикәгә урынымны бирү юк!
Нәүрүзбикә:
Бөтен шартларыңа да күнәрмен, кыш бабай!
Кыш бабай. Беренче шартымны тыңла. Менә минем кулда аркан. Хәзер синең белән кч сынашыйк. Әйдә әле.
Ярар, Нәүрүзбикә.Бу юлы син җиңдең. Ә хәзер икенче шартымны тыңла.
Бие, бие, чибәркәй,
Мине узаллмасың син.
Син яшь, мин карт булсам да
Биюдә калышмам мин.
Кыш бабай: Уф ардым, сусадым,
Харап булдым, җиңелдем,
Эредем бит, эредем,
Яз алдында хур булдым.
1 алып баручы.
Салкын кышны яз җиңде.
Моны барчабыз күрде.
Кулны- кулга тотынып
Без бәйрәм итек инде.
Әмир: Яз килде, кояш көлде,
Моны барчабыз күрде.
Яшәрде бар агачлар,
Уянды алмагачлар.
Нәүрүзбикә: Дуслар, туганнар! Минем сезгә теләгем бар:бәхетсезләргә-бәхет, сырхауларга-саулык, ярлыларга-байлык телим.
2 алып баручы. Барчагызга да яңа бәхетле тормыш алып килә торган яз булсын!
1 алып баручы. Нәүрүз котлы булсын!
Мал-туарыбыз артсын,
Игеннәребез уңсын!
Башаклары тук булсын!
Елларыбыз тыныч торсын!
Күкләребез аяз булсын!
Изге догаларыбыздан аермасын!
Мәңге шат яшик, дуслар!
2 сыйныф укучылары “Кояшлы ил” җырын башкара.
2 алып баручы: Хөрмәтле укытучылар, укучылар, кунаклар! Әйдәгез, хәзер барыбызда бергәләп күмәк уеннар уйнап алыйк.
1. Әлеге бәйрәмнең иң матур уены капчык киеп йөгерү.
2.Аркан тартышу.
1 : алып баручы
У йныйбыз да, җырлыйбыз да
Гармун кулларыбызда.
Алсу гөлләр чәчәк атсын,
Йөргән юлларыгызда
8 сыйныф укучылары “Чегән” биюе башкара. с
3.Кашыкка йомырка салып йөгерү.
4.Ике аяк арасына туп кыстырып йөгерү.
2алып баручы.
Ал да итәрбез әле,
Гөл дә итәрбез әле.
Матур җырлар җырлый-җырлый,
Бәйрәм итәрбез әле.
(Кәрия-Зәкәрия уены башкарыла)
5 нче уен. Скакалкада сикерү.
1 алып баручы. Җырлыйк әле, җырлыйк әле,
Җырлыйк әле дүрт кабат.
Дөнья матур,яшәү рәхәт,ү
Чөнки безгә җыр канат.
Җырлый Гөлназ Ибраһимова “Син барында”
6нчы уен.Кыршау әйләндерү.
7 нче уен. Күз бәйләп бәрәңге ташу.
2 алып баручы.
Алсу гөлләргә күмелгән безнең тирә-як.
Гөлләрдән дә гүзәл безнең балачак.
Без җырлаган матур җырлар истә калачак,
Матур җырлар төсле безнең балачак.
“Безнең гомер” җыры яңгырый. Башкара татар әдәбияты укытучысы Флюра Миннасыховна.
1алып баручы. Хөрмәтле укытучылар, укучылар, кунаклар! Безнең бәйрәмебез ахырына якынлашты. Сезгә барчагызга да ныклы сәламәтлек, тыныч-имин көннәр теләп калабыз!
2 алып баручы. Киләсе Нәүрүз бәйрәмендә тагын очрашырбыз.
Сылу
10 Апрель, 2009 - 10:45
Permalink
Яңа эш
Беркетелгән файлда Тукай районының Кнәз урта гомуми белем бирү мәктәбе фоторепортажы тәкъдим ителә. Сез аларны шулай ук http://belem.ru/node/1376 адресы буенча да таба алырсыз.
Кунак
9 Апрель, 2009 - 22:07
Permalink
Наян
Сылу, сеңлем! Сездә цензура дигән нәрсә ничегрәк куелган? Дөрес әлегә бар хәбәрләрне дә элеп барасыз. Күңелдә, тел өчен борчылудан тыш, начар фикерләр юк, шулай да "белем ру" фикер-таләпләрен белеп тору бер кемгә дә комачауламас иде.
Сылу
10 Апрель, 2009 - 10:04
Permalink
Цензура һәм плюрализм турында
Әлбәттә, без фикер төрлелегенә каршы түгел, киресенчә хак күзәтүләрне, фикерләрне хуплыйбыз гына.
