Белем.ру татар мәгарифе порталы: татарча конкурслар, ресурслар, яңалыклар, блоглар, фикерләр

<Белем.ру - татар мәгарифе порталы

Татар мәгарифе порталы

  • rss - belem.ru
  • twitter belem.ru
  • ВКонтакте belem.ru
  • Телеграм belem.ru
belem.ru
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • яңалыклар
    • Татарстан
    • Россия
    • Дөньякүләм
    • Булмас димә!
    • Игъланнар
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Сез монда

Баш бит » Барлык яңалыклар » КФУ мәктәп укучылары өчен «Лобачевский. Алгарыш» фәнни тикшеренүләр конкурсын оештыра
Рәйсә Сәгадиева
14 гыйн 2026 - 11:15

КФУ мәктәп укучылары өчен «Лобачевский. Алгарыш» фәнни тикшеренүләр конкурсын оештыра

Татарстан

Казан (Идел буе) федераль университеты 12 гыйнвардан 31 мартка кадәр мәктәп укучылары өчен «Лобачевский. Алгарыш» исемле фәнни тикшеренүләр конкурсын оештыра. Анда 4–11 сыйныф укучылары катнаша ала. Проект Тамбов өлкәсе «Электроприбор» заводы ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

Әлеге конкурс Н.И.Лобачевский исемендәге Бөтенроссия фәнни конференциясенең (халыкара) дәвамы булып тора. Аның төп максаты — укучыларда фәнгә карата кызыксыну уяту.

Катнашучылар фәнни эшләрен тәкъдим итәчәк, аналитик һәм иҗади фикерләү сәләтләрен камилләштерәчәк, шулай ук заманча фәнни эш ысуллары белән танышачак.

Конкурс берничә этапта үткәреләчәк. Сайлап алу этабы 12 гыйнвардан 9 февральгә кадәр була. Йомгаклау этабы 27–29 мартка планлаштырылган: финалга чыккан укучылар проектларын КФУ мәйданчыгында яклаячак.

Конкурста җиңүчеләргә 2026/27 уку елында КФУга укырга кергәндә өстәмә 10 балл, ә призерларга — 8 балл исәпләнәчәк.

Конкурс кысаларында укытучылар өчен түгәрәк өстәл дә оештырылачак. Ул 28 мартта үткәреләчәк һәм сәләтле укучыларны ачыклау, аларга ярдәм итү һәм үстерү мәсьәләләренә, шулай ук әлеге өлкәдәге заманча инновацион практикаларга һәм технологияләргә багышланачак. Катнашучылар һөнәри тәҗрибә уртаклаша һәм талантлы балалар белән эшләүнең актуаль алымнары турында фикер алышачак.

Чыганак: 

https://magarif-uku.ru

 
  • Уртаклашырга
  • Log in to post comments
  • Караулар саны: 1510
  • БастыруБастыру

Белем.ру IT-компаниясе

Белем академиясе - Академия Белем

Татнетны үстерү фонды белән партнерлык

Белем бәйрәме
Айның иң яхшы ресурсы (Октябрь, 2014) ресурслар
Белем бәйрәме
Хәбибуллина Эльмира Гаяз кызы
Айның иң яхшы ресурсы

Реклама на портале Белем.ру

- Белем Академиясе;
- онлайн-кибет;
- оптимизация;
- лояльлек системасы (компанияләр өчен);
- яхшы хостинг;
- Интерактив китап ("Там, на разведанных дорожках")

пинап
Җиңү көненә багышланган җырлар
38 296 0 Аудио
Винни-пух кунакка бара
Винни-пух кунакка бара
Винни-пух кунакка бара. II бүлек
41 832 0 видео

Фикерләр

Кунак сурәте
Наконец-то нашел. Не
marintsSER 23.04.2024 - 13:20
goroshiko1980 сурәте
Мой отзыв
goroshiko1980 23.04.2024 - 13:20
0310 сурәте
Сезгә әйтер сүзем бар.
0310 01.10.2023 - 09:13
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Яңа кулланучылар

Данил Гатауллин сурәте
Данил Гатауллин
Рәйсә Сәгадиева сурәте
Рәйсә Сәгадиева
Гульсирень сурәте
Гульсирень

Хәзер online: 0 кулланучы

Copyright © ООО "Белем.ру", 2026. Татнетны үстерү фонды ярдәме белән эшли. 6+
Наименование СМИ: Белем.ру (Образовательно-просветительское сетевое издание "Белем.ру").
Запись о регистрации СМИ Эл №ФС77-83553 от 26 июля 2022 г., осуществленная Федеральной службой
по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций
Учредитель: Общество с ограниченной ответственностью "Белем.ру" (ОГРН 1071690036571)
ФИО главного редактора: Гатауллин Раил Маулетович
"Блоглар" һәм "Ресурслар" бүлекләрендәге авторларның материалларын тулысынча яисә өлешчә күчереп алганда чыганакка сылтаманы күрсәтү мәҗбүри!
Наши контакты:
Адрес редакциии: 420044, РТ, г.Казань, ул.Короленко, д.45, 73
Телефон редакции: +79600456353. Адрес электронной почты: xat@belem.ru
Политика конфиденциальности
 Сайт сыйфаты индексы   
өскә ↑