Цензураның чын асылына килгәндә, билгеле бер өлкәгә махсуслашкан (безнең очракта бигрәк тә: мәгариф порталы, биредә мәктәп укучылары утыруның истә тотуны зарур) булуы да кулланучыларны билгеле бер кысаларга кертә. Биредә дә элементар таләпләр үтәлергә тиеш. Сүз бер-береңне кимсетмәү, әдәпсез сүзләр кулланмау һ.б. турында бара.
Сылу
8 Апрель, 2009 - 16:11
Permalink
Шаян
Шаян сез!
Кунак
8 Апрель, 2009 - 15:05
Permalink
Мин татарча сөйләшәм!
Бу гимн миңа ошады. Аны Татарстан президенты, министрлар аппараты һәм парламенты үзенә үрнәк итеп алмас микән? (Әтине - президент, әнине - парламент әби-бабайны - ... сүзләренә алыштырып.)"Мин татарча сөйләшәм!" акциясе аларга да кагыла!
Мин татарча сөйләшәм!
1. Әти - әнием белән,
Бабай - әбием белән,
Дуслар, туганнар белән
Мин татарча сөйләшәм.
Кунак
6 Апрель, 2009 - 22:47
Permalink
Зәй шәһәре 2 нче гомуми урта мәктәбе, бәйгегә хисап
Зәй муниципаль районы 2нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең
«Мин татарча сөйләшәм!» конкурс –акциясен үткәрү планы.
2008-2009 нчы уку елы.
Число Класс Мероприятия Укытучы
11.12.08 6Б Гаилә бәйрәме Забурдаева Р.Р.
15.12.08 1Б Уен-дәрес «Мин татарча сөйләшәм» Вәлиәхмәтова М.К.
29.01.09 2Б Р.Батулла «Албасты» әкиятен сәхнәләштерү Вәлиәхмәтова М.К.
18.02.09 3Б Әдәби-музыкаль кичә “Туган телем-иркә гөлем” Вәлиәхмәтова М.К.
18,02,09 8Г Дәрестән тыш чара «Хикмәтле дә,бизәкле дә син,Туган тел» Хөсниева А.С
19.02.09 5А Могҗизалар кыры «Телен белгән-ил ачар»
Забурдаева Р.Р.
19.02.09 7Б Лексик КВН «Уйна,уйла,тап!»
Гафурова С.Г.
19.02.09 9-11 Минзәлә татар дәүләт драма театрының М.Галәүнең «Мөһаҗирләр» драматик новелласына сәяхәт Забурдаева Р.Р
Хөсниева А.С
20.02.09 5Б Әдәби-музыкаль кичә “Чал тарихы булган халкым бар” Шәвәлиева А.Т.
20.03.09 10 «Әхлак дәресләре» Сәгыйть хәзрәт белән очрашу Вәлиәхмәтова М.К
Хөсниева А.С
Февраль-март 5В,6Б,8Г 23 февраль,8 март бәйрәмнәренә котлау открыткалары ясау. Татар теле укытучылары
24.03.09 6,8,10 «Алёнка” балалар бакчасында “Нәүрүз” бәйрәме Хөсниева А.С
27.03.09 3Б Китапханәгә сәяхәт Вәлиәхмәтова М.К
Абдуллина А.С.
30.03.09 Педагогик хезмәткәрләр арасында спорт-иҗади фестиваль Хөсниева А.С
Вәлиәхмәтова М.К.
Гафурова С.Г.
31.03.09 5-8 «Космос» яшьләр үзәгендә “Татар телен иң яхшы белүче” бәйгесе Вәлиәхмәтова М.К
Хөсниева А.С
3.04.09 6,8 «Зарядкага зур рәхмәт, барыбыз да сау-сәламәт». «Якты коңгыз» балалар бакчасында «Сәламәтлек аланы». Забурдаева Р.Р.
Хөсниева А.С
Даими 2-11 Чәчтарашханәләрдә, кибетләрдә, транспортта
һ.б. көнкүреш хезмәтләр күрсәтә торган җирләрдә татарча сөйләшүне гамәлгә кертү, татар теленең даирәсен киңәйтү өстендә эш. Вәлиәхмәтова М.К
Хөсниева А.С
Забурдаева Р.Р
Даими 2-11 «Зирәк тиен» бәйгесенә әзерлек эшләре Татар теле укытучылары
Милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары Р.Р.Забурдаева
“Мин татарча сөйләшәм!” акциясенә хисап
Бу көннәрдә Зәй шәһәренең 2 нче гомуми урта мәктәбендә аеруча җанлылык хөкем сөрә: һәркөнне диярлек дәресләрдән соң сыйныфлар укучыларның татарча шигырь, җыр-моң тавышларыннан яңгырап тора – репетицияләр бара. Республика күләмендә бара торган “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе кысаларында оештырыла алар.Бу акция 21 нче февральдән башланып 10 нчы апрельгә кадәр дәвам итә. Аның төп максаты – халыкны, бигрәк тә яшьләрне татар телендә сөйләшүгә өндәү. Кибетләрдә, транспортта һәм башка көнкүреш хезмәтләре күрсәтә торган җирләрдә татарча сөйләшүне гамәлгә кертү, татар теленең даирәсен киңәйтү иде.
Инде икенче ел без әлеге акциядә бик теләп, шатланып катнашабыз. Сыйныфларда туган тел көненә багышланган класс сәгатьләре, әңгәмәләр үтте. 5нче, 6 нчы, 8 нче сыйныф укучылары, кадерле булган кешеләребез - әти - әниләргә, бәйрәмнәр белән котлап, открыткалар ясады. 10 нчы сыйныф укучылары “Аленка” балалар бакчасы белән берлектә “Нәүрүз” бәйрәме үткәрделәр, 3 нче “Б” сыйныф укучылары үзәк китапханәгә сәяхәт ясадылар. Алар анда А.Алишка багышланган чара карадылар, шигырьләрен сәнгатьле укыдылар, әкиятләрен сәхнәләштерделәр. “Космос” яшьләр үзәгендә 5-8 нче сыйныфлар арасында “Татар телен иң яхшы белүче” бәйгесе уздырылды. 3 нче апрельдә 6 нчы һәм 8 нче сыйныф укучылары “Якты коңгыз” балалар бакчасы белән берлектә “Зарядкага зур рәхмәт, барыбыз да сау-сәламәт” дип исемләнгән ярыш үткәрделәр. 8 нче сыйныф укучылары арасында акциягә багышлап шигырь бәйгесе уздырылды. Зәй шәһәренең «Нур” мәчетенә барып, Сәгыйть хәзрәттән әдәплелек дәресе алып кайттык. 30 нчы март көнне педагогик хезмәткәрләр арасында спорт – иҗади фестивале булды. Бу фестивальдә безнең команда башка командалардан бик нык аерылып торды, чөнки рәхәтләнеп татарча аралаштык, “татарча”ярыштык. Логотип төшерелгән футболкаларыбыз, түштамгалар безгә көч биреп торды.Һәм безнең команда 2 нче урынны яулады. Шулай ук укучыларыбыз ашханәгә, китапханәгә, медпунктка керсәләр дә, урамда йөрсәләр дә, гел татарча гына сөйләшергә тырышалар. Хәтта рус милләтеннән булган укучыларыбыз да елмаеп, татарча сәламлиләр, хәл сорашалар. Әлеге акция кысаларында шәһәр күләмендә спектакльләр дә оештырылган иде. Аларга күмәкләп барулар бер-беребезне тагын да якынайтты, тагын да туганлаштырды.
Бүген дә “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе буенча ныклы эш бара. Әгәр дә без татарча сөйләшүне гамәлгә кертсәк, бу акциянең төп максаты тормышка ашар дип уйлыйбыз. Милли телебезне хөрмәтләп, рәхәтләнеп урамда да, эшли торган җирдә дә, гаиләдә дә татарча сөйләшсәк иде.
PS. “Мин татарча сөйләшәм!” бәйге-акциясен оештыручыларга, бигрәк тә “Үзебез” яңа буын хәрәкәтенә, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына зур рәхмәтебезне белдерәсебез килә. Бу бәйге киләчәктә дә дәвам иттерелсен иде.
Бу шигырьне укучылар 2007 – 2008 нче уку елында бәйгегә багышлап язганнар иде. Ә инде быел бу шигырь һәрбер чарада гимн булып яңгырады.
Мин татарча сөйләшәм!
1. Әти - әнием белән,
Бабай - әбием белән,
Дуслар, туганнар белән
Мин татарча сөйләшәм.
2. Гүзәл Зәй каласының
2 нче мәктәбендә
Сыйныфташларым белән
Мин татарча сөйләшәм.
3. “Мин татарча сөйләшәм!”
Бик кызыклы бәйге ул.
Бу бәйгедә катнашмаган
Кеше бик сирәктер ул.
4. Бу бәйгене уздырганда
Төрле эшләр эшләдек.
Кибетләрдә, урамнарда
Гел татарча сөйләштек.
5. Китапханә, бакчада
Теләп кунакта булдык.
Әкият, бәйрәм аша
Телгә хөрмәт уяттык.
6. Зәй каласына быел,
355 тулды.
Чал тарихын өйрәнүгә
Бездән күп көч соралды.
Эшне башкаручы:
бер төркем 8 нче сыйныф укучылары
Укытучы: Хөсниева Алсу Сәгыйть кызы